– Бала имезү турында Коръәндә нәрсә әйтелә?
– Коръәндә: «Аналар балаларын тулы ике ел имезәләр», – диелә. Булдыра алганча, сөте булса, әлбәттә, әни кешегә ике яшькә кадәр имезергә киңәш ителә.
– Исламда тәһник дигән дини йола бар икән, шуның турында сөйләгез әле.
– Яңа туган сабыйга әни кеше, ими каптырганчы, хөрмә бирә. Аның тышын салдырып, авызында чәйнәп каптыра. Бу сөннәт гамәл санала.
– Кайберәүләр баланың беренче чәчен, тешен җыеп-саклап куялар. Ислам динендә бу хупланамы?
– Дин күзлегеннән чыгып караганда, алар сакланырга тиешле әйберләр түгел. Без аларны гадәттәгечә күмәргә яки яндырырга тиешбез.
– Бала тугач та аның алданда әти-әнисенең иң тәүге бурычы нәрсә?
– Иң беренчесе – аңа хәерле исем кушу. Бездә, гадәттә, колагына азан әйтү дә, исем кушу да бер көндә була. Исем динебез рөхсәт иткәнчә булырга тиеш. Сайланган исем шәригатькә хилафлык китермәсен. Яшь әти-әниләргә исем сайлаганда мулла белән киңәшләшергә кирәк. Афина ише башка иләһкә табыну исемнәрен бирергә ярамый. Сөннәт буенча исемне җиденче көндә кушу хәерлерәк булып санала. Әмма мөмкинлек булмаса, әйтик, бала тудыру йортыннан соң чыгарсалар, исем кушуны кичектерергә дә мөмкин. Аннан соң җиденче көнгә баланың чәчен алу, шул чәч авырлыгында көмеш бәясеннән сәдака бирү, ир бала туса – ике, кыз бала туса, бер корбан чалып, гакыйка үткәрү сөннәт гамәлләрдән санала. Гакыйка корбанын соңрак чалырга да ярый. Әти-әнинең тагын бер бурычы – ир баланы сөннәткә утырту.
– Баланы жәлләп сөннәткә утыртмаучылар бар. Аның гөнаһы юкмы?
– Безнең мәзхәбтә гөнаһы юк, чөнки ул сөннәт гамәл булып тора. Әмма бала үсеп намаз укый башлагач, тәһарәт, чисталык мәсьәләсендә проблемалар туарга мөмкин. Калган мәзхәбләрдә ул мәҗбүри саналып, сөннәткә утыртмау гөнаһ була.
– Кыз баланың колагын тишеп алка тагу безгә кайдан кергән?
– Диндә аны тыю юк. Сәхабәләрнең хатыннары да колакларын тишеп алка кигән.
– Яшерен-батырын түгел, бала тәрбияләү күбрәк әни кеше өстендә. Исламда ул ничек куелган?
– Бала тәрбиясендә әти дә, әни кеше катнашырга тиеш. Ир кеше гаиләне кайгыртучы кеше, монда матди якны кайгырту гына керми, шул ук тәрбия мәсәләсе дә күз алдында тотыла. Кыямәт көнендә үзенең гаиләсе өчен ул Аллаһы Тәгалә каршысында җавап тотачак. Моңа дәлил итеп Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) хәдисен китерә алабыз. “Сезнең һәрберегез көтүче, һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен җавап бирәчәк” (Әл-Бухари һәм Муслим риваяте). Бу хәдис җаваплылыкның никадәр җитди булуын күрсәтә.
– Баланы намазга кайчан бастырырга?
– Пәйгамбәребез намазны җиде яшьтән өйрәтергә куша. Аңа кадәр дә мөмкин, догаларны өйрәтә тора аласыз. Ата-ана алдында торган иң зур бурыч – балага дөрес тәрбия бирү, кечкенәдән күркәм әхлак сыйфатлары булдыру. Аларга хәерле тәрбия биреп, бу дөньяда да, ахирәттә дә Аллаһның рәхмәтләренә ирешерлек итеп яшик.
Бала сорау догасы
"Рабби һәбли минассалиһин" ("И, Раббым, Син миңа изге бала бир).
"Рабби ләә тәзәрнии фәрдәүв-вә әңтә хайруль-вәәрисиин (Әй Раббым! Мине бер ялгызымны калдырма, миңа бер бала бир. Чөнки Син варисларның иң хәерлесе).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.с.) түбәндәге доганы иртә һәм кичен укыган.
"Әгүзу бикәлимәтилләһи тәммати мин шәрри мә халәк" ("Әй, Раббым, шайтанның барлык явызлыкларыннан саклавыңны сорыйм. Бәла-казалардан да үзең саклачы).
Пәйгамбәребез, оныклары Хәсән белән Хөсәенне төрле яманлыклардан саклау өчен, әлеге доганы укыган:
«Әгузу би-кәлимәти-лләхи-ттәммә; мин кулли шәйтанин уа хамма; уа мин кулли гайнин ләмма» (“Мин сезне ике дөньяда булучы һәртөрле явызлыктан, һәрбер агулы еланнан һәм һәрбер яман күздән саклауны Аллаһка тапшырам).
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар