16+

«Аллаһка ышанам» дип әйтү генә җитәме? Иман һәм гамәл турында мөһим хакыйкать

Аллаһка ышану телебездә генә, күңелебездә генә булмыйча, аны эш-гамәлләребез белән дә раслау зарур.

«Аллаһка ышанам» дип әйтү генә җитәме? Иман һәм гамәл турында мөһим хакыйкать

Аллаһка ышану телебездә генә, күңелебездә генә булмыйча, аны эш-гамәлләребез белән дә раслау зарур.

Бу тормышта беребез дә дөньяви эшләргә җиңел карамыйбыз. Әйтик, мәктәптә белем алучы балабызга репетитор яки тренер эзләгәндә, без иң беренче очраган кешене сайламыйбыз. Безгә белемле, тәҗрибәле һәм шул ук вакытта күркәм холыклы белгеч кирәк. Шунлыктан, башта дус-ишләрдән сорашабыз, танышлардан белешәбез. Тапкач та, аның беренче дәресен күзәтәбез, ул бала белән ничек эш итә? Нәтиҗәсен күргәч кенә, аңа ышанып, хезмәт хакы түли башлыйбыз.

Әгәр дә арадан берәр дустыбыз: «Мин пылауны бик тәмле пешерәм», – дип әйтсә, без аның башта пешереп күрсәтүен көтәбез. Тәмләп карагач кына, дустыбызның аш-су остасы икәненә ышанабыз. 

Шушы ике мисалдан күренгәнчә, кешенең эшен күрмичә, аның сүзенә генә беркем дә ышанмый. Димәк, ышану өчен сүз генә җитми, гамәл һәм нәтиҗә кирәк.

Шул рәвешле эзлекле фикер йөртүне ни өчен без дин мәсьәләсендә дә кулланмыйбыз соң? Әгәр кеше: «Мин – иманлы, Аллаһка ышанам», – дип әйтә икән, ул бу сүзләрен гамәл белән дә расларга тиеш түгелмени? Биш вакыт намаз уку, рамазан аенда ураза тоту, гөнаһлардан тыелу, мәчеткә йөрү – болар барысы да иманның чагылышы.

Коръәнгә күз салсак, Раббыбыз иман белән бергә гамәлләрнең дә кирәклеген күп аятьләрдә ачык итеп әйтә: «Иман китереп, изге гамәлләр кылучыларны, алар өчен агачлары астыннан елгалар агып торган Җәннәт бакчалары белән сөендер…» (“Бәкара” сүрәсе, 25нче аять).
«Ә кем дә кем иманга килсә һәм изге гамәлләр кылса, алар Җәннәт әһелләре булырлар һәм анда мәңге калырлар» (“Бәкара” сүрәсе, 82нче аять).

«Иман китереп, изге гамәлләр кылучылар, намазны үтәүчеләр, зәкят бирүчеләр – Раббылары каршында әҗер-саваплы булырлар…» (“Бәкара” сүрәсе, 277нче аять).
«Иман китереп, изге гамәлләр кылучыларга Аллаһ әҗерләрен тулысынча бирер…» (“Әл-Гыймран” сүрәсе, 57нче аять).
«Әмма иман китереп һәм изге гамәлләр кылучыларга Ул әҗерләрен тулысынча бирер һәм Үз фазыйләтеннән тагын да арттырыр…» (“Ниса” сүрәсе, 173нче аять).

Мондый аятьләрне санап бетерү мөмкин түгел, чөнки Коръәндә иман һәм гамәл һәрвакыт бергә искә алына. Бу – динебезнең төп нигезләреннән берсе. Әмма ышану гына җитми, аны гамәл белән дә расларга кирәк.

Изге гамәлләрнең иң әһәмиятлесе – биш вакыт намаз. Шуңа күрә, чыннан да, Аллаһка ышансак, ул иман орлыгы бездә гамәл булып үсәргә тиеш. «Йөрәгем белән ышанам, шул җитә» дигән сүзләр еш кына үз-үзебезне алдау, ялкаулыгыбызны аклау гына ул. Гамәл белән ныгытылмаган коры сүз бернинди файда да китерми.

Мәхәббәттә дә шулай. «Мин сине яратам» дип кенә әйтеп, шул мәхәббәтне гамәлең белән расламасаң, ул буш сүзләр генә булып кала. Яраткан кешеңә игътибарлы булу, аның яраткан шөгыльләрен белү, аңа ярдәм итү – болар мәхәббәтнең дәлилләре.

Димәк, кем Аллаһка ышана, шул кеше Аның кушканнарын үтәргә тырыша. Бу –  табигый хәл. Чын иман һәрвакыт гамәл белән раслана. Имaн – ул сүз генә түгел, ә тормыш рәвеше. Әгәр кеше «мин ышанам» дип әйтеп тә, гыйбадәт кылмый икән, бу – аның үз-үзен алдавы. Чын мөселман ышана, гамәл кыла, Аллаһка якынаерга тырыша. Раббыбыз безгә динебезне дөрес аңлау белән аңларга, чын иман һәм изге гамәлләр насыйп итсен.

Раил Фәйзрахманов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading