16+

“Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез”

Алар хастаханәләрдә яткан мөселман кешеләрен хәләл ризыклар белән тәэмин итеп тора.

“Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез”

Алар хастаханәләрдә яткан мөселман кешеләрен хәләл ризыклар белән тәэмин итеп тора.

Зур йөрәкле, кеше проблемасына битараф булмаган мөселман кардәшләребез бик күпләрдә ислам диненә карата хөрмәт уята алган. Алай гына да түгел, үзләре дә уйламастан, мөселманлык кабул итүләренә сәбәпче булганнар. Сүзем “Булыш” һәм “Ният” хәйрия фонды активистлары хакында. 

Бу эшне башта Гөлнара Мингалиева башлый. Ул үзе Чистайдан. Моннан ун еллар элек аңа берничә тапкыр Казанда хастаханәдә ятарга туры килә. 

-  Хәләл туклану проблемасы белән шул вакытта очраштым. Якыннарым Чистайдан гел килеп йөри алмый, туганнар белән танышларны да борчыйсы килми. Ә минем кебекләр аз түгел булып чыкты. Хастаханәдән кайткач та, танышым Азат белән шушы эшне башлап җибәрдек. Ул хәләл кафелар белән сөйләште, ә мин хастаханәдә хәләл туклануга мохтаҗ кешеләрне барлый башладым. Ярдәм алган кешеләр телефон номерымны икенче бер кешеләргә биреп, сарафан радиосы аша таралды ул. Чаллы, Түбән Камадагы хастаханәләрдән дә ярдәм сораучылар барлыкка килде. Мөселман төркемнәренә кем булыша ала дип яза идем дә, шунда ук өйләрендә пешереп алып барып бирергә теләүчеләрдән чират хасил була иде. Хәзер инде Чаллыда аерым фонд барлыкка килде. Әлмәттә дә оештырдылар, - ди ул. 
“Булыш” хәйрия фонды исә дүрт ел элек кенә оешкан. Хәләл туклануга мохтаҗ булган кешеләрнең саны артуны күреп, бу эшне зуррак масштабта оештырырга булганнар. Элек көненә ун-унбиш порция таратсалар, хәзер инде иллешәр порция җыела. Аена исә берәр мең дә булгалый икән. Моннан тыш, вафат булучыларны туган якларына алып кайтыр өчен катафалкага да түләргә туры килә. Хастаханә өчен кирәк-яраклар да сатып алалар, дарулар белән дә тәэмин итәргә тырышалар. 
Гөлнараның ире Илнур, кызы, уллары һәм әти-әнисе дә бу эштә терәк. Хәйрия эше күп вакытны ала, шуңа да балалары кечкенә булганда, әти-әнисе ярдәм иткән. 

- Алар үзләре дә бик кешелекле, ярдәмчел кешеләр. Балаларымны да шулай тәрбияләдем. Кызым һәм улларым белән бергә балалар йортларына барып, күчтәнәчләр биреп кайта идек. Кечкенәдән үк мәрхәмәтле булып үсеннәр дидем. Динебез дә бит хаста кешенең хәлен белергә, ярдәм итәргә чакыра. Мөселман кешеләренең кешелекле һәм бердәм булуларын күреп, без булышкан кешеләрнең күбесе намазга басты, ислам динен кабул итүчеләр дә булды. Безгә башка дин кешеләре дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бервакыт хастаханәдән бер апа шалтыратты. Улына инсульт булган, аны карарга килгән икән. Хастаханәдә авыруларны гына ашаталар, аларны караучы якыннары ашау мәсьәләсен үзе хәл итәргә тиеш. Аның белән бер палатада булган мөселман кешесенә хәләл ризык китерүебезне белгәч, миңа шалтыратырга булган. Мин христиан динендә, Аллаһка ышанам, Аллаһ бит ул бер, мөмкинлегегез булса, миңа да ярдәм итә алмассызмы икән ди. Соңрак, мөселман булмагач, булышасыгызга шикләнгән идем, рәхмәт сезгә дип җылы сүзләр язды ул безгә. Ислам диненә карата хөрмәт уята алуыбызга без бик шат, - ди әңгәмәдәшем. 

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин ярдәме белән мобилизацияләнүчеләргә хәләл ризык тарату һәм намаз бүлмәләрен булдыруда да актив катнашканнар. Эш үрнәкләре Татарстаннан читтә булган башка шәһәрләрдә дә таралган. 

- Рәхмәт сүзен ишетү рәхәт. Кемгәдер ярдәм итә алу – зур бәхет һәм без моны Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез. “Булыш” һәм “Ният” фондлары җитәкчеләре Ильяс Сәгъдиев белән Илнур Җиһаншин исеменнән безнең белән хезмәттәшлек иткән “Медина”, “Самса”, “Азу”, “Кыстыбый” кафелары хуҗаларына рәхмәт җиткерәбез, - ди Гөлнара.

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading