13 февральдән 14енә каршы кичтә, мөселманнар Бәраәт кичәсен билгеләп үтә. Ул кичәнең нинди фазыйләтләре бар һәм аны ничек уздырырга?
“Рамазан” мәчете имам хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов шул хакта сөйләде.
– Хәзрәт, Бәраәт кичәсенә кадәр, шәгъбан ае бара бит, шул мөбарәк айның өстенлекләре турында сөйләшик әле.
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Шәгъбан ике зур ай – рәҗәб һәм рамазан айлары арасында яшерелгән. Рәҗәб – Аллаһы Тәгаләнең ае, аны Үзе олылаган һәм ул харам айларның берсе. Бөтен айларның патшасы булган рамазан – өммәтнең ае”, – диелә. “Әлеге ике зур ай арасында калган фазыйләтле шәгъбан аеның бәрәкәтен күп кеше күрми”, – дип тә өсти. Шәгъбан аеның аерым бер өстенлеге бар. Ул – Пәйгамбәребез ае. Шушы айның 14еннән 15енә каршы төнне, Бәраәт кичендә, Аллаһ Илчесе гамәл-гыйбадәтләрен тагын да күбрәк кылырга, зекер-салаватларын ешрак әйтергә тырышкан.
– Бәраәт сүзенең нәрсәне аңлатуын да әйтсәгез иде?
– Бәраәт гарәпчәдән чистарыну, пакьләнү, арыну дип тәрҗемә ителә. Аллаһка якынайта торган мөбарәк төн ул. Бәраәт кичәсендә гөнаһлар гафу ителә, тәүбәләребез кабул кылына. Быел ул озын төннәргә туры килә. Коръән укырга да, дога кылырга да, күп итеп зекерләр әйтергә дә, гөнаһларының ярлыкануын сорарга да, йокыңны да туйдырырга өлгерәсең. Аллаһы Тәгаләнең шушы нигъмәтеннән файдаланып калыйк. Нәфел намазларын, бигрәк тә тәһәҗҗүд намазын укыйк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу төндә тәүбә намазларын укыган. Сәхабәләр, шәкертләре, данлыклы мөселманнар җирләнгән зиратка чыгып, шунда алар өчен дога да кылган. Без дә шушы төнне мәрхүм булган якыннарыбызның гөнаһлары кичерелүен сорыйк. Пәйгамбәребезнең хәдисендә: “Һәр нәрсәнең асылы булган кебек, Коръәннең йөрәге – “Ясин” диелә. Бу кичтә “Ясин” сүрәсе уку да бик саваплы санала. Кайбер галимнәр аны өч тапкыр укырга киңәш итә. Аларның һәрберсен аерым ният белән укырга кирәк. Беренчесе озын, бәрәкәтле, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәтләр кылып уздыра торган хәерле гомер сорап укыла. Икенчесен күзгә күренгән һәм күренмәгән начарлыклардан сакласын һәм өченчесен хәләл маллар насыйп итеп, шуларның рәхәтен күреп, шөкрана кылып яшәргә язсын дип укырга киңәш ителә. Соңыннан тәсбих намазын уку да күркәм булыр.
– Быел әлеге кичә җомгага каршы төнгә туры килә, шуның белән ул икеләтә дә бәрәкәтледер?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ислам динендә биш мөбарәк кичә бардыр. Ул кичәләрдә Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәте, әҗер-саваплары сансыз булыр һәм кылынган догалар кабул ителер. Алар: җомга киче, Рамазан һәм Корбан гаете кичәсе, рәҗәб аендагы Рәгаиб кичәсе һәм шәгъбан аеның Бәраәт кичәсе”, – ди. Бу кичләрне игътибарсыз калдырырга ярамый, күп итеп тәүбә кылып, догалар кылырга иренмик. ИншәАллаһ, алар кабул булыр. Иллә дә мәгәр, ачу тоткан, үпкә саклаган, тәкәббер булган һәм ширек кылган кешеләр ул кичәнең бәрәкәтен татый алмас, чөнки аларның бу сыйфатлары догалары кабул ителүгә пәрдә булыр. Аллаһы Тәгалә сорар: “Бәндәләрем арасында тәүбә кылучы бармы, гафу итәрмен; ризык сораучы бармы, бирермен; саклавымны сораучы бармы, саклармын”, – ди. Кояш чыкканчыга кадәр Аллаһның шул рәхмәтеннән файдаланып, гафу сорыйк, догада булыйк. Бәраәт кичәсе белән бәйле бер риваять бар. Гайсә галәйһиссәлам бер тау яныннан узып барганда, шул тау өстендә бик матур ап-ак таш күреп ала. Аның камиллегенә шаккатып, ул Аллаһтан: “Моннан да мөкәммәлрәк әйбер бармы?” – дип сорый. Аллаһы Тәгалә, аның соравына җавап итеп, шул ташны икегә яра һәм Гайсә галәйһиссәламгә аның эчендә 400 елын гыйбадәттә уздырган кешене күрсәтә. Шуннан Гайсә галәйһиссәлам: “Дөньяда моннан да камилрәк гамәл бармы икән?” – дигәч, Аллаһ: “Бәраәт кичәсендә чын күңелдән мул итеп гамәл-гыйбадәтләрне кылу 400 ел укылган намаздан да хәерлерәк”, – ди.
– Бу көнне ураза тотарга кирәкме?
– Пәйгамбәребез: “Шәгъбан аеның унбишенче кичендә барча бәндәләрнең гамәлләрен Аллаһы Тәгаләгә җиткерерләр, шуның өчен шәгъбан аенда ураза тотармын”, – дигән. Ә инде айның икенче яртысында уразаны күпләп тотмаган, рамазан аена әзерләнгән.
– Бәраәт киченең догасы бармы?
– Өч тапкыр “Ясин” укыганнан соң, шушы доганы укырга кирәк: “Аллааһүммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии дивәәнил-әшкыйәә-и фәмхуһү вәктүб фии дивәәнис-сүгадәә-и. Вә ин күнтә кәтәбтә исмии сәгыыйдән фии дивәәнис-сүгадәә-и фәс̣бүтһү (“с” хәрефе сакау итеп укыла – ред.) фәиннәкә культә фии китәәбикәл-кәриим. Йәмхуллааһү мәә йәшәә-ү вә йүс̣битү (“с” хәрефе сакау итеп укыла – ред.) вә гыйндәһү уммүл-китәәб” (“Йә, Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Дөреслектә, Син Коръәндә: “Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүхүл-Мәхфүздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәслек итәр”, – дип әйтәсең”). Аллаһы Тәгалә барыбызга да шушы күркәм кичәне гыйбадәтләр, тәүбәләр кылып уздырырга насыйп итсен.
Комментарийлар