16+

«Аллаһыга рәхмәтле булырга тиешмен» дип, намазлыкка басабызмы?

Һәрбер мөселман кешесе өмет белән яши. Нинди генә сынау килмәсен, аны өмет яшәтә. Авырлык килсә дә, иртәме-соңмы барысы да үтәр, җайланыр, дип өмет итә ул.

«Аллаһыга рәхмәтле булырга тиешмен» дип, намазлыкка басабызмы?

Һәрбер мөселман кешесе өмет белән яши. Нинди генә сынау килмәсен, аны өмет яшәтә. Авырлык килсә дә, иртәме-соңмы барысы да үтәр, җайланыр, дип өмет итә ул.

Һәрбер мөселман кешесе өмет белән яши. Нинди генә сынау килмәсен, аны өмет яшәтә. Авырлык килсә дә, иртәме-соңмы барысы да үтәр, җайланыр, дип өмет итә ул. Әйе, чыннан да, динебез Аллаһыдан яхшысын өмет итәргә өнди, тормышка ышаныч белән карарга куша. Әмма монда бер мөһим мәсьәлә бар: үзебез өмет иткән нәрсәгә ирешер өчен аны тормышка ашыруда булыша торган дөрес сәбәпләрне куллана белергә тиешбез. 

Әйтик, кайсыбыз гына күп итеп акча эшләргә  өметләнми икән?! Әгәр дә аңа ирешү өчен бернәрсә дә үзгәртмәсәк – ияләнгән эшне югалтудан куркып, аны күбрәк хезмәт хакы түләнә торган башка эшкә алыштырмасак яки яңа һөнәр үзләштермәсәк, бу өметебез буш хыял гына булып калачак. Ә өметнең чынга ашуы – сәбәпләр кылу һәм яңа үзгәрешләр аша гына була ала. 

Без күп вакытта, өмет белән хыялны буташтырып,  үз-үзебезне дә, тирә-яктагыларны да алдалап ятабыз. «Мин – мөселман, минем җәннәткә керәсем килә», – дип яшибез һәм җәннәтле булырга өметләнәбез. Әмма, Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, җәннәтле булу өметебез аклансын өчен, һичнинди сәбәп кылмыйбыз.
Раббыбыз Коръәндә дә әйтә: «Дөреслектә, иман китерүчеләр, һиҗрәт кылучылар һәм Аллаһ юлында көрәшүчеләр – болар барысы да Аллаһ рәхмәтен өмет итүчеләр. Аллаһ – гөнаһларны Кичерүче һәм Рәхимле » («Бәкара» сүрәсе, 218нче аять).

Әлеге аятьтә Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, гөнаһлары гафу ителеп, җәннәткә керүне өмет итә алучыларның гамәлләре хакында әйтелә. Иң беренче «иман китерүчеләр» диелә. Үз-үзебезгә сорау бирик әле: ә иманның нәрсә икәнлеген беләбезме; белмәсәк, белергә тырышабызмы? Аның нинди нигезләре бар? Нинди гамәлләр иманыбызны боза, кайсылары арттыра – ул хакта беләбезме?

Аятьтә «һиҗрәт кылучылар» диелә, ә нәрсә соң ул һиҗрәт һәм кайсы вакытта фарыз була? Ул хакта беләбезме? «Аллаһ юлында көрәшүчеләр» телгә алына, ә без нәфесебезгә каршы көрәшәбезме? Намаз укыйсы килмәсә дә, нәфесне, ялкаулыкны җиңеп, «Аллаһыга рәхмәтле булырга тиешмен» дип, намазлыкка басабызмы? Аллаһы юлында Раббыбыз биргән малны мохтаҗлар белән бүлешәбезме, саран нәфесне юмартландыру юлында тиешле көрәшне алып барабызмы!? Җәннәткә өметләнеп тә, аңа ирешү өчен дөрес сәбәпләр кулланабызмы яисә буш хыяллар белән генә яши бирәбезме?

Хыялларга гына күмелеп алдаланмыйк, кардәшләр. Эшләмичә генә акча килмәгән кебек, иман китермичә, игелекләр кылмыйча гына җәннәтле булып  булмый шул.

Раил Фәйзрахманов
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

21

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading