Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: «Кем рамазан аенда һәм аннан соң шәүвәл аеның алты көнендә ураза тотса, ел буе бер туктамый ураза тоткан кебек, ягъни әҗере ел буенча ураза тоткан кебек булыр», – диелә.
Шәүвәл ае уразасы үзенчәлекләре турында без “Мәрҗани” мәчете имамы Мансур хәзрәт Мифтяхов белән сөйләштек.
– Хәзрәт, хәдискә аңлатма кертсәгез иде. Ни рәвешле ул бер ел тоткан кебек булып чыга?
– Рамазан аенда һәр изге гамәл өчен ун әҗер-савап языла. Бер ай ураза тоткач, өч йөз көн чыга, бу ун ай ураза тоткан кебек була. Ә шәүвәлдә алты көн тоткан уразаның әҗер-савабы алтмыш булып, ике айныкына туры килә. Бергә кушкач, унике ай килеп чыга, ягъни бер еллык әҗер-савап хасил була.
– Бу уразаны ай кергәч үк тота башларга буламы?
– Шәүвәлнең беренче көнендә ураза гаетен билгеләп узачакбыз. Шуннан соң икенче көнне тота башларга ярый. Ул – сөннәт ураза, ягъни аны тотсаң саваплы буласың, тотмасаң – гөнаһы юк. Ә инде рамазан ае – фарыз гамәл.
– Шәүвәл уразасын рәттән тотаргамы, әллә ай дәвамындамы?
– Үзеңә ничек җайлы, шулай. Аерым шартлары юк. Тик шунысы бар: җомга көнне нәфел, сөннәт уразаларын аерым тоту хупланмый, чөнки җомга ул мөселманнар өчен иң олуг көн. Аңа хөрмәтсезлек күрсәтү булмасын өчен, сөннәт уразасын бу көнне тотмаска кирәк.
– Рамазан аенда казага калынганнары булса, баштан кайсын тотарга?
– Әйткәнемчә, рамазан ае уразасы фарыз һәм иң беренче чиратта аны тоту хәерле. Башта өстебездән шул фарыз бурычны төшерергә тиешбез. Шуннан соң шәүвәл уразасына керә аласыз. Киресенчә, башта шәүвәл уразасын тотам дисәгез, алай да ярый, бу тыелмый. Әмма шуны истән чыграмаска кирәк: бер ел ураза тоткан әҗер-савапка ирешәсебез килсә, фарыз уразабыз утыз көнгә тулып бетәргә тиеш.
– Билгеле бер сәбәпләр белән рамазан ае уразасын казага калдырырга рөхсәт ителә, ә шәүвәлнекен?
– Ул очракта инде шәүвәл уразасы булып саналмый. Ә бу айда аның әҗерләре күп. Рамазан аендагы утыз көннән кала, тагын бер көн тотылган ураза өчен Аллаһы Тәгалә ул кешенең кырык көнлек гөнаһын ярлыкар һәм кыямәт көнендә гамәл дәфтәрен уң ягыннан тапшырыр. Икенче көн өчен җитмеш тапкыр хаҗга бару савабын бирер диелә. Өченче көнгә – ике йөз шәһит савабы языла һәм аның каберенә һәр көн йөз фәрештә зиярәт кылыр, кыямәт көненәчә аңа изгелекләр язылып барылыр ди. Дүртенче көнгә – кешенең җитмеш дөнья һәм ахыйрәт хаҗәтләрен үтәр. Бу кеше өчен һәр көнне җитмеш мең фәрештә мәгъфирәт, ягъни аның гөнаһын ярлыка дип дога кылып торырлар. Бишенче көн өчен – Аллаһы Тәгалә аның догасын кабул итәр һәм кабер газабыннан котылыр, кыямәт көнендә йөзе нурлы булыр. Алтынчы көн өчен – алтмыш ел ураза тоту савабы бирелер һәм шушы көннәрдә якты дөньядан китсә, шәһит булып китәр ди. Шуңа да бу мөбарәк айны ураза тотып, гыйбадәтләр кылып үткәрергә омтылыйк.
Шәүвәл ае уразасы нияте һәм догасы
Сәхәр ашап бетергәч, шәүвәл ае уразасына ният кылына:
«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри шәүвәл минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
«Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен шәүвәл аеның уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр».
Авыз ачканнан соң:
«Аллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү».
«Йа Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен сөннәт ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йа Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл».
Фото: http://dumrt.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар