16+

Өйдә утырма, #айдагулять!

Программадагы күп кенә чаралар Җиңүгә – 80 ел шигарендә үткәреләчәк.

Өйдә утырма, #айдагулять!

Программадагы күп кенә чаралар Җиңүгә – 80 ел шигарендә үткәреләчәк.

Озын-озак кышлардан соң җәйне сагынып көтеп алабыз, үзебез өчен төрле сәяхәтләр һәм чаралар планнары корабыз. Хәзер бу эш тагын да җайлаша һәм эчтәлек ягыннан байый. Татарстанда шәһәрләрне үстерү институты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, республикада #Летовтатарстане сайты гамәлгә куелды.

Хәлләрең ничек, күрше?
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында парклар һәм скверлар республика программасына 10 ел тулды. Шушы вакыт эчендә 26 миллиард сумга 422 җәмәгатьчелек мохите төзекләндерелде. “Безнең ишегалды” республика программасына да 5 ел. Татарстан буенча 5 мең 174 ишегалды капиталь төзекләндерелде, программа нигезендә барлыгы 8 мең ишегалды яңартылачак. Рөстәм Миңнеханов ишегалларында төрле мәдәни-спорт чаралары үткәрелүенә, кешеләрнең аралашып яшәвенә әһәмият бирә. Шәһәрләр һәм районнар ишегалларында җәйге айларда “Күрше – фест” үткәреләчәк. Татарстан Рәисе ишегалды фестивален хуплады. Россия төбәкләреннән, чит илләрдән килгән кешеләр Казанның матурлыгына, җирле халыкның ачык йөзле булуына соклануларын әйтәләр. Дус яшәвебез, төрле мәдәни һәм спорт чаралары туристлар агымына уңай йогынты ясый, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Ишегалдында – “Ял лагере”
Республиканың 8 районында быел июнь аеннан башлап 1 августка кадәр 7-13 яшьлек балалар өчен ишегалдында “Ял лагере” эшли.
– Бөтен бала да җәйге сәламәтләндерү лагерьларына бара алмый, андыйларга лагерь үзе ишегалдына килә. Көндезләрен балалар катнашында уеннар оештырыла. Җәй көне күп кенә балалар авылларга кайта. “Ура, авылга” проекты кысаларында, 10 райондагы 30 авылда балалар лагере булдырыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында республикада мәдәният йортлары төзелә, булганнарына капиталь ремонт ясала. Мәдәният учакларын нәтиҗәле файдалану максатларында үсмерләр өчен “БиЮ” проекты башлап җибәрдек, инде 11 районда дискотека үткәрдек. “Беренчеләр” Бөтенроссия хәрәкәтендә катнашучылар белән төрле чаралар оештырылачак. Җәйге сәламәтләндерү лагерьларында көн флаг күтәрү һәм гимн белән башлана. Тематик чаралар Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватан сакчысы елы шигарендә уза. Җиңү көне темасы 9 май белән генә чикләнмәде, ул ел дәвамында барачак. Очрашуларда ветераннар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре катнаша, – диде Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Беренчеләр” Бөтенроссия хәрәкәтенең республика бүлеге әйдаманы Тимур Сөләйманов.

Паркларда ял итәбез, суган да үстерәбез
Казанның “Парклар һәм скверлар дирекциясе” директоры Айгөл Латыйпова таныштырганча, быел башкаладагы җәмәгатьчелек мохитләрендә 600 тематик чара планлаштырылган. Җәй дәвамында “Елмай” балалар паркында гына да 150 чара тәгаенләнгән. Черек күл паркында 22 июньдә ватанпәрвәрлек рухында “Моабит дәфтәре” хәтер акциясе була. 

– Паркларда мәдәни-спорт чаралары белән беррәттән “Бакчачы осталыгы” дәресләре дә уздырыла. Горки-Әмәт паркында, “Салават күпере” паркында җәмәгать бакчасы да булдырылган. Кешеләр әлеге бакчалардагы түтәлләрендә кем яшелчә, кем чәчәк үстерә. “Тормыш сөючеләр” клубына йөрүче пенсионерлар өчен паркларда төрле чаралар оештырыла. Казандагы парклардагы мәдәни-спорт чаалары бушлай. Казанлылар да, кунаклар һәм туристлар да паркларга рәхим итсеннәр! – диде Айгөл Латыйпова.

Спорт – яшәү рәвеше
Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриев әйткәнчә, республиканың җәйге спорт программасы вакыйгаларга бай. Мәсәлән, 19-22 июньдә Сабада  көрәш бәйгесе була. Казанда 23-26 июньдә Спортның су төрләре сараенда Россия чемпионаты. Иннополиста 25-29 июньдә – велоспорт. Зөядә (Свияжск) 12 июльдә “Гонка Героев”, ә Менделеевск шәһәрендәге “Гонка Героев” 9 августка билгеләнгән. Казандагы “Урам” экстрим-паркында 17-21 июльдә Бөтенроссия урам уеннары үткәрелә.

Компьютер белеме кирәкле шәйдер
Татарстанның цифрлаштыру министрының беренче урынбасары Илья Начвин җәйге айларда укучы балаларны Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркка фәнни-техник темага лекцияләр тыңларга килергә чакырды. Лекцияләр ишегалды мәйданчыгында атна саен оештырыла. Бу уңайдан Ләйлә Фазлыева:”Ачык һавада баш киеме һәм су алырга онытмагыз!” – дип искәртеп куйды.

Биредә 21 июньдә “Татар Сан” ИТ-конференциясе. “Урам” экстрим-паркында 10 августта Цифровиада спорт бәйгесе була, бәйгедә казанлылар һәм туристлар да катнаша ала. 
– Бәшир Рәмиев ИТ-паркына пенсионерлар компьютерда эшләргә өйрәнү дәресләренә актив йөри. Пенсионерлар һәм инвалидлар катнашында 15 августта компьютер белемнәре буенча “Хикмәт” (“Хикмэт”) республика чемпионаты уздырыла, – диде Илья Начвин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading