Бүгенге сәхифәбездә “Мәрҗани” мәчете имамы Ансар әзрәт Мифтяхов белән балага исем кушу шартлары турында сөйләштек.
- Хәзрәт, балага исем кушканда, әти-әнисе арасында фикер каршылыгы килеп чыкканда нишләргә?
- Бала туу гаиләдә бик зур сөенеч. Һәм әти-әни алдында торган төп бурычларның берсе - сабыйга мәгънәле исем кушу. Әтисе - бер, әнисе икенче төрле исем кушу ягында икән, монда аларның мәгънәләренә карарга киңәш итәбез. Кайсының мәгънәсе матуррак – шунысын сайларга. Аллаһ Илчесе үзенең бер хәдисендә: “Кыямәт көнендә сез үзегезнең һәм әтиләрегезнең исемнәре белән чакырылачаксыз. Балаларыгызга мәгънәле исем кушыгыз”, - ди.
- Исем кушарга килгән хәзрәт теге яки бу исемне кушудан баш тарта аламы?
- Балага исем сайлаганда, аның мәгънәсенә игътибар итәргә кирәк, дидек. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бала тугач, аңа яхшы, мәгънәле исем кушыгыз, гыйлем өйрәтегез һәм үсеп җиткәч өйләндерегез”, - ди. Әгәр дә инде исемнең мәгънәсе дин буенча рөхсәт ителмәгән булса, хәзрәт аны кушудан баш тартып, башка бер исем тәкъдим итә ала. Исемнәрнең мәгънәләре турында китаплар да, интернетта мәгълүмат та бик күп. Алдан ук карап, матур яңгырашлы мәгънәле исем сайларга була. Аның баланың тормышына да йогынты ясавы турында онытмасак иде. Күпләребез белүенчә, суның кристалларын тикшергән бер галим, суга нинди мәгълүмати йогынты ясалуына карап, кристалларның төрле булуын ачыклаган. Матур сүзләр белән эндәшеп торганда, алардан симметрик формадагы матур бизәкләр барлыкка килгән, тискәре сүзләр әйтеп торган су кристалларыннан тигезсез, ямьсез бизәкләр ясалган. Кешенең 80 процент судан торуын истә тотканда, күркәм исеме белән эндәшкәндә, аның холкына да, яшәвенә дә уңай йогынты ясавын чамалавы кыен түгел.
- Балага ничәнче көнне исем кушарга киңәш ителә?
- Никадәр иртәрәк кушылса, шулай яхшырак. Соңрак кушылса да зыяны юк. Әмма җиде көнгә кадәр кушу - иң хәерлесе. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бала тугач та, үзенә шайтан кагылудан елап җибәрә. Газиз әти-әнием, кешеләр, сез мине бу күңелсез зат карамагында калдырмагыз, дип елый ул”, - ди. Шуңа да азан һәм камәт әйтеп исем кушарга ашыгырга кирәк. Шайтан, азанны ишетеп, бала яныннан качып китәр ди. Исемне никадәр иртәрәк кушсак, шайтанны шулкадәр тизрәк куабыз булып чыга.
- Колагына исемне хәзрәт әйтү мәҗбүриме?
- Мәҗбүри түгел. Исемне баланың әтисе дә, бабасы яки башка бер ир кеше дә куша ала.
- Динебездә исемне үзгәртү рөхсәт ителәме?
- Теге яки бу сәбәп белән исемнәрен яңа мәгънәле исемгә алыштыручылар бар һәм бу рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына бер кеше килә дә, ул аннан, исемең ничек, дип сорый. Теге кеше: “Хәзин”, - дигәч, “Бу исем авырлык, күңелсезлек дигәнне аңлата. Аны Сәхел дип үзгәрт, ул җиңеллек дигәнне аңлата”, - ди. Хәзин исә, әтием кушкан исем, дип үзгәртми. Соңрак якыннары Пәйгамбәребезгә, ул исән чагында безнең тирәдә гел борчу-күңелсезлекләр булды, диләр. Чиреннән котыла алмаган, гел уңышсызлыкларга дучар булган кешеләр арасында яңа исем кушуны сорап килүчеләр чынлап та бар.
- Дингә килгән кешеләр арасында да исемнәрен үзгәртүчеләр шактый кебек.
- Андыйлар да бар. Үз исемнәренең мәгънәсен өйрәнеп, шәригатебез кушкан исемнәр белән кызыксынып китәләр дә, мәгънәлерәген сайлап куштыралар.
- Бер нәселдә бер үк исем кушылганда, бала бәхетсез була дигән сүз каян килеп чыккан?
- Динебездә андый нәрсәләргә ышану юк. Әнәс бин Мәлик риваять иткән хәдистә әйтелгәнчә: “Аллаһ Илчесе, бүген төнлә улым туды, атабыз исеме белән Ибраһим (ягъни пәйгамбәрләр әтисе) исемен куштым, дигән”. Ягъни Пәйгамбәребез баласына әтисенең исемен кушкан.
- Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга да җавап бирсәгез иде. “Мин үземә икенче исемне куштырдым да, кире элекке исемемә кайтасым килеп, хәзрәткә бардым. Ул исемең мөселманча түгел дип, баш тартты. Аннары улым, бөтен шартын китереп, беренче исемемне кушты. Мин беренче исемемә кире кайткан буламмы?”
- Улы шартын китереп кушкач, элекке исеменә кайткан булып чыга. Әмма мәгънәсе, тәрҗемәсе хуплана торган исем булмаса, мәгънәлерәген сайларга кирәк.
- Улымның ике исеме бар. Аңа бәхет, сәламәтлек теләп, дога кылганда ике исемен дә әйтеп укыйм. Икенче исем кушканнан соң, беренчесе кушамат кына булып кала, диләр. Миңа дога кылганда кайсы исемне әйтергә кирәк?”
- Улыма дип тә, балама дип дога кылсагыз да, ул Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм. Аллаһ ниятебезне дә, теләкләребезне дә белеп тора. Пәйгамбәребез: “Һәрбер эш-гамәл ният белән кабул ителә”, - дигән. Дога кылганда балабыз турында уйлыйбыз, фикерлибез икән, ул Аллаһка алдан ук мәгълүм. ИншәАллаһ, догалар да тулы һәм дөрес итеп барып ирешәчәк. Ике исемне әйтеп дога кылуның да зыяны юк. Хәзрәт кушкан соңгы исемен генә әйтү дә җитә.
Комментарийлар