16+

Балтачта беренче мәчет кайчан төзелгән?

18 марта 2025, 13:54
301
0
0
Уку өчен 4 минут

“Шәһри Казан” газетасының нәшер ителә башлавына быел 35 ел. Шул уңайдан 35 ел элек булган вакыйгаларны барлап, махсус сәхифә башлап җибәрәбез.

Балтачта беренче мәчет кайчан төзелгән?

“Шәһри Казан” газетасының нәшер ителә башлавына быел 35 ел. Шул уңайдан 35 ел элек булган вакыйгаларны барлап, махсус сәхифә башлап җибәрәбез.

Моннан 35 ел элек туган балалар бүген нинди дәрәҗәләргә ирешкән? 35 ел элек кавышкан парлар нинди сынаулар узып тормыш алып бара? 35 ел һөнәрләренә тугры калган кешеләр...

35 ел элек сезнең тормышта нинди яңалыклар булды? Болар хакында безгә хатлар юллагыз.
35 ел элек булган истәлекне Балтач районының Бөрбаш авылы мәчетеннән башларга булдык.  

1990 елда Балтач районының Бөрбаш авылы мәчетенә нигез салына. Авылда мәчет төзү уе 1989 елның февралендә узган совхозның хисап җыелышында күтәрелә. Тиз арада уртак тырышлык белән мәчет төзү эшен башларга дигән карарга киләләр.

Авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлангач, көзге чорда нигезен эшләп куярга уйлыйлар. Казыгын да кагалар. Экскаватор белән нигезен казыйлар. Ул кирәгеннән артык киң булып чыга. Шул чокырны тутыру максатыннан авыл халкы ярдәме белән су буеннан ташлар чыгару эшенә керешәләр. Тик... Ул елны кисәк катыра, туң иртә төшә. Нигез салырга өлгермиләр. Уйлаган эш тормышка аша, 1990 елда Балтач авылыннан Курочкиннар бригадасы килеп мәчетнең нигезен эшли. 
Нигез салынды. Тик еллар үткән, мәчетләр төзү практикасы инде югалган, онытылган. Бөрбашлыларның тиешле таләпләргә җавап бирә торган күркәм Аллаһ йортын сафка бастырасылары килә. Мәчет төзергә теләп эзләнәләр, өйрәнәләр. Киров өлкәсенең Иске Йөрек авылына кадәр баралар. Бу бит әле илдә һәр нәрсәгә кытлык хөкем сөргән чор. Кирпеч табу газаплары, түбә калайлары юнәлтү... Кайткан төзү материалларын бушатуны, урнаштыруны авыл халкы өмә ясау өчен көтеп тора. Ниһаять, уртак карарга киләләр, мәчет стенасын өяргә батырчылык итүче бригада табалар. Сосна авылының Рәнис Газизов җитәкчелегендәге ташчылар мәчет диварларын күтәрергә ризалаша. Бу 1991 ел була. 

– Бернинди проектсыз, сызымнарсыз эшне башлап җибәрдек, – дип искә ала Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Рәнис белән бергәләп шакмаклы дәфтәргә мәчетнең сызымын сыздык. Кайда тәрәзә, ишек, подвал буласын, нинди тәрәзәләр куярга кирәк, барысын да бергәләп хәл иттек.  

Стеналарын өйгәч, авылның ир-егетләре, хәзрәткә укырга йөрүче малайлар подвал урыннарын кул белән казып, балчыгын носилка белән ташыйлар. Мәчетнең манарасын авылның осталары ясый. Ай таба алмагач, Теләче районы Байкал авылыннан алып кайталар. Казан заводларының берсендә эшләүче Фәйзуллиннар, туган авыллары Байкал мәчетенә дип тутыкмый торган металлдан айны исемләп махсус ясаталар. Байкалда бу вакытта мәчет төзү турында сүз дә юк, Фәйзуллиннар бөрбашларның үтенечен кире какмый. 1992 елның 31 гыйнварында Бөрбаш авылы мәчетендә айлы манара куела. “Әллә кайлардан, ерактан балкып торган айлы манараны күргәч, елыйсыларым килеп, күзләремә яшь тулды”, – дип искә ала Җәлил хәзрәт Фазлыев ул вакыттагы кичерешләрен. 
1992 елның 5 декабрендә Балтач районында беренчеләрдән булып Бөрбаш мәчете ишекләрен ача. Бер атнадан Куныр авылында, Корбан гаетендә Түбән Кенәдә яңа мәчет ачыла... Мәчет эшли башлагач, тавыш көчәйткеч куела. Авылда биш вакыт намаз яңгырый башлый. 

Бөрбаш мәчете 1989 елның 10 августында СССРның Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәтендә, 1992 елда Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә теркәлгән. Аның беренче һәм бүгенге имамы, аның төзелеш һәм җиһазлау эшләренең әйдәүчесе һәм оештыручысы – Җәлил хәзрәт Фазлыев.

– Мәчеткә нигез сала башлаганчы мәктәп укучыларына гарәп графикасын өйрәтә башладык, – ди Җәлил хәзрәт. – Берничә бала килеп, укырга теләкләре барлыкларын белдерделәр. Ул чактагы мәктәп директоры түгәрәк оештырырга ризалык бирде. Мәктәптә гарәп хәрефләре өйрәтүне башлап җибәрдек. 1988-1989 нчы уку елында мәктәптә укучы 53 бала түгәрәккә йөри башлады. Мәктәп директоры Габделхак абый шуның кадәр бала җыелыр дип уйламаган иде. Авырга туры килер, кайберләрен кире борасыңмы әллә, дип тә куйды. Теләге булган укучыларның күңелләрен сүндермәскә булдык. Ул вакытта китап юк. Дәфтәр битенә үземчә әлифба эшләп, шулай итеп өйрәттем. Тагын 30 бала килеп кушылды. Мөгәлим сәни беткәч, сүрәләр башлана. Ул вакытта партия заманы. Сүрәләр укый башлагач, мәктәп тә шикләнде. 1990 елда клубтан бер бүлмә алып, намаз, Коръән укырга шунда өйрәндек. Кечкенә генә бүлмә булса да, эскәмиядә белем алдылар. Ул балалар Тәрәвих намазына да йөрделәр. 1990 елда безнең авылдагы 15 бала намаз укый белә иде. Мәчет ачылган 1992 елда белем алырга 120 бала җыелды. Бүгенгәчә бу эшебез дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading