16+

Татарстанда махсус хәрби операция ветераннары урамнарга патрульгә чыгачак

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннарны җәмәгать тормышына җәлеп итүче яңа проект эшли башлый.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннарны җәмәгать тормышына җәлеп итүче яңа проект эшли башлый.

Республикада «Дуслар» исемле ирекле оешма төзелә, аның составына махсус хәрби операция ветераннары керәчәк. Алар полиция белән бергә җәмәгать тәртибен саклауда катнашачак.

Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының бер өлеше булып тора. Төп максат — хәрбиләргә тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итү, аларның тәҗрибәсен җәмгыять файдасына юнәлтү.

Хәзерге вакытта оешманы рәсми теркәү эшләре бара. Аннан соң катнашучылар Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә махсус укыту һәм аттестация үтәчәк. План буенча, беренче патруль сменалары 20 июньнән эшли башларга тиеш.

Проект җәмгыятьтә иминлекне ныгыту белән беррәттән,  махсус хәрби операция ветераннарына яңа тормыш ритмына кайтырга да ярдәм итәр дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading