16+

Әти-әни кылган гөнаһ балаларга зыян саламы?

“Шундый соравым бар иде: балага әти-әни гөнаһлары төшә аламы, мәсәлән, авыру яки уңышсызлык буларак? Динебездә мондый нәрсә бармы?” Алия.

Әти-әни кылган гөнаһ балаларга зыян саламы?

“Шундый соравым бар иде: балага әти-әни гөнаһлары төшә аламы, мәсәлән, авыру яки уңышсызлык буларак? Динебездә мондый нәрсә бармы?” Алия.

Бисмилләһиррахмәәниррахим. Иң элек шуны билгеләп үтәргә кирәктер: ислам дине буенча һәр кеше үз гамәлләре өчен фәкать үзе генә җаваплы. Әти-әни кылган гөнаһ балаларга язылмый һәм алар (балалар) Кыямәт көнендә әти-әнисенең гөнаһлары өчен җавап бирми. Ләкин әти-әниләрнең гөнаһлы гамәлләре балаларына начар тәэсир ясарга, хәтта баланың бәхетсезлегенә китерергә мөмкин. Алар кылган гөнаһлар балага ничек тәэсир итәргә мөмкин соң? Берничә мисал китерик.

Ислам дине буенча хәмер эчү зур гөнаһ булып санала. Кеше исертә торган эчемлек кулланса, галимнәр раслаганча, шушы хәрам матдә тәннән тулысынча чыгып бетсен өчен 40 көн вакыт кирәк икән. Шушы арада хатын-кыз хәмер кулланган ирдән балага узса, киләчәктә бу хәл баланың үсешенә – сәләмәтлегенә, акылына һәм җанына зыян салмыйча калмый. Әгәр бала тугач та гаиләдә хәмер куллану дәвам ителсә, бу өйдәге яхшы, нурлы аураны җимереп, балаларның тәрбиясенә (әдәбенә, үз-үзен тотышына) бик начар йогынты ясап торачак. Нәтиҗәдә андый гаиләдә үскән бала тора-бара үзе дә начарлыклар эшли башлаячак һәм әти-әнисен борчып, хәсрәт утында януларына бер сәбәп булачак (чыннан да, бик еш шулай була – үз балаларының аяныч хәленә карап, әти-әнисе газаплана).

Гаиләдә ризык мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелергә тиеш. Исерткеч эчемлекләр кулланмаган очракта да, әгәр ашауда “хәрам-хәләл” төшенчәләре исәпкә алынмаса һәм мөселманча чалынмаган малның ите яки хәләл булмаган колбасалар, котлет-сосискалар һәм башка шундый ашамлыклар балаларга бирелсә, шушы ризык аларның гәүдәләрендә “хәрам” матдә буларак җыелачак. Ышанычлы чыганаклардан билгеле булганча, тәндә җыелган хәрам баланың бәдәни һәм рухи сәламәтлегенә зыян салып, төрле авырулар китереп чыгарачак һәм күңелен дә каралтып, киләчәктә баланы гөнаһлы гамәлләр эшләргә этәреп торачак. Менә бу – әти-әнинең ваемсызлыгы, кылган гөнаһы аркасында балага төшкән авырлыкның тагын бер мисалы.

Тормышыбызда еш очрый торган тагын бер тискәре күренеш турында да әйтеп узарга кирәктер. Әгәр гаиләдәге аралашуда балалар янында сүгенү сүзләре кулланылса, бу да аларның күңелләре пычрануына һәм киләчәктә гөнаһлы гамәлләр кылуларына китерәчәк. Хәзерге заман белгечләре сүзләрнең кеше геннарына йогынты ясаганын раслаган. Бу темага хәтта диссертацияләр язылган. Фән галимнәре раслаганча, сүгенү сүзләре баланың нәсел ДНКкасына зур зыян китерә: хромосомалар бөгелеп, хәтта өзелеп, геннар урыннарын алыштыра, нәтиҗәдә ДНК табигый булмаган программалар эшләп чыгара башлый. Шушы бозылган программаны кабул итеп, үсеп килүче бала үзе дә сүгенә, тәртипне боза, сүзне тыңламый башлап, начар юлга баса. Моннан ата-аналар да зыян күрә, соңрак алар, гадәттә: “Без бит аны начарлык эшләргә өйрәтмәдек”, – дип аптырый, ә моның сәбәбе чынлыкта аларның яшь вакыттагы “пычрак” сөйләменә тоташкан була.

Балаларга бик зур зыян сала торган тагын бер нәрсә ул – кайбер ир-егетләрнең (һәм кызганычка, хатын-кызларның да) зина кылу гамәленә җиңел караулары. Шушы “җиңел” караш аркасында күпләр никахларына хыянәт итеп, “сөяркә” табуны максат итеп куя, һәм максатына ирешкәч, үзен бик тә “бәхетле” тоеп, сөенеп йөри. Асылда исә ул “зина” дип атала торган бик куркыныч гөнаһ. Коръәндә дә, хәдисләрдә дә бу гөнаһтан аеруча сакланырга кушкан әмер-нәсыйхәтләр бар. Шул нәсыйхәтләргә колак салмаучыларны исә Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай кисәтә: “Зина ул – “әҗәт”. Кем шундый “әҗәтне” өстенә алса, үз баласы белән түләячәк”. Шушы хәдис эчтәлеген болай аңларга кирәк: әгәр кеше никахтан тыш җенси мөнәсәбәткә кереп зина кылса, киләчәктә аның баласы белән дә кемдер зина кылачак һәм ул шулай “әҗәт түләячәк”. Бу да әти-әнинең ваемсызлыгы, нәфесенә хуҗа була алмавы аркасында балага төшкән хәсрәтнең тагын бер мисалы.

Инде нишләргә? Наданлык-җәһиллек, яшьлек җүләрлеге, шәйтан вәсвәсәләре нәтиҗәсендә гөнаһлар эшләнгән икән, иң беренчедән шушы начар гамәлләр өчен Аллаһтан гафу үтенергә кирәк. Бер хәдистә хәбәр ителгәнчә, барлык кешеләр хаталана, ялгыша, ләкин хата-гөнаһ кылучыларның иң хәерлесе – ихластан тәүбә итүчедер. Күңелгә җыелып баручы гөнаһ “таплары” тәүбә белән “юылмаса”, шул кара таплар күңелне тулысынча каплап бетерергә мөмкин. Ә күңеле шулай каралып беткән кеше үзен дә, якыннарын да Җәһәннәмгә таба юнәлтер...

Үзенең һәм балаларының киләчәген, бу дөньядагы һәм ахирәттәге тормышын кайгырткан кеше шушы мәсьәләдә ваемсыз булырга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә барчабызга да моны аңларга һәм Үзе кушканча яшәргә насыйп итсен. 

Җавапны Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading