Мәетләр үзләре безнең догага мохтаҗ. Алар сиңа берничек тә ярдәм итә алмый. Тере кешенең төп өстенлеге – аның исән булуы. Бер кеше кабер өстендә дога кылып утырган җирендә йоклап китә һәм төшендә шул кабердә җирләнгән кардәшен күрә...
Әңгәмәнең башы биредә: Аллаһ сиңа нәрсәнең кайчан кирәген яхшырак белә...
Аллаһ сиңа нәрсәнең кайчан кирәген яхшырак белә...
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/alla-sia-nrsne-kaychan-kirgen-yakhshyrak-bel
Аллаһ сиңа нәрсәнең кайчан кирәген яхшырак белә...
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/alla-sia-nrsne-kaychan-kirgen-yakhshyrak-bel
– Аллаһтан хәерле эш, гыйлем сорап, дога кылу бер нәрсә, аңа ирешү өчен кеше үзе дә тырышырга тиештер?
– Пәйгамбәребез башта дога кыла, аннары даруын каба иде. Башта шифаны Аллаһтан сорарга тиешбез. Аллаһ әмере булмаса, яфрак та селкенми. Ул безгә авыруын да, шифасын да җибәрә. Дәваланыгыз, әмма хәрам белән түгел. Кайберәүләр 50 грамм шәраб сәламәтлек өчен файдалы дияргә ярата, бу – хәрам, аның файдасы берничек тә була алмый.
– Дога белән дәвалану очраклары турында да ишетеп беләбез...
– Күп гасырлар элек атаклы галим Әбүгалисина әйткән: “Авыруны дәвалауда өч төрле чара бар: сүз, үлән һәм пычак”, – дип. Әйе, хәзер инде теләсә кайсы әгъзага операция ясап, кешене үлем тырнагыннан тартып алып калулар да – гадәти күренеш. Төрле үлән ярдәмендә медицина дарулар җитештерә, ә халык медицинасы ул үсемлекләрнең үзен генә кулланудан да искиткеч могҗизаларга ирештерә. Сүз, ягъни Коръән аятьләре белән дәвалану да бар әле. Догаларның авыруларны дәвалауга ярдәме зур булуын бүгенге заман галимнәре дә исбат итте. Безнең ата-бабаларыбыздан калган “өшкерү”ләр дә әнә шул рәвешле дәвалауның дәлиле булып тора түгелмени?
Ләкин без бүген бу изге Китапның илаһи көче хакында белеп кенә бетермибез. Ә анда әйтелгән: “Әгәр ошбу Коръәнне тауга иңдергән булсак, әлбәттә, ул тауны курыккан хәлдә күрер идең: ул Аллаһыдан курыкканнан ярылыр иде”, – диеп. Коръән белән дәвалану шәригатьтә билгеле. 17 сүрәнең 82 аятендә: “Бу мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез, әмма Коръән белән гамәл кылмаган залимнәргә Коръән аятьләре хәсрәтне вә һәлакәтне генә арттырыр”, – диелгән.
Традицион медицина кешеләргә ярдәм итә алмаган чакларда да, Коръән аятьләре белән дәвалана алу очраклары хакында күп мисаллар китерергә була. Әйтик, “Фатиха” сүрәсендә һәр авыруга шифа бар. Аны көненә йөз тапкыр укысаң, шифасын да табарсың. Галимнәр әйтүенчә, иртәнге намаздан соң кырык көн буена кырык бер тапкыр “Фатиха” сүрәсен укырга кирәк. Шунда ук догаң кабул була. Ләкин Коръән белән дәвалану өчен, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм Коръәнгә ышанырга кирәк.
– Дога кылу тәртибе турында да сөйләгез әле.
– Доганы Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм сәна, Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә салават әйтүдән башлыйлар. Кешенең тәһарәтле булуы хәерле. Кыйбла тарафына юнәлеп, доганы эчтән, тыныч кына, курку һәм өмет белән уку дөрес. Күңелдән чыккан ихлас сүзләр генә әйтелсен. Рәсүлебез Мөхәммәд рухына, атабыз Адәм галәйһиссәлам һәм анабыз Һавадан алып бүгенге көнгә кадәр килгән бөтен пәйгамбәрләрнең, әүлияләрнең, галимнәрнең рухларына, аннары әти-әниләргә, шуннан соң гына үзең һәм балаларың өчен сорыйсың.
– Вафат булган әти-әниләрдән ярдәм сораучылар бар. Бу дөрес гамәл түгел дип беләм.
– Мәетләр үзләре безнең догага мохтаҗ. Алар сиңа берничек тә ярдәм итә алмый. Тере кешенең төп өстенлеге – аның исән булуы. Бер кеше кабер өстендә дога кылып утырган җирендә йоклап китә һәм төшендә шул кабердә җирләнгән кардәшен күрә. Кабердәге кеше аңа: “Мин синнән көнләшәм, синең гамәл кылырга мөмкинчелегең бар, әмма ахирәт турында гыйлемең юк, ә минем киресенчә гыйлемем бар, ләкин гамәл кыла алмыйм. Ике рәкәгать укыган намазың, кылган догаң өчен нинди зур әҗерләр бирелүен белсәң, даими тырышлык куяр идең”, – ди. Бу дөнья исән булган вакытыбызда изге гамәлләрне туплый торган вакыт ул.
“Бәраәт” догасы
Аллаһуммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһу үәктүб фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбтә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһу фәиннәкә культә фии китәәбикәль-кәриим. Йәмхуллааһу мәә йәшәәү үәйүсбит үә гиндәһу уммуль-китәәб.
Йа Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръәни-Кәримеңдә: “Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, ләүһулмәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәс итәр”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Рәхмәт
0
0