Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр сәдакасын акчалата бирү хәерлерәк булып тора.
Фитр сәдакасына кагылышлы сорауларга Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов җавап бирә.
– Хәзрәт, фитр сәдакасының фазыйләте турында сөйләсәгез иде. Аны ни өчен бирергә кирәк?
– Фитр уразада вакытта булган кимчелекләребез, хата-ялгышларыбыз, әйтик, сүгенеп куйган булсак, сөйләгән буш сүзләребездән пакьли. Һәм ул нисабы булган кеше өчен ваҗиб булып тора, ягъни аны бирү тиешле. Фитрны без нисаблары булмаган мохтаҗларга, мескеннәргә бирәбез, шуның белән Ураза гаете алдыннан аларны да сөендерәбез.
– Бирмәсәң, гөнаһлы буласыңмы?
– Нисабы булган кешеләр әлеге ваҗибне үтәргә тиеш. Вәҗиб ул – үтәлүе мәҗбүри булган гамәл.
– Мохтаҗ кеше таба алмаганда, фитрны мәчеткә генә бирергә ярыймы?
– Бу сәдаканы мәчет ихтыяҗлары өчен тотарга ярамый. Мәчетләрдә ул аерым фитр дип язылган аерым тартмада җыелып бара һәм аны имамнар мәхәлләдәге мохтаҗларга үзләре бирәләр. Гадәттә һәр мәчеттә мохтаҗларның исемлеге бар.
– Мохтаҗ булган туганыңа бирергә ярыймы?
– Әлбәттә ярый.
– Студент оныгыма бирәм, ул әле акча эшләми диюче әбиләр бар, аларга фитр бирү дөресме?
– Туганлык бер линия буенча барганда: әти-әниләр, әби-бабайларга, балаларга, оныкларыңа бирү тыела. Без аларга болай да ярдәм итеп торырга тиешле һәм шулай эшлибез дә. Ә фитрны мохтаҗ кешегә бирү тиеш.
– Бертуган абыең яки сеңлеңә бирергә буламы?
– Нисаблары булмаган очракта ярый.
– Фитрны акчалата гына бирергә кирәкме?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм заманында йөзем, хөрмә, бодай белән бирелгәндер. Бүгенге көндә исә безнең Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр сәдакасын акчалата бирү хәерлерәк булып тора.
– Пенсиясе аз инде, үзем генә түлим дип, әниең яки әтиең өчен фитр бирү дөресме?
– Бирергә була. Бу мәҗбүри шарт түгел, үз теләге белән бирә ала.
– Балигълык яшенә җиткән, әмма акча эшләми торган бала өчен әтисе бирәме?
– Балигъ булмаган балалары өчен генә бирә. Балигълык яшенә җитеп, нисабы юк икән, бала фитр түләми. Нисабы җитсә, үзе түли. Аның өчен әти кеше үз теләге белән бирә ала.
– Ни өчен фитыр сәдакасын ураза аеның соңгы көннәрендә бирү хәерле?
– Рамазан ае бетәргә берничә көн кала без гаеткә әзерләнә башлыйбыз. Мохтаҗ кеше дә шул сәдака акчасына үзенә кием яки ризык алырга мөмкин. Фитрны гает намазына кадәр биреп бетерү тиешле.
– Фитыр сәдакасын бирмәсәң, уразаң кабул булмый, диләр. Бу дөрес сүзме?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: “Фитыр сәдакасын биргәнче рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп торыр”, – диелә. Галимнәр моны уразаның кабул булу-булмавы турында түгел, аның камил рәвештә барып ирешүе хакында дип аңлата.
– Сәламәтлекләре начар булу сәбәпле алга таба да казага калдырып ураза тота алмаганнар фидия бирергә тиеш. Аны кайчан һәм кемгә бирәсе?
– Өлкән булу яки сәламәтлегендә алга китешенә өмет булмаган очракта Татарстан мөселманары диния нәзарәте һәр көн өчен фидияне кимендә 450 сум күләмендә билгеләде.
Фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 120 000 сум (көмеш буенча).
Зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 000 сум (алтын буенча).
Фитр сәдакасы һәм фидия күләме: фитр сәдакасының иң азы – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум. Фитр сәдакасын рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин.
Нисаб ул – мөселман кешесенең, әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш, ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар