Мәктәпне тәмамлаганда егетләр-кызлар Нократның икенче ярына йөзеп чыга алырлык дәрәҗәгә җитәләр.
Мамадышта булмаганга да байтак вакыт узган икән инде. Шәһәрне күрү һәм өйрәнү максатыннан Мамадыш район үзәгенә юл тоттык.
Мамадыш шәһәре яныннан Нократ елгасы ага. Аның ярларын төзекләндергәннәр, тәртипкә китергәннәр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айнур Әгләмов төзекләндерү эшләре башкарылган җиргә килдек. Бер әби белән бабайның скандинав таягы белән йөрүе күзгә чалынды. Баксаң, район башлыгы Анатолий Иванов өлкән яшьтәгеләргә бушлай өч мең скандинав таягы тараткан икән. Каршыдагы күлдә балыклар шәйләнә, яр буена ял итә торган ятаклар тезелгән. Ерак түгел генә спорт һәм балалар мәйданчыгы эшләнгән, шашлык кыздыру өчен мангал да куярга онытмаганнар хәтта. Кичләрен һәм ял көннәрендә бирегә бик күп кеше җыела. Ә элегрәк бу урынны сазлык һәм куаклар баскан булган. Айнур Хәлимович үзе дә шушы тирәдә яшәгән. Бала вакытта монда баткаклык, чытырманлык булганын хәтерли. Бүген исә бу җир балкып тора. Әле алга таба тагын төзекләндерү эшләре башлап җибәрергә исәпләре. Барысына да федераль һәм республика программалары ярдәмгә килә.
Мамадыш урамнары буйлап йөргәндә тарихи биналарның күплегенә игътибар иттек. Әлбәттә, Алабугадагы кебек үк булмаса да, сәүдәгәрләр әлеге җирлекне дә яратканнар. Шәһәрдә 1785 елда төзелгән корылма бар. Андый архитектура биналары бик аз, тагын шундый берәү Санкт-Петербургта гына сакланып калган. Шулай хозурлана-хозурлана үзәктә урнашкан Совет урамына барып җиттек. Аның бер башында чиркәү булса, икенче башында мәчет балкып тора. Мамадышны гел Париж белән бәйләп сөйләргә яраталар, шунлыктан күрәсең, монда Эйфель манарасының кечкенә вариантын эшләп куйганнар. Совет урамында бөтен илгә билгеле креатив чаналар фестивале уза. Сәүдәгәрләр йортлары монда да сибелгән. Шушында ук Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә мемориал һәйкәл куелган.
Урамның әлеге аскы өлеше “тыныч зона” яисә “хәтер зонасы” дип атала. Уртадагысы яшьләр өчен, ә өске өлеше балалар мәйданы буларак кабул ителә. Совет урамы калкулыкта урнашкан, монннан Нократ елгасына һәм якындагы урманнарга бик матур манзара ачыла.
Бара торгач тротуары булган сыйфатлы итеп эшләнгән юлдан барганыбызны да сизми калдык. Баксаң, ул быел гына ачылган таудан чаңгы шуу комплексына илтә икән. Анда барышлый Сабантуй мәйданына да кереп чыктык. Ул татар милли бәйрәмен уздыра торган җир генә түгел, ә тулы бер табигый спорт комплексы булып тора. Анда картинг белән дә шөгыльләнәләр, ат та да йөриләр, якында гына кышын ясала торган боз мәйданчыгы бар, шунда ук халык саф һава сулый, минем кебек квадроциклда йөрүчеләр дә җитәрлек. Шундый ял итү урыны, ә инде янында гына таудан шуу комплексы эшләнгән. Кайчандыр ул хыял гына булган, ә бүген исә бөтен республикадан һәм башка төбәкләрдән монда күңел ачарга һәм спорт белән шөгыльләнергә киләләр. Бик матур урында урнашкан ул! Чаңгычыларны тауга алып менә торган җайланмасы да бар. Әле район җитәкчелеге монда җәен зиплайн куярга да планлаштыра. Андые әлегә республикабызда юк.
Алга таба федераль һәм республика проектларының үтәлешен карап уздык. Әйтик, үзәк район хастаханәсендә ремонт бара, ә күптән түгел генә шифаханәгә өстәмә бина төзегәннәр. Аны карап чыкканнан соң, универсаль спорт залына кердек. Биредә сәламәтлегеңне яхшыртыр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Анда футбол буенча ярыш бара иде. Әлеге спорт төрен бу районда үз итәләр икән. Янәшәдә генә йөзү бассейны балкып тора. Әлеге биналар үзенә күрә бер кластерны хәтерләтә. Мамадышта йөзә белмәгән кеше юк, диләр, чөнки балалар 1нче сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр бассейнга күнегүләргә йөри. Мәктәпне тәмамлаганда егетләр-кызлар Нократның икенче ярына йөзеп чыга алырлык дәрәҗәгә җитәләр. Спорт биналары белән беррәттән Мәгариф үзәге эшләп килә. Мәктәп ул, әмма гадәти түгел. Монда балаңны иртәнге 8дә алып киләсең дә, кичке 5тә алып кайтасың. Дәресләр тәмамлангач, укучылар төрле түгәрәкләргә кала. Әти-әниләргә дә кайгырасы юк, чөнки кызы яисә улы көне буе файдалы эш белән шөгыльләнә. Мәктәпнең балалар бакчасы белән кушылган булуы да уңайлы. Укучыларны монда өч тапкыр ашаталар. Бассейн да якында гына, барысы да шунда йөри. Мондый объектлар башка районнарда юк дип беләбез. Ул “Авыл җирлекләренең тотрыклы үсеше” дигән федераль проект кысаларында төзелгән. Аның белән танышу өчен хәтта Мәскәүдән Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев та килгән булган. Әлеге тәҗрибәне башка төбәкләрдә дә җәелдерергә тәкъдим иткән.
Мамадыш шәһәрендә матур җирләр бик күп. “Яшьләр” скверы яныннан узып киттек. Анда балалар һәм спорт мәйданчыклары эшләнгән, сәхнә дә урнаштырганнар. Ул түбәнлектә урнашкан, элек бакчалар булган җирне шулай төзекләндергәннәр. Хәзер сквер халыкның яратып йөри торган урыннарының берсенә әверелгән.
Яшьләр үзәгенә килеп җиттек. Анда иҗат белән шөгыльләнү, компьютер уеннары уйнау, төрле мастер-класлар уздыру, медиастудия заллары бар. Райондагы җыр һәм бию ансамблена костюмнарны да шушы үзәктә тегәләр икән. Аларга җитәкчелек ярдәм итә. Аннан ерак түгел Балалар иҗаты үзәге урнашкан. Анысында кечкенә мамадышлылар күңелләренә хуш килгән хобби белән шөгыльләнә. Робототехника, рәсем ясау, лазер кисүе, бию, җыр, программалар ясау – әле тагын әллә нинди юнәлешләр буенча үзеңне сынарга була, мөмкинлекләр күп.
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов эш урыннары булдыруга зур игътибар бирә. Бу яктан алар тырышып эшли. Әйтик, 2016 елда ачылган “Нократ” сәнәгать паркы инде 26 резидент белән тулган. Айнур Әгләмов әйтүенчә, анда дүрт оешма “Камаз” автомбильләре өчен компонентлар ясый, Казахстаннан бер ширкәт торбалар җитештерәчәк, розарий үстерә торган теплица эшләнелә, Якутиядән килгән эшмәкәрләр терраса такталары чыгара. Алга таба сәнәгать паркында туфрак ясаячаклар һәм катерлар җыя башлаячаклар. Пыяла җитештерә торган предприятиегә дә кереп чыктык. Продукцияләре бик нык, өстендә сикереп тә карадык, чүкеч белән дә суктык, әмма вата алмадык.
Анатолий Иванов фикеренчә, Татарстан районнары бүген үсеш өчен бөтен дәүләт программаларын куллана ала һәм алар бик уңышлы эшлиләр. Беренчедән, хәзер халыкны үзенең туган җирендә калдыру турында уйларга кирәк. Моның өчен Мамадыш районында төрле җитештерү предприятиеләре төзелә. Иванов үзе күптән түгел генә Кытайга барып кайткан. Анда ул инвесторлар белән күрешеп, җирлекнең потенциалы турында сөйләгән. Шулай ук төзелә торган объектларның тулы көченә эшләве дә район башлыгын борчый.
— Әйтик, безнең бассейн бүген тулы көченә эшли, анда буш вакыт юк. Бөтен балаларыбыз шунда йөзәргә өйрәнә. Башка объектлар да баетылган, халык алардан рәхәтләнеп куллана. Иң мөһиме – эш урыннары булдырырга кирәк, чөнки безнең халык үзебездә яшәп, үзебездә эшләргә тиеш. Зиплайн, аквапарк, бию мәйданчыгы, башка социаль объектлар – барысын да эшләрбез, кешеләр районда калсын иде. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, республика һәм федераль проектлар җитәрлек, барлык юнәлешләрне дә колачлый. Тагын бер сәнәгать паркы төзисе килә, чөнки бу яңа җитештерү предприятиеләре дигән сүз. Димәк, анда Мамадыш халкы эшләячәк. Хәзер дә күрәбез, Алабугага барып йөрүчеләр, үзебезнең шәһәрдә урнашу ягын карый, чөнки шартлар тудырылган, завод һәм фабрикалар бар, хезмәт хакын да яхшы түлиләр, — диде Анатолий Иванов.
Комментарийлар