- Иии, рәхәтләнеп утырып ял итеп алыр идек шунда кибеткә килгәч. Алайса басып сөйләшә-сөйләшә билләр катып бетә, кайтып җиткәнче язылмый...
Апаларга парк кирәк... Авыл клубының директоры, худрук, оештыручы, ди-джей вазифаларын берүзе башкарып йөрүче хатын да авыл уртасына парк корып куюга бишкуллап риза икән:
- Яшьләр дә рәхәтләнеп китәр иде! Алайса клубны кичке 11дә ябып куябыз, ул яшьләр кая барсын инде, ул көннән өйдә утырасылары килми, җәй көне бигрәк тә. Садик бакчасында утыралар инде. Атына-атына, балаларның таганнарын, карусельләрен җимереп бетерделәр...
Анысын без дә булдыра идек инде яшь чакларда. Клуб ябылгач, бер төркем яшьләр безнең урамдагы иң уңайлы дип саналган Фәүзия апалар капка төбендәге эскәмиягә барып утыра идек. Барып утыргач та тик тормаганбыз инде - гөр килеп сөйләшәбез, көлешәбез. Фәүзия апа - ялгыз карчык, болай да төн йокысы шәптән түгел - безнең гөрелдәүгә бер-ике көн түзде дә, бичара, өченче көнне килеп утыруга, бакча ягыннан өстебезгә бер чиләк сап-салкын су җибәрде... Ул көнне таралыштык. Тик безне салкын су белән генә куркытып буламыни - тагын җыелышабыз уңайлы эскәмиягә! Фәүзия апа, аптырагач, кардиналь ысуллар кулланырга уйлады, ахры - чираттагы төнге утырма башлангач, арттан килеп, безнең өскә көне буе җыелган юынтык суларын тондырды... Шуннан без барысын да аңладык һәм башка аны төнлә борчымадык. Хәзер ул апа мәрхүм инде. Тик иманым камил, авыл уртасына уңайлы утыргычлар белән парк ясауга ул да бик теләп риза булыр иде...
Ярар, парк ук булмасын ди. Безнең авыл янында Акчура дигән күл бар. Матур иде ул элек: түп-түгәрәк, чиста сулы тирән күл, ярында бер тал үсеп утыра иде. Авыл халкының ял итү белән бәйле күп чаралары Акчурада, шул тал тирәсендә үтә иде. Иде дим - Акчурабыз саекты, талын яшен сукты, ә яр буйларын камыш, чытырман басты. Хәзер килгән кеше Акчурага карап, аның гөрләп торган вакытларын сагына да, көрсенеп, тизрәк китү ягын карый. Үлеп бара торган кешеләр кебек үк, үлеп бара торган күлнең дә кыяфәте бары тик моңсу хисләр генә уята, аның янында озак торып булмый. Мондый үлем хәлендәге күлләр, чишмәләр, инешләр ерактан кайтып булышучы берәр бай иганәчесе булмаган бөтен авылда да бардыр инде. Парк һәм скверлар елын бәхилләтүгә исәпләнгән бюджетның беразын шуларны яңартуга тотсалар да буладыр бит? Әллә бу ел тулысынча шәһәр һәм район үзәкләренә генә багышланып, киләсе елга бары тик авыл тирәсен кайгырта торган программалар гына эшләнәчәкме икән? Өметсез - шайтан...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар