16+

Каен себеркесен ясау нәрсәдән башлана?

Каен ботакларын яфраклары “әзер” булганнан соң җыя башларга мөмкин, ди белгечләр.

Каен себеркесен ясау нәрсәдән башлана?

Каен ботакларын яфраклары “әзер” булганнан соң җыя башларга мөмкин, ди белгечләр.

Аларның әзерлеген болай тикшереп була: кулга ябышмыйлар икән – димәк, җыярга мөмкин. Бу эштә айларга яисә халык сынамышларына бәйләнеш юк. Чөнки яфрак “өлгерү” аларның иртәрәк яки соңрак үсә башлавына бәйле. Мәсәлән, әгәр озакка сузылган салкын кыш булса, яфраклар озак чыкмаска мөмкин, һәм киресенчә. Бик җылы язда яфраклар иртәрәк күренә һәм, димәк, иртәрәк җыела да. Булачак себеркеләр өчен каен ботакларын җыю сезоны шартлы рәвештә май ахырыннан август ахырына кадәр, яфраклар саргая башлаганчы дәвам итә. Каен себеркесен ясау урман сайлаудан башлана. Урман яшь агачлардан, тәбәнәк булырга тиеш. Чөнки бу очракта аларга үрелү һәм кирәкле материалларны җыю җиңелрәк булачак. Нәзек озын ботаклы яшь үсентеләрне сайларга кирәк. Ул еш кына урманның тирәнлекләрендә түгел, ә аның кырыйларында очрый. 

Озын, тигез ботакларны сайлап алабыз һәм аларны пөхтә итеп кисәбез. Аларның озынлыгы якынча 70 см булырга тиеш. Аны баулар белән бер-берсеннән 5-7 см ераклыкта ике урында бәйләргә кирәк (берсе бәйләм төбендә һәм берсе югарырак).

Себеркеләрне бер-берсенә тыгыз итеп элеп куярга ярамый – алар яхшы җилләнсен өчен ара калырга тиеш. Югыйсә оксидлашу башланып, күгәрек барлыкка килергә мөмкин. Саклауның башка варианты да бар – әзер себеркене полиэтилен пакетка салырга, аннан һаваны тулысынча чыгарып бетерергә, әйбәт итеп кысып чорнарга һәм туңдыргычка куярга. Кирәк вакытта алып чабынырга була. 

Элек, сабын булмаганда, кешеләр себерке суы белән юынганнар. Шулай итеп тәнне чистартканнар. Әгәр себеркене бераз җылы суга чылатсаң, суның бераз күбекләнгәнен күрергә мөмкин. 

Моннан тыш, ул астмадан интегүчеләр өчен дә файдалы – мунчада каен себеркесе пары сулау сихәтле, чөнки ул какырыкны чыгарырга ярдәм итә. 
Каен себеркесен компресс буларак та кулланалар. Аны парланган килеш кул һәм аяк буыннары белән проблемалар булган урыннарга куялар. Себеркеләрне шулай ук киселгән, җәрәхәтләнгән, тиренең проблемалы урыннарына куярга мөмкин. 
 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading