Бу җиһанда бар кылынган һәрнәрсә нинди дә булса билгеле бер максаттан кулланыла.
Ниндидер җиһаз яки берәр җайланма эшләп чыгармасыннар, аны һәрчак билгеле бер ният белән ясыйлар. Әйтик, кесәбездәге телефон сөйләшү, кешеләр бер-берсе белән элемтәдә булсын өчен ясалган. Әгәр аны чүкеч урынына кулланып чикләвек ватсак, чикләвек тә ватылмас, телефонга да зыян килер.
Динебездә дә шулай, һәрбер гыйбадәтнең максаты, бер хикмәте бар. Кеше шул әмерне үтәп яши икән, ул үзенең яратылыш максатын үтәгән була. Шуның белән күңелендә тынычлык та табачак.
Менә без хәзер ураза турында күп сөйләшәбез. «Уразага кердем әле», «Ифтар мәҗлесенә чакырганнар иде», «Ураза тот, сәламәт булырсың»... Әйе, чынлап та сәламәтлеккә уңай тәэсире бар уразаның. Табиблар да «ач тору авыру күзәнәкләрдән арынырга ярдәм итә, шлаклардан чистарта» диләр. Әмма уразаның хикмәте сәламәтлеккә ирешүдә генәме икән? Могҗизалы Коръән китабына күз салыйк әле. Раббыбыз әйтә: «Әй, иман китерүчеләр! Сезгә кадәр булган өммәтләргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз ителде. Бәлки сез тәкъва булырсыз («Бәкара» сүрәсе, 183нче аять)».
Аллаһы Тәгалә искәртә: «Бәлки сез тәкъва булырсыз», ураза тотып «тәкъвалыкка» ирешерсез, ди. Димәк, уразаның төп максаты ач торып сәламәт булу түгел, ә тәкъвалык дәрәҗәсенә ирешү икән. Ә нәрсә соң ул тәкъвалык?
Гарәп телендә «тәкъвалык» сүзенең мәгънәсе алдан чарасын күреп, нәрсәне дә булса булдырмау, кисәтү, саклану дигәнне аңлата. Ә ислам динендә «тәкъвалык» ул – Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, җәзасыннан саклану. Риваятьләрнең берсендә бәян ителгәнчә, Гомәр бине Хәттаб: «Тәкъвалыкның мәгънәсе ни?» – дип Өбәй бине Кәгъбтән сораган. Өбәй аның соравына каршы: «Чәнечкеләр белән тулган җирдән барганың бармы синең?» – дип сорау биргән. «Әлбәттә, бар», – дигән Гомәр. Өбәй соравын дәвам иткән: «Шулчакта син нишлисең»? «Җиң сызганып тырышам», — дигән Гомәр. «Синең менә шул тырышлыгың тәкъвалык була да инде», — дип сүзен тәмамлаган Өбәй.
Менә берничә ел элек пандемия кичердек, шул чирне йоктырмас өчен нишләдек? Саклану чараларын күрдек: өйгә кайткач кулны юдык, иммунитетны күтәрә торган үләннәр, тмин мае, дару эчтек. Ул вирусны күрмәсәк тә, тотып карап булмаса да, кешеләрнең ничек авырганнарын ишетеп, чирләмәс өчен, алдан ук булдыра алганча чарсын күрә башладык. Нәрсә этәрде безне шулай эшләргә? Авырып урын өстендә газапланып ятасы килмәү һәм аннан да мөһиме – исән калу теләге.
Тагын бер мисал китерик: кышка керер алдыннан машинабызның көпчәкләрен – кышкыларына, «шип»лы тәгәрмәчләргә алмаштырабыз. Нилектән шулай эшлибез? Нидән сакланабыз? Әлбәттә, юл һәлакәтеннән, машинаны җимерүдән, тән җәрәхәтләре алудан! Кыскасы, үзебезне төрле газаптан саклыйбыз.
Менә шуның шикелле, тәкъвалык та безне бу дөньяда да, ахыйрәттә дә Аллаһының газабыннан саклый. Кеше тәкъва булган саен, ул Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен күбрәк үти башлый, намазларын да вакыты керү белән укырга тырыша. Рамазан аен да гади ай кебек күңел ачып, уен-көлкедә үткәрми, уразага кереп, игелекле гамәлләр кылырга тырыша. Гөнаһларга килгәндә, булдыра алганча тыела, чит хатыннарны яки ирләрне күзләми, зина кылмый. «Ансыз яшәп булмый хәзер» дип, риба алырга банкка йөгерми. Барыбер белми, аңламый дип, чит кеше малын да үзләштерергә тырышмый...
Әмма кем шушы тәкъвалыкны югалта, аңа инде савапмы, гөнаһмы – бөтенесе дә барыбер була башлый. Аның исе дә китми, ләкин шул гөнаһлардан сакланмаганга күрә, аңа төрле сынаулар, бәла-казалар килә башлый. Ярый ла, бу дөнья вакытлыча гына булып, ул бәлаләргә дә түзә һәм үзебез дә үзгәрә алабыз. Әмма ахыйрәт бит мәңгелек, анда газап та мәңгелек булачак, үзгәрү, кире кайту мөмкинлеге дә булмаячак.
Димәк, тәкъвалык – Коръән хөкемнәрен үтәп яшәү, андагы кануннарга буйсыну. Ә без ияләнгәнчә, мин-минләнеп, «үзем дә беләм мин нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен» дип түгел, чөнки Раббыбыз Коръәндә болай дигән: «Сез сөймәгән нәрсә сезнең өчен хәерле булырга мөмкин, ә яраткан нәрсәгез, киресенчә, сезнең өчен яман булырга мөмкин. Моны Аллаһы белә, ә сез белмисез» («Бәкара» сүрәсе, 216нчы аять).
Җәннәткә дә бу дөньяда тәкъва булган кешеләр генә керәчәк, Раббыбыз ул хакта менә нәрсә әйткән: «Иман китерүчеләргә әйт, тәкъва булыгыз (Раббыгызның газабыннан сакланыгыз)! Дөньяда вакытта Аллаһыга итагать итеп, изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә ахирәттә җәннәт нигъмәтләре бардыр» («Зүмәра» сүрәсе, 10нчы аять). Икенче аятьтә исә болай диелә: «Сез Раббыгызның ярлыкавына һәм күкләр белән җир киңлегендә булган Җәннәткә ашыгыгыз. Ул тәкъва бәндәләр өчен әзерләнде» («Гыймран» сүрәсе, 133нче аять).
Аллаһы Тәгалә тәкъвалык ияләренең ялгышлыкларын гафу итәр һәм яхшыны яманнан аера белә торган сәләт бирер: «Әй, иман китерүчеләр! Әгәр дә сез Аллаһыга тәкъва булсагыз — Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан читләшсәгез, Ул сезгә хак белән батыйлны аера белү сәләтен бирер, гөнаһларыгызны юкка чыгарып, сезне ярлыкар. Аллаһы — олуг Фазыйләт Иясе, Үзе теләгән бәндәләренә төрле өстенлекләр бирүче» («Әнфәл» сүрәсе, 29нчы аять).
Раббыбызның догаларыбызга җавап бирүен һәм эшләребездә ярдәм итүен теләсәк, тәкъвалык кирәк, чөнки Ул тәкъва бәндәләр белән бергә: «Сез Аллаһыдан, җәзасыннан сакланып, куркып торыгыз һәм Аллаһының тәкъва бәндәләре белән бергә булуын белегез» («Бәкара» сүрәсе, 194нче аять).
Ризыгыбызның, малыбызның артуын теләсәк, хәл ителмәстәй тоелган нинди генә авырлыкка юлыксак та, чыгу юлын табар өчен дә тәкъвалык кирәк. «Берәү Аллаһыга карата тәкъва булса (гөнаһлы булудан сакланса), ул кешегә Аллаһы дөньяда һәм ахыйрәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар. Ул кешене Аллаһы уйламаган җирдән ризыкландырыр. Бер кеше үзен вә барча эшен Аллаһыга тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһы җитәдер. Дөреслектә, Аллаһы – Үзенең эшләрен җиренә җиткерүче, әлбәттә, Аллаһы һәрнәрсәгә чик үлчәү куйды» («Талак» сүрәсе, 2нче, 3нче аятьләр).
«Вакытның да, акчаның да бәрәкәте юк» дип зарланабыз. «Бернәрсәгә өлгереп булмый, көн уза да китә. Акча эшлибез, эшлибез, әмма ул һаман җитми, чыга гына бара» дип моң-зарыбызны белдерәбез. Сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? Чөнки намаз укымыйбыз, ураза тотмыйбыз. «Бөтенесе шулай яши» дип, рамазан аенда да уен-көлкене, күңел ачуны, рибаны, зинаны хәләлләштереп бетердек, бездән тәкъвалык тәмам югалды. Ә тәкъвалык бит ул бәрәкәт килүгә һәм Аллаһының безгә күп нигъмәт бирүенә зур бер сәбәп булып тора: «Әгәр шәһәрләр (бер җирлек) әһелләре пәйгамбәрләренә иман китерсәләр һәм кушканнарны үтәп, тыелганнардан тыелып, Аллаһы Тәгалә газабыннан саклану чараларын күреп, тәкъва булсалар, Без, һичшиксез, алар өчен күк һәм җир бәрәкәтләрен (нигъмәтләрен) ачар идек. Тик алар пәйгамбәрләренең әмерләрен ялганга чыгардылар. Шунда Без аларны, кәсеп иткәннәре (белә торып кылган гөнаһлары һәм пәйгамбәрләренә итагатьсез булганнары) өчен, газап биреп эләктердек» («Әгъраф» сүрәсе, 96нчы аять).
Тәкъва булмау сәбәпле, каты газап бирдек, ди Раббыбыз. Бу безне уйландырырга тиеш түгелме? Әгәр без үзгәрергә теләмәсәк, тәкъвалык юлына басмасак, безнең белән дә шундый ук хәл булырга мөмкин бит.
Ураза тоту да безне тәкъвалыкка юнәлтә. Чөнки ураза тотканда кеше харамнан гына түгел, ә хәләл ризыктан да тыелып, үзенең ихтыяр көчен ныгыта һәм тыелып кына калмый, ә игелекле һәм хәерле гамәлләрен арттыра. Мәчеткә намазларга йөри башлый, Коръән укырга тырыша, садака бирә. Чыннан да, Рамазан ае – тәкъвалыкны арттыра, иманыбызны ныгыта торган бик тәэсирле айларның берсе.
Шуңа да бу айны бозыклыктан тыелып, изге гамәлләребезне арттырып, тәкъвалык белән уздырып, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп әйләсә иде Раббыбыз. Әмиин!
«Кем дә кем Аллаһыга карата тәкъва булса (Аллаһыга гөнаһ кылудан сакланса), Аллаһы аның һәр эшендә җиңеллек бирер» («Талак» сүрәсе, 4нче сүрә).
Раил Фәйзрахманов
Комментарийлар