Авылда олысы-кечесе бакчада казына бүгенге көннәрдә. Печәнгә төшкәнче, бәрәңгене хәстәрләп калырга кирәк. Кулдан ычкындырсаң, сабак һәм яфракларны колорадо коңгызы ашап, җиреңне чүп үләне басып китәчәк. Ходайның рәхмәте, яңгырлар явып узды. Халык: «Яздан бирле яңгыр юк», - дип борчыла башлаган иде югыйсә.
Ялгызы гына «базар» оештырган Рәхимә әби дә башкалада бәрәңге...
Авылда олысы-кечесе бакчада казына бүгенге көннәрдә. Печәнгә төшкәнче, бәрәңгене хәстәрләп калырга кирәк. Кулдан ычкындырсаң, сабак һәм яфракларны колорадо коңгызы ашап, җиреңне чүп үләне басып китәчәк. Ходайның рәхмәте, яңгырлар явып узды. Халык: «Яздан бирле яңгыр юк», - дип борчыла башлаган иде югыйсә.
Ялгызы гына «базар» оештырган Рәхимә әби дә башкалада бәрәңге сатып утыра әнә. «Чиләген 100 сумнан бирәм. Бер дә юк инде бәясе. Күпме хезмәт куела бит», - ди өйрәнчек сәүдәгәр. Фотосурәткә төшереп алыйм әле, дигәч, бөтенләй шүрләп калды.
Авыл халкына үз продукциясен арадашчыларсыз гына, шәһәрдә иркенләп сату шартлары һаман тудырылмый. Ярый әле көзге якларда ярминкәләр оештырыла. Шәхси хуҗалыклардан бәрәңгене килограммына 6 сум түләп җыялар. Казан базарларында ул 12 сумнан сатыла. Яңа, яшь бәрәңге дә күренә башлады, бәяләре - килосына 40 сум. «Бәрәңгене кимендә 10 сумнан кабул итсеннәр иде», - дип хыяллана авыл хатыннары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар