16+

Бер сабый уен вакытында энә йоткан

Республика балалар клиник хастаханәсендә бер баланың бавырыннан энә чыгарганнар.

Республика балалар клиник хастаханәсендә бер баланың бавырыннан энә чыгарганнар.

Уен вакытында ул аңа очраклы рәвештә йоткан.

28 декабрь көнне Чаллы хастаханәсенә кечкенә балалары белән борчылган әти-әни килеп кергән. Сабый уйнаган вакытта энәгә тап булган. Табиблар ни эшләргә белми баш ваткан, чөнки энә плевра куышлыгы аша үтеп, бавырга үтеп кергән. Теләсә кайсы вакытта ул күчәргә, бавырга тирәнрәк үтеп керә, кан тамырларына һәм үт чыгаручы юлларга тия ала иде.

Баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерергә карар кабул ителә, анда табиблар кечкенә генә кисем аша бавырдан энәне чыгара алганнар. Баланың тормышына берни дә янамый. 

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары кисәтә: бала организмына кергән чит предметны уңышлы алсалар да, бу гадәттән тыш хәл эзсез генә узмаска мөмкин. Магнит, батареялар һәм башка чит предметлар зыян салган урыннарда яман шеш барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә ата-аналарга балаларын игътибар белән күзәтергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading