16+

“Акча җыеп, ничек булса да, хаҗга барырга инде дип ниятләгән идем”

Гаилә елы уңаеннан “Изге Болгар” җыенында 3 гаилә парына хаҗга юллама уйнаттылар. Алты бәхетлегә 2025 елга «Комфорт» программасы буенча хаҗга юллама алу өчен сертификат тапшырылды.

“Акча җыеп, ничек булса да, хаҗга барырга инде дип ниятләгән идем”

Гаилә елы уңаеннан “Изге Болгар” җыенында 3 гаилә парына хаҗга юллама уйнаттылар. Алты бәхетлегә 2025 елга «Комфорт» программасы буенча хаҗга юллама алу өчен сертификат тапшырылды.

Лотерея нәтиҗәсендә Шәйдуллиннар, Борһановлар һәм Бабийлар гаиләсе җиңде.

Лотерея ике этапта узды. Башта бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабанны әйләндереп, бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 15 билетны алдылар. Лотерея билетларын балалар тартып чыгарды. Хаҗга бару – бик зур бүләк, шуңа күрә лотереядә катнашучылар да бихисап.  Гаиләләр сәхнәгә чыкты, ә оештыручылар паспорттагы 14 нче битне тикшерделәр. Бер гаиләне дә кире бормадылар, барысы да “законный” ир белән хатын! 15 сайлап алынган гаиләгә бүләккә Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар җыелмасы тапшырылды. 

Икенче этапта  исә беренче этапның 15 җиңүчесе арасында хаҗга юлламалар уйнатылды. Балалар барабаннан очраклы өч билетны алды. 

Җиңүче гаиләләрнең берсе – Алия һәм Юрий Бабайлар бергә 41 ел тормыш итәләр. Икесе дә гомерен хәрби хезмәткә багышлаганнар. Тумышлары белән Самара якларыннан булсалар да, гомер көзендә Казанда төпләнергә булганнар. Алия ханым белән Юрий әфәнде кечкенәдән бергә уйнап үскәннәр. Юрий әфәнде тормыш иптәшенең энесенең якын дусты булган. Хаҗга юллама җиңүе турында ишеткәч, Алия ханым күз яшьләрен тыя алмады. Бәхетеннән елап җибәрде. 
- Быел минем шатлыклы елым, ахры. Россия Ислам Университетын тәмамлыйм, хаҗга юллама отарга да насыйп булды. Аллаһка мең шөкер! Тормышыбызда төрле чаклар булды. 1990 елларда акчасыз да калдык. Тик барыбер бирешмәдек, бер-беребезгә терәк булып, ике кызыбызны үстердек. Икесе дә тормышта инде, Аллаһка шөкер.  Хаҗга бару - күптәнге хыялым иде. Акча җыеп, ничек булса да, барырга инде дип ниятләгән идем. Аллаһ Тәгалә юллар ачты! Бәхетемне сөйләп бетерә алмыйм. Гомрәгә барып кайтканнан соң, тагын изге сәфәргә чыгу теләге белән яндым. Изге җиргә бер баргач, гел барып торасы килә, - дип белдерде Алия ханым.

Үзенчәлекле фамилияле гаиләнең башлыгы Юрий әфәнде үз нәселе турында да сөйләп үтте.
- Фамилиябезнең тамырлары Украина якларына барып тоташа. Әти - Украина гражданины иде, әни - рус милләтеннән. Тормыш иптәшем белән язылышырга теләгәч, әти-әниләре никахсыз кызыбызны бирмибез диделәр, шуңа күрә ислам динен кабул иттем. Дин белән якыннан танышкач, чын күңелдән, ихлас ышана башладым. Аллаһка мең шөкер, хаҗга да барырга насыйп булды! - дип әйтте Юрий әфәнде.

“3030” билеты белән җиңү яулаган Казаннан Шәйдуллинар гаиләсе дә сөенече белән уртаклашты. Алар икесе дә тумышы белән Буадан. Казан ике ярны кавыштырган, менә 11 ел алар бер-берсенә терәк булып, бәхетле гомер итәләр. Ике малай үстерәләр.
- Беренче тапкыр “Изге Болгар” җыенына килдек. Хаҗга юллама җиңәрбез дип уйламадык, әмма эчтән генә теләп тордык, өметләндек. Без бик шат! Аллаһның рәхмәте инде бу! Биш вакыт намазымны калдырмыйм, Аллаһка шөкер. Узган елны тормыш иптәшем белән хаҗга бардык. “Ел саен монда килергә мөмкинлек булсын иде”, - дип дога кылдык. Аллаһның рәхмәте, теләгебез чынга ашты дип ышанам, - диде хаҗга юллама җиңгән Илнар Шәйдуллин.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading