16+

«Гафу итегез»: Марат Яруллин Уфадагы концертында башына сугулары буенча аңлатма бирде

«Бик күп шалтыратулар булды, бик күп хатлар яздылар» ди җырчы.

«Бик күп шалтыратулар булды, бик күп хатлар яздылар» ди җырчы.

"Кичә нервыларыгызны бераз кытыклап алдым инде, гафу итегез. Кичә бит безнең Уфада "Яшьлек турында" программабызның соңгы концерты узды Соңгы концерт булгач, ул артистлар арасында "яшел концерт" дип атала. "Яшел концерт" ул кайчан артистлар, музыкантлар, биючеләр сценарийдан тыш китеп, тамашачыларга сюрприз ясыйлар. Кичә дә алар бик күп булды, күбесен белмәдем дә, беренче тапкыр күрдем, ишеттем. Ләкин иң "мощные" миннән булды. Бүген инде бөтен интернет челтәре Марат Яруллинны башына бутылка белән сугып, башын ярганнар дип, Марат Яруллин больницага эләккән дигән хәбәрләр белән тулган иде. Дуслар, ул барысы да уйлаган эш иде. Ул идея минеке. Егетләр, профессиональ актерлар, сәхнәгә чыгып бик әйбәт кенә уйнадылар. Бутылка бутафорский иде, чын түгел. Шуңа башка суккан очракта бернәрсә дә булмады, авыртмады. Барысы да әйбәт. Бик күп шалтыратулар булды, бик күп хатлар яздылар,  Марат, барысы да әйбәтме дип. Зур рәхмәт үзегезгә. Безнең турыбыз тәмам. Бик зур рәхмәтләр җиткерәсем килә минем тамашачыларыма. Бик яратам үзегезне!" дип сөйләде Марат үзенең сторисларында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

6

0

2

11

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading