16+

Рөстәм Миңнеханов ФСИН башлыгы белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов ФСИН башлыгы белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Яклар Татарстан белән ФСИН арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга кагылышлы мәсьәләләрне тикшерде. Аерым алганда, сүз республикадагы җинаять-башкарма системасын камилләштерү, учреждениеләрдә хокук тәртибен һәм законлылыкны тәэмин итү турында барды.

Аркадий Гостев Казанга БДБ илләре пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләре Советының XI утырышында катнашу өчен килгән. Утырышта дәүләтара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре карала һәм алдынгы тәҗрибә уртаклашыла.

Очрашуда шулай ук Россия ҖҮФХИнең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Һиалеев һәм Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading