Эш аты булган Райнур, гаиләсен яхшы яшәтү максатыннан, колхоздан китә, шабашкага йөри. 2022 елда машина яңартырга уйлыйлар. Казанга барып, яңа машина алалар. Энҗе бюджет өлкәсендә эшләгәч, кредитны аның исеменә рәсмиләштерәләр. Машина алган куанычтан хатынының туган авылы Арборга да барып киләләр.
— Өстемдәге шул киемнәр белән калдым, өйгә кабат керерлек булмады, документларга кадәр янды. Ишегалды кызган, чиләк белән су сибәрлек түгел иде инде, — ди Энҗе. — Ирем үлгәннән соң: «Кешедән ким яшәмим», — дидем. Сөт җыярга кердем, өстәвенә клубта эшләдем. Бераз булса да акча булсын дип тырмаштым. Кешедән сөт сорамыйм дип, кәҗә асрадым, ул да янып үлде.
Йорт-җирсез калган Энҗене Нөнәгәр халкы үзләренә сыендырмакчы була. Сеңлесенең ире Рәис аны Арбор авылына алып китә.
— Авыр чакта туганыңа сыенасың, диләр. «Без сиңа чит кеше түгел, үзеңдәге кебек хис ит», — диләр. Мин аларга бик зур рәхмәтле. Арбор, Нөнәгәр халкына да рәхмәтем чиксез.
Дүрт трактор, бер машина, утыздан артык ир-егет. Янгыннан соң килеп, нөнәгәрлеләр янгын булган урыннарны чистартканнар.
— Бу авылга килгән килен булсам да, һәркем ярдәм кулы сузды. «Аллага шөкер, мине хөрмәт итәләр икән», — дип, гомер буе тапкан малларымның кара күмергә калганына көенеп, ярдәм күрсәтүләренә сөенеп еладым. Килен булып төшкән нигезне көчемнән килгәнчә сакладым. Ике як күрше белән бик дус-тату яшәдек, ызан бүлешмәдек, ике арада койма кормадык. Бар теләгем — улларым гына исән булсын, — ди ул.
«Балалар хакына түзәм»
Йортсыз-җирсез калган ананың ике улы да махсус хәрби операциядә. Икесенең дә гаиләсе бар: берсенең — өч, икенчесенең бер баласы. Берсе Балтачта, икенчесе Казанга төпләнгән. Олы улы отпускка кайткан булган, янгыннан соң кабат ил сагына киткән.
Комментарийлар