Тормышта иң мөһим һәм кыйммәтле нәрсә ул – гаилә. Күп очракларда кешеләр мәхәббәт дип, төрле акылсызлыклар эшли, хәтта үз-үзләренә кул салу дәрәҗәсенә җитәләр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: "Яшьлек – җүләрлекнең бер ботагы", – ди. Әлбәттә, яшьләрдә кан кызу һәм алар максатына ирешергә тиз телиләр. Ләкин өйләнү мәсьәләсендә ата-ананың бурычы һәм катнашуы да бик мөһим булып тора.
Чын мәхәббәт ул Аллаһы Тәгалә өчен, ә калганы – нәфескә иярү. Ата-аналар үз баласына кияү яки килен табу өчен иң элек Аллаһтан сорарга, аннары сәбәп кылырга тиешләр.
Рәсүл әкрам галәйһиссәлам әйтте: "Булачак хатыныгызда дүрт нәрсәгә игътибар итегез: байлыгына, нәселенә, матурлыгына һәм диндә булуына. Диндә булганына ирешергә тырыш, юкса оттырырсың!"
Никах – Аллаһы Тәгаләнең теләге, Пәйгамбәребезнең сөннәте. Никах аша яшьләрнең дине тулы була, гаилә корыла, балалар дөньяга килә, нәсел дәвам ителә. Шулай ук кеше гөнаһ кылудан тыела, савапка ирешә.
Аллаһы Тәгалә каршында никах иң олы, мәртәбәле, дәрәҗәле гамәл булып санала. Ни өчен? Чөнки Раббыбыз Аллаһ бу дөньяга ир белән хатын-кызны яралткан һәм, гаилә корып, балалар тәрбияләп, нәсел дәвам ителсен өчен аларның никахлашуын тели. Пәйгамбәребез дә: "Өйләнешегез, күбәегез, кыямәт көнендә мин башка өммәтләр алдында сезнең белән горурланачакмын", – ди.
Гаилә нык булсын өчен алты ысул бар.
Беренчесе: дөньяда “идеаль” кеше юк. Моның белән без барыбыз да килешә алабыз. Бүлмәдә ут яктысы булсын өчен плюс кына җитми, минус та кирәк. Димәк, монда Раббыбызның хикмәте бар.
Икенчесе: ни өчен Аллаһы Тәгалә безне ике күзле итеп яралткан. Уң күзебез белән кешенең фәкать яхшы якларын күрергә, ә сул күзебез үзебезнең кимчелекләребезгә карап, аларны төзәтергә. Шулай булдыру өчен һәркайсыбыз тырышлык куярга тиеш.
Өченчесе: һәркайсыбызны “адвокат” булып якларга, ә үзебез өчен “прокурор” булырга. Әлбәттә, бу авыр нәрсә. Кешене гаепләргә, үзебезне акларга җиңел. Безгә охшамаган нәрсәләр күп. Әгәр теләсә кемгә имән бармагы белән төртеп: “Ул фәлән, болай”, – дип кимчелекләрен сөйләсәк, калган өч бармак үзебезгә карый. Бу: “Үзеңне кара һәм бел!” – дигәнне аңлата.
Дүртенчесе: дөнья – мәшәкать йорты һәм тормышта төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Шуның өчен кайвакыт бер-береңә юл бирергә кирәк. Әгәр тар юлда машиналар бер-берсенә юл бирмәсә, алар һәлакәткә юлыгачак. Шулай ук ир белән хатын үзара килешмәсә, аңлашмаса, ачуланышуга, хәтта, Аллаһ сакласын, аерылуга җитәргә мөмкиннәр.
Бишенчесе: бер-беребезгә матур сүзләр әйтергә. “Матурым, җимешем, кадерлем, бәгырем, сөеклем!” – дип әйтүдән телебезне кызганмаска иде. Бу сүзләрне әйтер өчен көч кулланырга һәм акча түләргә кирәкми. Бик ансат кына. Шулай ук кешегә күп кирәкми. Әз генә игътибар, җылы сүз әйтсәк, гаиләнең ныгыуна, мәхәббәтнең артуына гына сәбәп булачак. Хәтта ул гаиләнең арасы “тау” кебек булыр. Аны кузгатырга беркемнең дә хәленнән килмәс.
Алтынчысы: икесе дә иманлы һәм диндә булсалар, гаилә, иншаллаһ, нык булачак.
Раббыбыз Аллаһ әйтте: “Ий мөэминнәр, үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, ул утның утыны – кешеләр һәм ташлар”. (“әт-Тәхрим” сүрәсе, 6 нчы аять).
Пәйгамбәр Мөхәммәд: “Һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы булачак. Имам (җитәкче) – көтүче, ул үзенең халкы өчен җавап бирер. Ир – үз гаиләсендә көтүче, шул хакта җавап бирер. Хатын – өендә көтүче, шул хакта җавап бирер”, – ди.
Аллаһы Тәгалә барлык гаиләләргә һидаять, нык иман, тынычлык, иминлек биреп, сабырлык һәм ризалыкта булырга, үзара күркәм мөнәсәбәттә, бер-берсен саклап, яклап, кадерләп, аңлашып, ике якта булган әти-әнисен, туганнарын тигез күреп, башкаларга үрнәк гаилә булып яшәргә насыйп итсен.
Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов,
Питрәч
Фото: архивтан
Комментарийлар