Гөлзидәгә бәхетне Аллаһы Тәгалә мыскал белән үлчәп биргән. Карабодай бөртеге кадәр генә килеп чыга.
Энҗе-алтыннарны бик борынгы заманнарда шундый берәмлек белән үлчәгәннәр. Аның каравы, алтындай балакайлары биш бөртек! Юк ла! Җәйнең соңгы аена кадәр бишәү иде, хәзер дүртәү генә калдылар. Килешә алмый Гөлзидә улының юклыгына. Җитез атлап килүче яшь кешене күрсә, Илнуры дип ымсына. Андый халәт бер булган иде инде. Анысында вакытсыз киткән ирен көтте.
Гөлзидәнең йорты түбән очта. Өйнең якты тәрәзәләре иркенлеккә карый. Басу түрендә көзге кояш астында басылып утырган эскертләр, урылмаган печән кыры, олы юл аермачык күренеп тора...
...Балачактан иркәләнеп утырмадылар алар Авылда ирләр эчә торган замана иде. Әтиләре дә кәефләнергә яратты. Йорт башы салып алса, гел чыгып киттеләр. Әниләре улы белән кызын үзе авыру килеш җитәкләп йөреп үстерде. Әниләрен өченче тулгагы белән Казанга ук алып киттеләр. Бик авырлык белән тудырган кызчыкны табиблар: «Үзең тернәкләнгәнче сабыйлар йортында торсын, килеп йөрерсез», — дип бирмәделәр. Әниләре шул бәбидән чукракланып калды. Язып кына сөйләштеләр. Гөлинә исемле балакайны сабыйлар йортыннан алып кайтмадылар.
Әниләре аның өчен бик борчылды, барып алыйк дип ялынды. Ләкин әтиләре каршы килде. Кызчык интернатта тәрбияләнде. Унөч яшендә бер мәртәбә генә алып кайттылар аны кунакка. Тагын илтеп куйдылар. Елады ул бала, Гөлзидәнең шулай хәтерендә калган. Үксез булса да, үсеп җитте, кияүгә китте, өч бала үстерде. Балалар интернет аша Гөлинәнең балалары белән аралашалар.
Инде Альфред исемле энесе дә бу дөньяда юк. Утыз яшеннән узгач, бергә кәефләнеп утырган иптәшләре аны пычак белән чәнчеп үтерделәр! Саңгыраулыктан интеккән ана улының мәетенә капланып, иңрәп-иңрәп елады. Соңыннан Гөлзидә әнисен үзенә алып кайтты. Җылы урынында ятты карчык, кызы кирәгенчә җыеп җирләде. Әтиләре дә мәрхүм булды. Ул чакларда Гөлзидә ир хатыны, балалар әнисе иде инде.
Мәктәпне тәмамлагач, авылда калды ул Сөрмәле керфекләре белән бер сирпеп караса, егетләрнең хушларын алырлык сөйкемле иде Гөлзидә яшьлегендә. Харис аннан бер яшькә генә олы егет, кызга бер күрүгә гашыйк булды. Гөлзидә аны ике ел буена җылы хатларыннан өзмичә армиядән көтеп алды. Ул килен булып төшкәндә, Харисның әнисе авыру иде. Дүрт ай торуга вафат булды. Кайнатае Харисның әнисенә кадәр бер мәртәбә өйләнгән булган, кире шул хатынына китте.
Гөлзидә фермада эшләде, ире механизатор иде. Саулыгы чамалы булды шул иренең, унөч ел гына яшәп калдылар. Биш баласын ялгызы күтәрде. Тормыш авыр булса да, сабыйларын тудырырга җөрьәт итте. Кайберләренә узганын сизенми дә калды. Бишенчесенә узгач, табибка барды.
«Дүрт янына биш сыя, тимим!» — диде табибә Кайткач, Хариска сыенып елады. «Бик әйбәт иткән! Табарсың!» — диде ире. Үзе саулыгы аркасында гел хастаханә юлында йөрде. Икенче төркем инвалидлык бирделәр. Белешмәсендә «Гомуми авырулар буенча эшкә ярамый» дип яздылар. Андыйларны ел саен хастаханәгә яткыралар. Үз аяклары белән чыгып киткән ир әйләнеп өйгә кайтмады. Палатадагы иптәшеннән сорашты Гөлзидә.
«Укол кадатырга кереп китте. Бераздан палатага чыкты. Карават башына тотынып торды да лапылдап идәнгә барып төште, тыны бетте!» — дип сөйләде ул.
Шунда ук җан биргән Харис! Табибларга дәгъва белдереп йөрмәде хатын. Балаларга акча чыксын дип, язулар артыннан йөрде дә бетте. Шул рәвешле, утыз өч яшендә биш бала белән тол калды. Илнуры — олысы — унөч яшендә иде, калганнары арасында яшь ярымлыклары да бар иде. Төпчеге әтисеннән өч яшендә калды. Ул аны хәтерләми дә.
Авырлыкларыбыз уртак булыр дип уйлап, тагын бер мәртәбә бәхетен сынап карады әле Гөлзидә. Күрше иренең хатыны үлеп китте, өч бала белән тол калды. Гөлзидә балаларга әни булырмын, ир үземә терәк булыр дип өметләнеп, шул иргә кияүгә барды.
Бер булмаса, булмый инде ул! Ир заты, басылып кына эшләп йөргән хатынга кулын озайтты. Гөлзидә ике ай узуга гайрәтле ир белән арасын шартлатып өзде.
Олы улын яныннан җибәрмәс өчен тырмашты. Илнурының укыйсы килде — каршы төште. «Әни, машина йөртүче булырга гына укыйм инде», — дигәч, анысына ризалык бирде.
Илнур армиягә барды, әйбәт кенә хезмәт итте. Аннан соң, килешү буенча, Чечня җиренә барып хезмәт итте. Ул елны баласы өчен кайгырып, ярты картайды. «Исән кайтса, үз янымнан җибәрмәс идем», — диде. Тормышлар үзгәрде, авылда эшләр бетте. Абыйлы-энеле шәһәрдә эшләп йөрделәр.
Гөлзидәнең балалары акыллы гына булып буй җиткерделәр, үз тормышларын үзләре көйләделәр. Ялгыз ана берсен дә җитәкләп, урнаштырып йөрмәде. Илнуры соңгы вакытта башка авыл кызы белән очраша башлады. «Улым, өйлән инде», — дигәч, төгәл генә җавап бирмәде. Ә кеше сөйләве буенча, озакламый өйләнешергә җыенганнар.
Август гадәттәгедән җылы булды. Халык ай ахырында да судан чыкмый ятты. Илнур дус егете белән очрашты, сөйләшеп утырдылар һәм олы елга буена төштеләр. Үскәндә дә судан курыкты Илнур!
«Мин суга керсәм, батып үләрмен сыман! Яратмыйм шул олы суларны!» — дип әйтә иде. Ә ул көнне егетне әҗәле тарткан бугай.
«Су коеныйм әле! Тагын кайчан кайтасымны белеп булмый!» — диде Илнур һәм суга чумды. Иптәше Илнурның бата башлаганын күреп, ярдәмгә ташланды. Ләкин Илнур дустын һаман су төбенә өстерәде. Икесе бергә батасыларын чамалагач, иптәше Илнурны ычкындырды һәм ярга үрмәләде. Су өстендә вак дулкыннар гына уйный иде.
Ул коткаручыларга хәбәр итте. Яр буена җыелган халык арасындагы Гөлзидәне култыклап тотып тордылар. Ана үзе суларга сикерердәй булып торды.
Таба алмадылар Илнурны! Кара төнгә баласын су төбендә калдырып, кире авылга кайтып киткәндә, Гөлзидәнең җаны уч төбендә иде инде. «Таба алмасалар, ничек яшәрмен?!» — дигән курку бөтен җирен калтыратты.
Икенче көнне кабат елга буена җыелдылар. Инде бу юлы водолазлар килде. Үз эшләрен менә дигән итеп башкаручы һөнәр ияләре унбиш минут эчендә Илнурның мәетен яр буена күтәреп алып та чыктылар. Киеменнән суы агып торган гәүдә әле яр буенда байтак ятты. Ананы анда җибәрмәделәр инде. «Тикшермичә кагылырга ярамый», — диделәр. Ә Гөлзидәнең улы өстенә одеял гына ябасы килгән иде. Туңмасын өчен.
Аннары ярдырып алып кайттылар. Куллары күкрәгендә катып калган иде егетнең. Туңгандыр ул, салкын су өтеп алгандыр, үзен-үзе җылытырга теләп, кулларын кушыргандар, диештеләр. Җылы дисәң дә, җәй челләсе түгел, олы сулар салкын була бит.
Өйдә юып, кәфенләгәч кенә хушлашты ул улы белән «Әй, балакаем! Килен төшерәсе урында зиратка барып йөрим! Гомергә су коенмый идең бит!» — дип елады ана.
Әле генә утыз бер яшен тутырган егет гүргә керергә тиеш түгел иде! Баласының гәүдәсе суларга агып китсә, бөтенләй югалса, нишләр иде? Ярый әле кабере бар, догаларын зиратка барып та, өйдә дә укый. Мыскал бәхеттән мәхрүм калдырган язмышына үпкәли Гөлзидә.
Фәридә Ибраһим
Комментарийлар