Шәһри Казан
16+

26 июль 2012 яңалыклары

  • 26 июль 2012 - 09:12
    Болгарда хәзинә табылган
    Болгарда хәзинә тулы сандык табылган. Ә сандык эчендә көмеш беләзекләр сакланган. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рафаил Мәхмүтов әйтүенчә, әлеге уникаль табылдыкка археологик казыну эшләре алып барган Мәскәү белгечләре тап булган. Казу эшләре Болгар шәһәрчегенең үзәк өлешеннән көньякка таба юнәлештә алып барыла. Казу эшләре вакытында төрбә бинасының һәм шул төрбәдә...
    757
    0
    0
  • 26 июль 2012 - 09:05
    Нахакка рәнҗетә күрмик
    2001 елның 9 сентябрендә Нью-Йоркта коточкыч фаҗига булган иде - террорчылар биек биналарга самолет белән бәрелеп, меңләгән гаепсез кешене үтерде. Соңыннан кыскача «9/11» дип аталган терактны АКШ хакимияте «илгә һөҗүм» дип бәяләде һәм фаҗигане сәяси максатларда кулланырга кереште: нефтькә бай булган Көнчыгыш илләренә хәрби контингент кертте, сугыш башлады. Кайберәүләр узган...
    847
    0
    0
  • 26 июль 2012 - 09:01
    Батырларның батыры кем була?
    Былтыр август аенда Казанда узган «Батырлар бәйгесе» республика күләмендә төрле ярышларда призлы урыннар алган көрәшчеләрне туплаган иде. Анда ун төрле авырлыкта егерме кеше катнашып, батырларның батыры исеменә лаек булды. Әлеге «Батырлар бәйгесе» тамашачыны, көрәшчеләр чыгышы белән беррәттән, «Татар моңы» конкурсы лауреатларының җырлары белән дә «сыйлады». ТР Татар-башкорт милли көрәш федерациясе...
    1011
    0
    0
  • 26 июль 2012 - 08:43
    Сәүдәгәр Муллин йорты торгызыла
    Иске Татар бистәсе заманында Казанның иң матур урыннарыннан берсе булган. Төзек агач йортлар җимеш агачларының шау чәчәкләренә күмелеп утырган, чисталык-пөхтәлек хөкем сөргән.
    983
    0
    0
  • 26 июль 2012 - 08:40
    «Хатын-кызларсыз булдыра алмыйм»
    Елдагыча, августны күпләр Салават ае буларак көтеп ала. Быел да танылган җырчы августта Казанны гөрләтеп 24 нче сезон үз концертларын куячак. Әмма, елдагыча, Камал театрында гына түгел. Шушы һәм башка яңалыклары белән уртаклашырга ул журналистларны үзенең «Салават» җыр студиясенә кунакка дәште.
    907
    0
    0
  • 26 июль 2012 - 08:36
    «Мулла буласым килә!»
    Мәчеттән намазга чакырган азан тавышы ишетелә башлагач, авылыбызга җан кереп киткән кебек булды. Азанын да бит әле аның кем әйтә диген?! 11 яшьлек Илназ Фәхретдиновның сабыйларча моңлы тавышын ишеткәч, ирексездән эшеңнән тукталып, бер мәлгә шуны тыңлап торасың. Беркөнне мәчеттән чыкканын үзем дә сагалап торып, аңа сүз кушарга булдым әле. «Болай...
    977
    0
    0
  • 26 июль 2012 - 08:33
    ТӘМӘКЕ ТАРТУ ХӘРАММЫ?
    «Мөселман кызлары да тәмәке тарта бит»... Иптәшемнең бу сүзләреннән тәнем чымырдап китте. Мөслимәме? Тартамы? Булмаганны... Яулыклы кызларыбызны пычрату максатыннан уйлап чыгарылган гайбәттер бу, дим. Әмма дустымның үз сүзендә нык торуы уйланырга мәҗбүр итте.
    1862
    0
    0
  • 26 июль 2012 - 08:30
    Казах дәүләтендә – татар бәйрәме
    Төрки туганнарыбызда кунак булып кайттык әле. Сәфәребезнең асыл максаты - чит дәүләттә гомер итүче милләттәшләребезгә Сабан туе оештыру булса (мин инде бу хакта газетабызның 17 июль санында яздым), үзебез өчен дөнья күреп кайту форсаты кадерле булды. Казахстан Республикасының Актүбә шәһәренә сәяхәт кылуыбыздан алган тәэсир-кичерешләр сезнең өчен дә кызык булыр дип...
    887
    0
    0
  • 26 июль 2012 - 08:21
    «Хатын-кызлар күкрәк үлчәмен сайлаганда ялгыша»
    Соңгы елларда пластик операция ясатучыларның саны артып китте. Матурлыкка омтылу кешенең табигатенә хас нәрсә анысы. Тышкы кыяфәткә карата булган идеаллар да вакыт узган саен үзгәрә. Аның да үзенә күрә бер модасы бар. Әмма кайсы гасырда гына яшәсә дә, кешене үзенең нинди кыяфәттә булуы борчымый калмый. Тормыштагы уңышсызлыкларын да тышкы кыяфәт...
    1442
    0
    0
  • 26 июль 2012 - 08:19
    Һәр милләтнең үз күркәм гадәтләре
    «Шәһри Казан» газетасында татар милләтенең гореф-гадәтләре, традицияләре, йолалары, киңәшләре даими рәвештә басылып тора. Шуларны кызыксынып укып барам. Үзем татар гаиләсендә үскәнгә күрә, милли ризыкларыбыз турында сөйләгәндә, аларны «ТНВ» каналыннан күрсәткәндә һәрвакыт әниемнең аш-су әзерләгән вакытлары күз алдыма килеп баса. Аның сеңелләренә: «Аш-су әзерләгәндә, башыгызга яулык бәйләгез», - дип әйткән сүзләре...
    886
    0
    0
  • 26 июль 2012 - 08:14
    Дәү әниләр күчтәнәче
    Демократия дип әйтелә торган хәзерге чорның үз йолалары барлыкка килде. Шуларның берсе - презентация. Кеше үзен күрсәтергә теләсә, килгән кунакны сыйларга тиеш. Озатканда, матур пакетка салынган күчтәнәч бирү дә шул йоланың бер өлеше. Бервакыт Дәү әниләр оешмасы Биектауда үзенең күчмә киңәшмәсен үткәрә. Мәҗлескә Аксакаллар шурасы рәисе вазифаларын башкаручы Бернард әфәнде...
    764
    0
    0
  • 26 июль 2012 - 08:11
    Абый, җаным, бәйләнмә!
    Ничек әйтәләр әле, күп көлсәң, күп еларсың, дипме? Шатлану белән дә шул ук хәл икән, җәмәгать. Универсиада авылына кадәр троллейбус маршруты ачылгач, без студентлар аеруча сөенгән идек. Беренчедән, троллейбус билетының бәясе автобусныкына караганда бераз булса да түбәнрәк. Икенчедән, «чыбыклы» транспортта «кызыл»лардагы кебек этеш-төртеш, әрләш-талаш та юк, әле, җитмәсә, урын да...
    1290
    0
    0
  • 26 июль 2012 - 08:07
    Нишлисез сез, кызлар?
    Гаиләбез белән Идел ярында ял итәбез. Ирем белән газета-журнал укыйбыз, Мәрьям комда уйный торган тәтиләре белән мәш килә. Кояш, рәхәт, күңелдә дә, Идел ярында да күбәләкләр оча. Кеше аз йөри торган аулаграк җирне махсус сайладык шул... Әмма кеше аягы басмаган утрау булмаган кебек, безнең аулак урыныбызга да башка «Робинзон»нар килеп,...
    812
    0
    0
  • 26 июль 2012 - 08:06
    Торе «Рубин»ныкы булды
    «Рубин» белән «Гамбург» ярымсакчы Гекхан Торе мәсьәләсендә уртак фикергә килә алдылар.
    1180
    0
    0
  • 26 июль 2012 - 08:03
    Җиңеп кайтыгыз, кызлар!
    Кичә Россиянең волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы Лондонда узачак Олимпия уеннарында катнашырга китте.
    713
    0
    0
Реклама