Мәдинә түти белән Әхмәтзәки абзыйның күрше авылга кунакка җыенган хәбәре авылның колагын капшаганда, үзләре бу хакта белми иделәр әле.
Күрше авылга кунакка китәргә җыенган гаилә
Ләкин, әйтелгән сүзнең тормышка аша торган гадәте бар бит. Агачлар ап-ак кар бөртекләре белән капланып, ботакларына бәс кунган бер мәлне, Мәдинә түти белән Әхмәтзәки абзый чынлап та кунакка әзерләнә башлады. Аларның әзерләнә торсын, без аларның кызлары белән танышып китик.
Бу гаиләдә берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе уңган ике кыз үсте. Олы кызлары Хәниягә унтугыз яшь булса, кечерәге Латыйфага унҗиде тулган чак. Апалы-сеңелле кызлар бер-бер артлы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, сатучылыкка укыдылар да, авыл кибетенә эшкә урнаштылар. Читкә китү турында икесенең берсе дә уйлап карамады, чөнки...
Әйе, менә бу урында һәркем үзе теләгәнчә уйлый ала. Мәдинә түти белән Әхмәтзәки абзый алма кебек кызларын үзләреннән ерак җибәрәселәре килмәгән, яисә кызларының авылда сөйгән егетләре булган, яисә алар бик сагынучан булган... һәм башка, һәм башкалар. Чынлап та, кемнең фантазиясе нәрсәгә җитә, кем ничек булдыра ала, шулай уйлый ала. Минем максатым — сезгә аулак өй турында сөйләү. Шуңа күрә, озакка сузмыйча, турыдан-туры төп темабызга күчик.

Кызларның өметләре өзелә
Әхмәтзәки абзый сишәмбе көнне үк, кеше хәленә керә белә торган Сабирҗаннан кунакка барып кайтырга атлар сорады. Бер генә кичкә булгач, бригадир ризалашты. «Әйдә, малкайлар сыйланып кайтсын әле күрше колхозга барып. Алты чакырым ара инде, арып-талып чабырлык түгел», — дип уйласа да, тавышына бераз катгыйлык кертеп: «Атларны бик чаптырма, кем Әхмәтзәки! Шимбә көн бик соңга калмагыз», — дип озатып калды.
Бу елны декабрь чагыштырмача җылы килде. Шулай да, салкын җилләр белән кырыс суыкларның үз сәгатьләрен көтеп, якын гына берәр җирдә яшеренеп торганнары сизелә иде. Табигатьнең сихри сәнгатен тәрәзәләрдә оста итеп чагылдырган серле бизәкләр дә үз чиратларын көтә. Аларның һәрберсенең үз хикәясе, хәтта үз романы бар. Нәфис челтәрләр дә, бозлы чәчәкләр дә, таулар, урманнарны хәтерләткән сурәтләр дә күңелгә бәлзәм булып ягыла, һәр мизгелнең кадерле булуын искә төшерә. Аулак өй үтәсе йортның тәрәзәләрен дә чит-ят күзләрдән саклаган чаклары күп аларның. Бу юлы ничек булыр икән?
Хәния белән Латыйфа эштән кайтырга чыкканда инде караңгы төшкән иде. Үзләренең урамнарына кергәч, йортларында ут янганын күреп, аптырап киттеләр. Әллә әниләре сүндерергә онытып чыгып киткәнме?
— Кайттыгызмы, күгәрченнәрем, туңдыгызмы? — дип каршы алды Мәдиннәттәй кызларын, соңгы таба коймагын мичкә этеп. Кызларның битләре кызарган, куллары да бераз өшегән иде. Өйгә кергәч, җылылык һәм борынны ярып кергән тәмле коймак исе бик рәхәт кебек тоелды. Әмма әти-әниләренең кунакка китмәве кәефләрен төшерде, әлбәттә. Эчтән генә: «Менә сиңа аулак өй!» — дип, өс киемнәрен салып, мичкә якынрак утырдылар.
— Әйдәгез, тамак ялгып алыгыз, — диде аналары, кайгыртучан тавыш белән, коймак майлый-майлый. — Без мунчадан кайткач, чәй эчербез.

Мәдинәттәй коймакларны олы табага чүмәләп тезде дә, табагач белән, мич авызына этте.
— Нишләп кунакка китмәдегез? — диде Хәния, анасы түр якка чыккач. Аның тавышында бераз гаҗәпләнү дә, бераз үпкәләү дә бар иде. Чөнки, Латыйфа белән ул бу көнне бик сагынып көткән иделәр. Аулакка икесенең дә сөйләшеп йөргән дус егетләре чакырулы иде.
— Суык бит, утызга җитеп килә, диде атагыз. Сез дә өшеп-туңып кайтырсыз дип, мунча да ягырга булдык. Ярый, киттем мин, аннан сез дә рәхәтләнеп юынып чыгарсыз.
Кызларның күңелендәге соңгы өмет чаткылары сүнде. Алар бер-берсенә карашып, көләргәме, еларгамы дигәндәй, аналары артыннан карап калдылар. Шулчак тынычлыкны бозып, ал капканың шыгырдаган тавыш ишетелде. Кызларның йөрәкләре леп-леп итте. Аулакка килүчеләр икәнен чамалап, ишегалдына чыктылар. Күтәрмәдә авылның иң үткер егетләре Мөбаракша, Хәкимҗан, Тимерҗан басып тора иде.
— Аулак булмый, — диде Хәния.
— Нәрсә? Ничек булмый? — диештеләр, кызлар белән бергә рәхәтләнеп күңел ачарга килгән егетләр бертавыштан.
— Суык булгач, кире уйлаганнар, — диде Латыйфа, Хәниягә кушылып. Мөбаракша, аларның сүзләренә ышанмыйча: «Китегез әле, юкны сөйләп тормагыз, үз күзләрем белән күрдем пар ат белән чыгып киткәннәрен, толыпка төренеп утырган иделәр, — диде дә, кызларны көчле куллары белән күтәреп диярлек өйгә алып кереп китте. Егетләр дә алар артыннан иярделәр.
Өйгә кергәч, Мөбаракша, елмаеп: «Күрдегезме, хәйләләшкәннәр бит? — диде, — аулак ич!»
— Мунчага гына киттеләр, «Барыгыз, барыгыз, хәзер кайталар! Башкаларны да кисәтегез, ары-бире килеп йөрмәсеннәр,» — дип, Хәния белән Латыйфа икесе ике яктан егетләрне этә-төртә башлады. Мөбаракша исә чаршау артына шылды.

Аулак өйгә килгән егетләрне кире борырга туры килә
Егетләрне көч-хәл белән куып чыгаргач, кызлар тынычланып, чәй табыны әзерләргә керештеләр. Ул арада «ах-ух» килеп, Мәдинәттәй белән Әхмәтзәки абый абзый да мунчадан кайтып керде. Бераз хәл алгач, самавыр артына килеп утырдылар. «Ниндидер ят ис килә дип әйтимме,» — дип сөйләнә-сөйләнә, аналары табынга таба белән коймакны да чыгарырга кушты.
Тәрәзәләрдәге коймаклар авыл тарихына әверелә
Тик коймактан җилләр искән иде шул. Эзләп-эзләп тә таба алмач, кызлар серләрен ачты: аулак була дип, егетләр кереп чыккан иде... Шимбә иртәсендә, яктыра башлагач, Мәдинәттәй утны сүндереп, тәрәзә пәрдәләрен тартырга кереште. «И, карагыз әле, нинди мәзәк бизәк каплаган тәрәзләрне!» — дип эндәште ул өйдәгеләргә. Барысының да күзе тәрәзәләргә төште. Башта аңламыйрак торсалар да, ныклабрак карагач, тәрәзәләрнең тышкы ягыннан буйдан-буйга коймаклар ябыштырылганы аңлашылды. Кызларның башыннан шунда ук: «Мөбаракша эше!» — дигән уй сызылып үтте. «Юкка кермәгән икән чаршау артына, — дип пышылдады Хәния, — менә хәзер барысы да ачыкланды». Ярый әле бүген ял көннәре иде.
Хәния белән Латыйфа көч-хәл белән, пычак белән кыра-кыра, коймакларны юып төшерделәр. Төнлә тагын да ныграк суытып җибәрү сәбәпле, коймаклар тәрәзәгә шартлап ябышкан булып чыкты. Хактыр: тәрәзәләрдәге серле бизәкләрнең һәрберсенең үз хикәясе, хәтта үз романы бар…

Ачу озакка бармады. Чөнки төшкә таба көн җылына башлагач, Мәдинәттәй белән Әхмәтзәки абзый пар ат җигеп, толыпка төренеп, күрше авылга кунакка киттеләр. Кызларның кәефләре күтәрелде, йөзләрендә канәгатьлек һәм шатлык балкыды. Аулак өй алдындагы бу мизгел — ул чиста, гаҗәеп гүзәл, яшьлекнең иң якты хисләре белән тулы иде.
Әлбәттә, Мөбаракшаның бу шаяртуы эзсез узмады. Хәния белән Латыйфа төшеп калганнардан түгел лә! Сөйлимме, сөйләмимме? Ярый, сез уйлый торыгыз, ә мин мичтә пешкән коймаклар белән чәй эчәргә киттем әле.
Люция Әблиева
Комментарийлар