Кваша фаразлары буенча, бөтен дөньяны бары тик рус дөньясы гына коткара ала, ә 2025 елны ул грандиоз борылыш елы дип саный
Кешенең табигате шундый корылган инде, гөнаһ булса да, без киләчәгебез белән кызыксынабыз. Билгесезлек, иртәгәсе көннән нәрсә көтәргә дигән сорау һәр кешене дә борчыйдыр.
Күрәзәчеләр, фаразлар ясаучылар, экстрасенслар һәм үзләрен изгеләр рәтенә кертүчеләр 2025 ел хакында ниләр әйткән? Бу язмада шул фаразларны тупладык.
Россияне нәрсә көтә?
Россия язмышы турында Нострадамус та, Болгар күрәзәчесе Ванга да үз фаразларын әйтеп калдырган.
Нострадамус фаразлары буенча, илебезгә «алтын гасыр» дәвам итә. 2025 елда Россия Дөньяның төп иленә әвереләчәк, дөньяның рухи үзәге булачак. Ватаныбыз бигрәк тә медицинада (бездә яман шешкә каршы дару булдырылачак) һәм сәнәгатьтә иң зур уңышларга ирешергә тиеш. Ә Болгария күрәзәчесе Ванга 20 нче елларның беренче яртысында «Русь котылачак, ә аның белән бергә җирдәге халыклар да», дип вәгъдә иткән. Россия, аның фаразларынча, үсәчәк һәм ныгыячак.
Әмма бу уңышларга ирешкәнче илебез башта авыр сынаулар аша үтәчәк дигән фаразлар да бар.
СССРның беренче һәм бердәнбер рәсми астрологы Сергей Вронский, (аның фаразларына Иосиф Сталин колак салган), Көнбатышның Россиягә каршы берләшүен фаразлаган. 2025 елга ул Россиягә зур алгарыш вәгъдә иткән була. Әмма моның өчен бөтен Россия халкы берләшергә тиеш, дигән астролог. Шуннан соң икътисади тотрыклылык эрасы башланырга мөмкин.
Фән нәрсә фаразлый?
Танылган математик һәм тарихчы Григорий Кваша хәрби конфликт башланганчы ук аның булачагы хакында әйткән булган. Ә хәрби хәрәкәтләрнең тәмамлануын ул нәкъ менә 2025 елга фаразлаган. Аның исәпләве буенча, Россия чәчәк атканчыга кадәр күчеш чоры 2029 елга кадәр дәвам итәчәк.
Кваша дәверләрне империя циклына бүлеп карый. Беренче империя циклы - 909-1045 еллар. Икенче империя циклы-1353-1497 еллар. Өченче империя циклы
— 1653-1797 еллар. Һәм, ниһаять, дүртенче империя циклы — 1881-2025 еллар, ди ул.
Империя цикллары үз эченә 144 еллык чорны ала. Бу аралыкта дәүләт ныгый һәм барлык өлкәләрдә дә зур алга китешләр ясый.
“Соңгысы циклда иң мөһиме территориаль казанышлар түгел, ә иң мөһиме - халыкларның бер-берсе белән ничек яшәве, хакыйкатьне аңлавы. Теория буенча нәкъ менә 2025 ел Җирдәге барлык сугышларның ахыры булып тора", дип фаразлый математик.
Башка сүзләр белән әйткәндә, әгәр Байден быел кызыл төймәгә басарга өлгермәсә, дөнья сугышы башланмаячак.
"Шуның белән дөньякүләм сугышлар чоры тәмамлана. Ниндидер вак, көнкүреш конфликтлары дәрәҗәсендәге бәрелешләр генә булачак. Кешеләргә сугышырга сәбәп юк. Сугышлар өчен инде ресурслар юк. Сугышыр өчен, яулап алырга мөмкин булган пространстволар юк", дип саный Кваша әфәнде.
Аның фикеренчә, соңгы 1600 ел эчендә 2025 елда булачак үзгәрешләрнең булганы булмаган әле.
Кваша фаразлары буенча, бөтен дөньяны бары тик рус дөньясы гына коткара ала, ә 2025 елны ул грандиоз борылыш елы дип саный.
Европаны нәрсә көтә?
XVI гасырда яшәгән Нострадамус Европаны яулап алучы һәм дөньяның төп вакыйгалары барган куәтле икътисади-сәяси үзәк буларак күргән. Әмма фаразлаучы билгеләп үткәнчә, һәрвакытта да алай булмаячак. Үзенең бер язмасында ул көнчыгыштан килүче бөек халыкның артуын, шулай ук сәясәт үзәгенең Азиягә күчүен фаразлый.
"Кара болытлар кояш чыккан урынга юнәлер. Бөек күчеш якынлаша", дип язган ул.
Экспертлар фикеренчә, Нострадамус Азия һәм гарәп халыкларының күчеп китүен күздә тоткан, ә “кара болытлар" соңыннан әкренләп техник прогресс өчен идеяләрнең төп генераторына әверелгән Япония өстендә асылынып торачак дигән фикер бар.
Нострадамус XXI гасыр башында халык саны сигез миллиардтан артып китәчәген белгән. Аның фаразлавынча, халык саны кискен артканлыктан, алдагы елларда ресурсларны уйламыйча сарыф итү күзәтеләчәк. Шул сәбәпле, дөньякүләм икътисадның кимүе, ресурсларның ярлылануы, электр белән тәэмин итүдә чикләүләр һәм хәтта ачлык та булырга мөмкин.
Нострадамус та, Ванга да Европага бәйле охшаш фаразларын җиткергән. “Европаны котычкыч сугыш көтә”, диләр алар.
Йолдызлар ни сөйли?
Астролог Елизавета Алехнович фикеренчә, 2025 ел, узып баручы ел белән чагыштырганда, вакыйгаларга бермә-бер баерак булачак.
Астрологик күзлектән караганда, Плутонның Сукояр йолдызлыгына тулысынча күчүе, Сатурн белән Нептунның Кучкар билгесенә, ә Уранның Игезәкләргә күчүе елның төп мизгелләре булачак. Планета аспектлары һәм конфигурацияләре шулай ук йогынты ясаячак.
Плутонның Сукояр билгесенә күчүе кешеләрдә иреккә зур омтылыш бирә. Әмма бу ирек күбрәк эчке характерда. Башка сүзләр белән әйткәндә, монда сүз ирекле, бер уртак идея белән берләшкән кешеләр турында бара. Сатурн Нептун белән Кучкар билгесендә кушылачак. Кучкар – йолдызлык түгәрәгенең беренче билгесе-иң тиз һәм карарлар кабул итүчән, ул яңа циклның башлануын күрсәтә. Шул рәвешле, безне дәүләт төзелешендә шактый тиз һәм кардиналь үзгәрешләр, күп санлы яңа законнар һәм реформалар көтәчәк.
Диннең дәүләткә һәм җәмгыятькә йогынтысы көчәячәк. Милли яки дини мәсьәләләргә кагылышлы ниндидер процесслар ачыграк чагылыр, мөгаен. Яшерелгән нәрсәләрнең барысы да күрсәтеләчәк.
Медицина һәм химия өлкәсендәге фәнни алгарышлар, яңа ышанулар яки философия барлыкка килү турында да сөйләргә мөмкин. Ләкин моның тискәре ягы да бар. Моны яңа вируслы һәм йогышлы авырулар барлыкка килә дип фаразларга да мөмкин.
Уранның Игезәкләр билгесенә күчүе шулай ук аерым игътибар таләп итә. Соңгы алты ел ярым Уран Үгезбозау билгесендә иде. Шул рәвешле, икътисади һәм финанс процессларына үзгәрешләр һәм хаос кертте. Игезәкләр билгесендә интеллектуаль процессларның үзгәртеп корылуы башланачак. Яңа фәнни ачышлар, цифрлы технологияләрнең һәм ясалма интеллектның алга таба үсеше, космосны үзләштерүдә алга китешләр, белем бирүнең цифрлы киңлеккә күчүе – без боларның барысының да шаһиты булачакбыз. Уран Игезәкләр аша соңгы тапкыр 1942-1948 елларда узган булган. Бу чор безнең дәүләт өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен дә бик әһәмиятле.
Марс белән Плутонның каршылыгына аерым тукталырга кирәк, ул 2024 елда ук башланган һәм Марсның ретроградлыгы хисабына 2025 елның язына кадәр дәвам итәчәк. Бу барлык дәрәҗәдәге конфликтларның көчәю чоры, куркыныч һәм табигый бәла-казалар чоры. Язга кадәр бу атмосфера көчәячәк һәм артачак, ләкин үзгәрешләр булмый. Яз көне ул үзенең пигына җитәчәк һәм яңалыклар көтәргә мөмкин.
Айсылу Хәсәнова әзерләде.
Комментарийлар