16+

Ялларга 20 градуска кадәр җылытачак

Иртәгә, 11 сентябрьдә, Татарстан гидрометеорология үзәге алмашынучан болытлы һава фаразлый.

Иртәгә, 11 сентябрьдә, Татарстан гидрометеорология үзәге алмашынучан болытлы һава фаразлый.

Җитди явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, көндез 14 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+7, көндез һаваның максималь температурасы +18..+23 градус.
12 сентябрьдә аязучан болытлы һава. Кыска вакытлы яңгырлар. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метрга, урыны-урыны белән 14 метрга чаклы. Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+12, көндез иң югары температура +15..+20 градус.

13 сентябрьдә аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һаваның минималь температурасы +5..+10, көндез иң югары температура +15..+20 градус.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading