16+

Авылда ир заты булганда, хатын-кызга мал чалырга ярамый

Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга Мөдәррис хәзрәт Гыймранов җавап бирә.

Авылда ир заты булганда, хатын-кызга мал чалырга ярамый

Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга Мөдәррис хәзрәт Гыймранов җавап бирә.

– “Иртәнге намаз вакыты җиткәч, кайвакыт колагыма әйтеп уяталар. Кем уята икән мине?” дип кызыксына бер укучыбыз.
– “Рәгыд” (“Күк Күкрәү”) сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Вә һәр кешенең алдында вә артында Аллаһ әмере белән язып баручы фәрештәләр бар, һәм алар кешеләрне сакларлар”, – ди. “Каф” сүрәсенең 27 аятендә исә: “Газапка салынган кешенең юлдаш шайтаны әйтер: “Ий Раббыбыз, ул кешене мин аздырмадым, ләкин ул үзе хактан ерак адашкан иде”, – диелә. Әлеге аятьләрдән күренгәнчә, адәм баласы туудан алып үлгәнчегә кадәр ялгызы булмый. Аның янәшәсендә шул ук фәрештәләр дә, шайтан да яши. Әйтик, Гомәр радыйаллаһуның шайтаны, хуҗасының тәкъвалыгыннан куркып, юлның икенче ягыннан йөргәнлеге билгеле. Кешенең иманы ныграк булган саен, аның сакчы фәрештәләре дә көчлерәк була. Иртәнге намазга дәшеп уятуны мин шәхсән фәрештәләр эше дип уйлыйм.

– “Бер елны бер гаиләдә ике никах укытырга ярыймы?” дип шикләнеп сораучы да бар.
– Әлбәттә, ярый. Ике пар, өч пар никах укытса да бернинди проблема юк.

– Тагын бер укучыбыз “мөселман кешесенә муенса тагарга рөхсәтме икән?” дип сорады.
– Муенса тагуда бер начарлык та юк. Әмма да ләкин ирләргә алтыннан эшләнгән зәркән эшләнмәләр тагу тыела. Пәйгамбәребез мөселман ир-атына алтын эшләнмәләрне һәм ефәк киемне тыйды. Хәзерге заман галимнәре фән ярдәмендә дә аларның ирлек көченә зыяны барлыгын ачыклады. Хатын-кызларга алтын да, ефәк тә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта муенга тагып йөри торган бөти дә бар. Аңа карата галимнәрдә ике төрле караш: берләре аны тыя, икенчеләре рөхсәт итә. Әгәр дә кеше шул бөтине үзен саклый дип ышана   икән, бу дөрес түгел. Безнең яклаучыбыз һәм саклаучыбыз фәкать Аллаһы Тәгалә. Әгәр дә инде бөтигә дога сүзләре язылган булса, аның белән бәдрәфкә керү дә тыела.  

– “Ашаганнан соң өстәлнең дүрт почмагындагы дүрт фәрештәнең исемен әйтеп дога укырга кирәк, диләр. Ул нинди дога һәм аны укырга кирәкме?”
– Ашаганнан соң без үзебезне тукландырган Аллаһка рәхмәт йөзеннән Пәйгамбәребез сөннәтеннән килгән доганы укыйбыз: “Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә үә сәкаанәә үә җәгаләнәә минәл мүслимиин. Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин”. (Аллаһыга мактау булсын. Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы – Аллаһыга). Пәйгамбәребез әйтүенчә, әгәр дә Аллаһ колы “Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин” дисә, ул Аллаһ Тәгалә биргән бөтен байлык-нигъмәткә шөкер иткән булыр. Икенче бер хәдистә, Аллаһ ашап куйгач та “әлхәмдүлилләһ” дип әйткән колын ярата, диелә. Ә инде дүрт фәрештәнең исемен әйтеп дога кылу дөрес түгел.  

– “Кабер янында “Фатих”, “Әлхәм”, “Ихлас” сүрәләрен укырга ярыймы? Озын догаларны әле укый алмыйм”.
– Пәйгамбәребез, дөнья ләззәтләрен оныттыручы үлемне искә төшерегез, дип әйтә. Зиратка барып, якыннарыңның рухына дога кылу хәерле гамәл санала. Сез әйткән сүрәләрне уку дөрес була.

– “Намаз укый башлыйсым килә, ләкин безнең фатирда эт яши. Миңа нишләргә икән?” дип тә борчылалар.
– Чынлап та, шәригатебездә этнең селәгәе нәҗес санала. Иң беренче чиратта этне кая да булса урнаштыру җаен краагыз. Мондый мөмкинлек булмаса да, эт намаз уку өчен киртә булып торырга тиеш түгел. Бер бүлмәне яки урынны эт селәгәе тимәслек итеп аерып куярга кирәк.    

– “Ялланып эшләғән эшчеләремә корбан итен салып аш пешереп бирә аламмы? Ашаткан өчен акча тотып калмыйм. Бушлай, рәхмәт йөзеннән ашатам”.
– Корбан чалу ваҗиб булса, аның итен тарату сөннәт санала. Корбан итеннән пешерелгән аш ашату савап кына.   

– “Бер якын кешемә Коръән тутырып бүләк иткән идем. Ул миңа сәдака җибәрде. Бүләккә сәдака алырга ярыймы икән?”
– Бу гамәлдә бераз гына аңлашылмый торган әйбер бар. Монда сүз Коръәнне сатып алып, аны хәтем кылып бүләк итү турында барамы икән? Нинди максат һәм нпяттән эшләнә ул? Коръән чыгып багышлау аңлашыла. Әмма Коръәнне сатып алып, аны укып чыгып, хәтем кылып, башка кешегә бирүдә бернинди хәсият юк. Кайбер җирлектә Коръән алып, аны хәтем кылалар да кире сатуга куялар дип ишеткәнем бар. Янәсе, кеше шуны сатып алып багышлый икән. Сорауны аңлаган булсам, бу бөтенләй ярамаган гамәл.     

– “Ураза тотасым килә, нинди ният әйтергә кирәк. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип кенә әйтергәме? Ул гөнаһ булмыймы?” Хәзрәт, монда сүз, мөгаен, нәфел уразасы турында барадыр.
– Ураза бик күп савапка ия гыйбадәт. Аллаһы Тәгалә, аның өчен әҗерне Үзем бирермен, ди. Коръән укыган өчен бер хәрефкә ун савап языласын без беләбез. Ә ураза өчен безгә мәгълүм түгел, чөнки ул – бәндә белән Аллаһ арасындагы яшерен гыйбадәт. Кешенең намаз укыганын, сәдака биргәнен без күрә алабыз. Кешенең уразадамы икәнен белеп булмый. Пәйгамбәребез һәр атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбесендә ураза тоткан. Нияткә килгәндә, Раббым, таң атканнан кояш баеганчыга кадәр ният кылдым нәфел уразасын тотарга дип әйтергә кирәк.   

– “Диндә мәет белән саубуллашырга бару хуплана дип беләм. Ул фарызмы, сөннәтме? Моның өчен әҗер-савап та аласыңмы? Мәетне зиратка кадәр озатып бару мәҗбүриме?”
– Бу сорауга кыскача гына җавап биргәндә, Рәсүлебез әйтүенчә, җеназа намазында катнашкан, мәетне зиратка күтәреп алып барган өчен нинди зур әҗергә ия булуын белсәгез, үрмәләп булса да барыр идегез, ди. Якын кешесен югалтканнарның кайгысын уртаклашу, ярдәм кулы сузу, мәет белән хушлашырга бару сөннәт һәм хәерле гамәл.       

– “Җомга көн белән котлап открыткалар җибәрәләр, аларга җавап бирмәсәң гөнаһ буламы?”
– Гөнаһы юк, тик әссәламегаләйкем дип язган кешегә  вәгаләйкем-әссәлам дип җавап кайтаррыга кирәк.

– “Өйдә җиде Коръән торырга тиеш, диләр. Моңа дәлилләр бармы?”
– Моның бернинди дә дәлиле юк. Рәсүлебез, динне авырайтмагыз, дигән. Әгәр дә өйдә Коръән бар икән, аны укырга тырышыгыз. “Бәкара” сүрәсен укыгыз, өйләрегезне каберлеккә әйләндермәгез, дигән хәдис-шәриф бар. Икенче бер хәдистә, “Бәкара” сүрәсе укылган йортка өч көн һәм өч төн явызлык кермәс, диелә.    
– “Авылларда ир-атлар бик аз калып бара. Тавык-казларны хатын-кыз чала аламы?”
– Аз калды, бөтенләй бетте димәгәннәр бит. Авылда ир заты булганда, хатын-кызга мал чалырга ярамый.

– “Ни өчен кыз бала әнисеннән гөл алып китәргә тиеш түгел?”
– Сорамыйча алырга тиеш түгел, әлбәттә. Монысы – шаяру. Әмма бу ырым гына.  

– “Тавыкны канат очы хәрам, имеш”.
– Аллаһ Тәгалә Үзенең китабында хәләлне дә, хәрамны да аерым билгеләп әйткән. Бисмилла дип әйтеп чалынган икән, нәҗес әйберләреннән кала барысын да ашарга ярый. 

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

24

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әс-Сәләәмү гәләйкүм! "Бисмилла" дип әйтеп чалынган икән - бу хәләл дигән сүз түгел! Чалганда "БимиЛләәһ" дип, "БисмиЛләәһи, АЛЛААҺү Әкбәр!" дип әйтелсә - бу хәләл!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэерле концерт ,кадерле миллэттэшлэр! Бик ЗУР рэхмэт безнен кузебезне "ачканыгыз " очен. Шундый кирэкле рубрика алып барасыз. Алда да сезне куреп-ишетэ алырга, гамэллэрне башкара алырга Аллахы тэгалэ ярдэм итсэ иде!!! Унышлар сезгэ!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллаһның рәхмәтләре булсын җавапларыгызга?❤️?"Фатирда эт тоту" бүлеге белән килешәсем килми?мөселман кешесенең өендә, фатирында эт бөтенләй дә торырга тиеш түгел?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Фатирда эт тоту булеге мине дэ кызыксындырды. Иптэш хатыны нын этлэре бар. Карт инде ул. Эйдэ намазлар ойрэнэ без дигэч, ойдэ этем бар. Дорес тугел дип жавап бирде. Эменэ мондагы жавап ны укыгач, этне киртэ итеп куймаска кирэк дип анладым. Экренлэп я берэрсе алып китэр. Жан иясе бит инде ул, кая куярсын аны?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Әс-Сәләәмү гәләйкүм! "Бисмилла" дигән сүз ЮК! "Бисмилла" әйтеп чалынган икән - бу хәләл дигән сүз түгел! Чалганда "БимиЛләәһ" дип, "АЛЛАҺ исеме белән" дип, "БисмиЛләәһи, АЛЛААҺү Әкбәр!" дип әйтелсә - бу хәләл!!!

            Мөһим

            loading