16+

Росгвардия шәхси детективларны тулысынча контрольгә алачак

Россия Хөкүмәте шәхси детективлар эшчәнлеген контрольдә тотуның яңа кагыйдәләрен раслады.

Россия Хөкүмәте шәхси детективлар эшчәнлеген контрольдә тотуның яңа кагыйдәләрен раслады.

Документ 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк. Контроль һәм күзәтчелек органы вазифасын Росгвардия башкарачак.

Яңа тәртип нигезендә, ведомство шәхси детективлар турында мәгълүматны тикшерәчәк:
— хөкем ителү факты булу-булмавын;
— медицина тикшерүләре нәтиҗәләрен;
— һөнәри эшчәнлеккә кагылышлы башка мәгълүматларны.

Моннан тыш, планнан тыш тикшерүләр үткәрү өчен гражданнардан, оешмалардан яки дәүләт органнарыннан килгән мөрәҗәгатьләр нигез була ала. Әгәр детектив тарафыннан хокук бозу турында хәбәр ителсә, контроль органы өстәмә тикшерү башларга хокуклы булачак.

Шул ук вакытта, яңа кагыйдәләр буенча аноним шикаятьләр каралмаячак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading