Тормышыбызны анализлап карасак, дөньяга килгәннән бирле тикшерү үтәбез: башта – мәктәп, аннан – техникум һәм институтта гыйлемне ни дәрәҗәдә үзләштерүебезне ачыклау өчен имтихан бирәбез. Уку чорында меңләгән контроль һәм курс эшләре язабыз. Тиешле белгечлек алып, эшкә урнашкач, башта әле ике-өч айлык сынау аша үтәсең. «Сынау срогы» уңышлы тәмамлангач та әле хезмәткәрне мең төрле тикшерү көтә: коллективта үз-үзен ничек тота, клиентлар белән ничек аралаша...
Бу сынау-тикшерүләр хакында хәтта хезмәткәр үзе белмәскә дә мөмкин. Үз тиңеңне очратып, гаилә корырга ниятләгәч тә әле сынау үтәргә кирәк була – өйләнешер алдыннан кияү яки кәләшне, берәр көтелмәгән хәл китереп чыгарып, ике якның да әти-әнисе тикшереп карарга мөмкиннәр. Әйе, имтихан алу, тикшереп карау, сынаулар үткәрү ул – тормыш зарурияте, башка кешеләрне аңлау өчен әһәмиятле гамәл.
Уйлап карасак, бу дөньяга һәммәбез Аллаһы тәгалә тарафыннан сыналу өчен килгәнбез. «Ул, гамәлегезгә күрә, кайсыгыз күркәмрәк булганны сынар өчен, үлемне һәм тереклекне яралтты» («Мөлек» cүрәсе, 2нче аять). Тормышыбыз гел уңай гына бармый, төрле яктан имтихан үтәбез.
Байлык белән дә сыный Раббыбыз: кая тотар икән малын, хәерле гамәлләр кылып, мохтаҗларга ярдәм кулы сузып яшәрме яки гел байлык туплап, азганнан-азып, башка сыймаслык гөнаһларга батармы икән, дип. Акчалы кешегә гөнаһ ишекләре тагын да киңрәк ачыла, бу хакта күбебез белә, шуңа күрә мисаллар китереп, ул гөнаһларга реклама ясап тормыйбыз. Байлык белән генә түгел, кеше әле фәкыйрьлек белән дә сынала. Очын-очка ялгап яшәп, булганына шөкер итеп канәгать була белерме яки гел зарланып, көнләшеп, кешеләрне сүгеп гомер кичерерме, дип сыный Аллаһы Тәгалә андыйларны. Ул әйтә: «Без сезне бераз төрле хәвефләргә салып, ачлык-кытлык хәлләрендә калдырып, мал-мөлкәтне югалттырып, үлем белән җаннарны сирәгәйтеп, бакча-басуларыгызны афәтләргә дучар иттереп, җимеш бирүләрен киметеп, шуның белән уңыш алуга зыян китереп, сынап торабыз – сабырлыгыгызны тикшерәбез. И, Мөхәммәд! Син сабыр булганнарны сөендер, кайгыларга дучар була торып: «Дөреслектә, без – Аллаһныкы. Ул – безнең Хуҗабыз. Һәм, һичшиксез, үлгәннән соң без Аңа гына кайтабыз», – дип әйтүчеләрне шатландыр. Алар – Раббыларының мактауларына һәм рәхмәтенә ирешүчеләр. Алар – туры юлга күнүчеләр» («Бәкара» сүрәсе, 155нче-157нче аятьләр).
Сәламәт килеш йөгереп йөргән җирдән кисәк кенә авырып китеп, урын өстенә ауган вакытларыбыз да була. Ә инде дәваланып, савыгып аякка баскач, Раббыбызга шөкер итеп, хәерле гамәлләр кылып, намазлар укып, уразалар тотып, тормышын яхшы якка үзгәрербезме; әллә элекке шикелле «гыйбадәткә вакытым юк» дип, төрле акланулар табып, бозык, фәхеш гамәлләргә кабат керешербезме – һәркайсыбызның үзенә бәйле. Аллаһ тарафыннан тикшерү үтәргә мөмкинбез. Аллаһы безгә тән бирде. Аңа гыйбадәт кылып, хәләл ризык белән генә тукланып тору фарыз булып, Кыямәт көнендә аның өчен дә җавап тотачакбыз. Раббыбыз биргән аяклар белән кайларда йөрдек, күңел ача торган гөнаһ ояларына йөрмәдекме? Кулларыбыз белән рөхсәт ителгән нәрсәләрне генә алдыкмы яки кешенекен урладыкмы?!
Башыбызга төшкән төрле сынаулар – авыр вакытта уйланып, ни өчен яшәгәнебезне аңлап, гафиллектән иманга килеп, туры юлга басу һәм, үзебезне бар итүче бердәнбер илаһегә – Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кыла башлау өчен дә бирелергә мөмкин. Гадәттә, табиблар да, беркем дә ярдәм итә алмаслык чиккә җиткәч, үзе дә аңламастан, кеше кулларын өскә күтәреп ялвара, дога кыла башлый. Чөнки аның фитрасы Раббысына тартыла, ул үзенең көчсезлеген аңлый, бар нәрсәгә кодрәтле, көчле булган ниндидер Зат барлыгын аңы белән тоя. Кайбер кешеләр дингә дә авыр сынаулар аша үткәч кенә килә. Аларга сорау бирсәң, җаваплары гади: «Беркем дә ярдәм итә алмагач, кулымны күтәреп, елый-елый сорадым, ялвардым һәм Раббым җавап бирде. Хәзер инде ничек Аңа табынмыйча, итагатъ итмичә, хәләлне харамнан аермыйча яши алыйм?! Ул гына хакыйкый ярдәм итүче, саклаучы».
Иманыбыз, ышанубыз ни дәрәҗәдә икәнен тикшерү өчен дә безгә сынаулар килергә мөмкин. Мондый имтихан вактында чын иман әһеле белән икейөзлеләрнең хакыйкый йөзе ачыла да инде. «Әллә кешеләр иман китердек дигәннәреннән соң төрле авырлыклар белән Аллаһ тарафыннан имтихан ителмәбез, дип уйлыйлармы? Болардан элек тә төрле сыйныф кешеләрен бәла-каза һәм авыр мәшәкатьләр белән сынап карадык, кемнең иманы хак һәм кемнеке ялган, шуны белмәк өчен Аллаһ мөселманнарны төрле авырлыкларга салды» («Ганкәбут» сүрәсе, 2-3нче аятьләр).
Төрле проблемларга юлыккач, шулардан тиешле нәтиҗә ясасак һәм тормышыбызны яхшы якка үзгәртү өчен иманга килергә тырышсак иде.
Раил Фәйзрахманов.
Комментарийлар