16+

“Җәннәттә күрешергә насыйп булсын” дип дога кылыйк

Пәйгамбәр булып билгеләнгән кешеләрнең пәйгамбәрлеген раслар өчен Аллаһы Тәгалә аларга могҗизалар кылу мөмкинлеге биргән.

“Җәннәттә күрешергә насыйп булсын” дип дога кылыйк

Пәйгамбәр булып билгеләнгән кешеләрнең пәйгамбәрлеген раслар өчен Аллаһы Тәгалә аларга могҗизалар кылу мөмкинлеге биргән.

Мәсәлән, Ибраһим гәләйһиссәләм утта янмаган, Гайсә гәләйһиссәләм су өстеннән йөри алган, Салих гәләйһиссәләм таш кыядан кызыл дөя чыгарган, Муса гәләйһиссәләмнең таягы зур, дәһшәтле еланга әверелгән һәм башкалар. Дөньядагы иң бай кеше буларак танылган Сөләйман гәләйһиссәләм исә кошлар һәм башка җәнлекләр телен аңлаган, җеннәр өстеннән хакимлек иткән, җил белән идарә иткән... Аның соңгы могҗизасы белән бәйле бер кызыклы риваять бар.

Бервакыт Сөләйман гәләйһиссәләм сохбәтендә (дустанә әңгәмәсендә) кешеләргә вәгазь-нәсыйхәт сөйләп торган чакта алар янына бер таныш булган  зат килеп баса һәм  тыңлаучыларның берсенә йөрәкләрне өшетерлек дәһшәтле караш илә зур дикъкать белән карап тора. Шулай аптырап, хәтта гаҗәпләнеп карап торганнан соң, сәер кыяфәтле шушы зат китеп бара. Шуннан соң теге тыңлаучының күңелен хафалану хисе биләп ала. Агарынган, калтырап торган бу кеше пәйгамбәргә дәшеп: “Бу кем иде?” – дип сорый. Сөләйман гәләйһиссәләм: “Бу Үлем фәрештәсе иде”, – дип җавап биргәч, куркуга төшкән бәндә хәвефләнеп әйтә:

– Ул миңа байтак кына күзен алмыйча да коточкыч шомлы итеп карап торды, мин бик куркам, ул монда тагын килер дип борчылам...

– Мин ни эшлим соң, сиңа ничек ярдәм итим? – ди пәйгамбәр.

– Мине аннан коткар!

– Ничек?..

– Җилгә мине Индия дәүләтенең иң ерак почмагына илтеп куярга әмер бирсәң иде.

Ризалашып, Сөләйман гәләйһиссәләм җилгә шуны әмер итә һәм җил, бер каршылыксыз буйсынып, пәйгамбәр фәрманын үти.

Күпмедер вакыт үткәч, Үлем фәрештәсе яңадан килә, һәм бу юлы пәйгамбәр, кызыксынып, аннан теге ир кешегә шулай текәлеп карап торуының сәбәбен сорый. Үлем фәрештәсе аңа болай җавап бирә:

– Бу бәндәне биредә күргәч, гаҗәпләндем, чөнки Аллаһы Тәгалә миңа аның җанын биш минуттан Һиндстанда алырга боерды. Үзем шунда юнәлдем, әмма бу кеше биш минут эчендә Һиндстанга кадәр ничек барып җитәр икән дип нык аптыраган идем. Шуңа күрә аңа шулай шаккатып карап тордым да инде...  

  • Бу дөньяга беркем дә мәңгегә килмәгән. Аллаһның әмере белән киләбез, Аның әмере белән китәбез... Коръәндә, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм хәдисләрендә аңлатылганча, һәр Адәм баласының яшәү вакыты һәм бу дөньядан китү мизгеле һәм урыны билгеләнгән. “Фәлән вакытта, фәлән җиргә бармаган булса, исән калыр иде” дип әйтү дә динебез мәсләгенә туры килми. Чөнки Адәм баласының ашыйсы ризыгы, сулыйсы һавасы бетсә, аның кайда булуына карамастан, Үлем фәрештәсе килеп җанын алачак.  

Тулаем алганда, үлем мәсьәләсе ул шактый авыр мәсьәлә, әмма дин белән яшәгән һәм бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә карамагында булуына инанган кешегә барыбер җиңелрәк була. Чөнки иман ияләре яхшы белә: кеше үлде дә бетте түгел. Үлем ул кечкенә бүлмәдән зурысына күчерә торган бер бусага кебек. Шуңа күрә безгә үлемне дөрес итеп кабул итәргә кирәк: кешегә бу җирдә калып торасымы, әллә Аллаһ хозурына күчәсеме – Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Үзе хәл итсен. Иң мөһиме шунысын аңлау: без бу дөньяга вакытлыча килдек, ә безнең чын яшәвебез – ахирәттә. Мәсьәлә асылы тик шунда: мәңгелек ахирәт тормышында Җәннәттә булачаксыңмы син, Җәһәннәмдәме...

Безнең әби-бабайларыбыз вафат булганнар белән "Җәннәттә күрешергә язсын” дип хушлашканнар. Шуңа күрә якыннарыбызны, яраткан кешеләребезне соңгы юлга озатканда, “җәннәттә күрешергә насыйп булсын” дип дога кылыйк һәм Аллаһның Рәхмәтеннән өметебезне өзмик.

Ришат хәзрәт Курамшин

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

21

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading