Әгәр кеше тәүбә итсә, гөнаһлы гамәле язылмас.
Коръәндә “Исра” сүрәсендә: “Һәм кешенең эшләгән эшләрен үз муенына чорнап куйдык, һәм кыямәт көнне һәр кешегә үзенең гамәлләре язылган бер китабын бирербез, китабы ачык хәлендә аңа юлыгыр. Гамәлләрең язылган китабыңны укы! Менә бүген үз-үзеңне хисап итәргә шул гамәл дәфтәрең җитәр. Гамәл дәфтәреңә карагач, үзеңне танырсың һәм кая барачагыңны да белерсең», – диелә. Гамәл дәфтәре кайчан языла башлый һәм ябыла? Кешенең вафатынан соң, кыямәт көненә кадәр ул кайда саклана? Әлеге һәм башка сорауларга «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә.
– Хәзрәт, гамәл дәфтәре кайчан языла башлый?
– Балигълык яшенә җиткәннән соң. Хәдисләрдә, өч төрле кешедән каләм күтәрелгән, дип килә: уянганчыга чаклы йоклый торган кешедән, балигълык яшенә җиткәнче сабый баладан һәм акылы кергәнче акылы киткән кешедән. Ягъни йоклаган вакытта, бала чакта һәм акылы чыккан кешенең гөнаһлары язылмый.
– Начар гамәлләрне күпмедер вакыт язмый тора, диләр. Билгеле бер минуты, сәгате бармы? Һәм ни өчен көтеп тора?
– Вакытын Аллаһ үзе Белүче. Хәдисләрдән билгеле булганча, кич белән кылынган гамәлне – иртәнгә кадәр, иртән кылынганны кичкә чаклы көтеп торырлар, диелә. Әгәр кеше тәүбә итсә, Аллаһтан гафу-истигъфар сораса, ул гөнаһлы гамәле язылмас. Бу – Аллаһның бер рәхмәте.
– Әгәр дә саваплы гамәл кылырга уйлап та, берәр сәбәп белән аны кылмый калсаң?
– Ниятең яхшылыкта булганга, әгәр ул нәзер булмаса, аны эшләмәсәң дә изге гамәл кылган дип язылыр диелә хәдисләрдә. Эшләсәң – ун савап бирелә. Аллаһы Тәгалә каршында гамәлләр җиде төрле була. Икесе өчен савабы күпме кылынды, шуның кадәр. Кайсылары өчен – ун савап, кайсыларына 700дән арттырып бирелә. Кайсыларына күпме саваб биреләсен Аллаһ Үзе генә белә. «Адәм баласының һәр гамәле үзе өчен. “Һәр изгелеккә ун савап, хәтта 700гә кадәр арттырылыр. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Уразадан башка, чөнки ул Минем өчен һәм аның савабын Үзем бирермен”, – диелә бер хәдистә. Ягъни 700 дән дә арттырып мәгънәсендә.
– Уйнап-шаяртып кына әйткән сүз дә языламы ул гамәл китабына?
– Коръәндә “Каф” сүрәсенең 17-18 аятьләрендә: “Ике язучы фәрештәне хәтергә төшер, берсе уң тарафта утырып изге гамәлләрне язар вә берсе сул тарафта утырып гөнаһлы эшләрне язар. Сүз сөйләнмәс, мәгәр сөйләнгән һәрбер сүзне көтеп утыручы фәрештә язар”, – диелә. “Әл-Инфитар” сүрәсенең 11-12 аятьләрендә: “Югыйсә сезнең өстегездә гамәлләрегезне һәм сүзләрегезне күзәтеп торган сакчылар бар. Сез кылган (олы-кече) нәрсәләрне (бөтенесен) беләләр”, – дип килә. Коръән аятьләреннән күренгәнчә, бер гамәлебез дә югалмый, барысы да языла. Уйнап кына алдадым бит дип әйтергә кирәкми, әйткәнче үк аның языласын һәм шуның өчен җавап бирәчәгебезне уйлагыз.
– Кеше вафатыннан соң кыямәт көненә кадәр ул кая саклана?
– Аның турында фәкать Аллаһы Тәгалә генә белә, һәм безгә аның турында төпченергә дә кирәкми. Компьютерда файлларны саклыйбыз да куябыз, аның эчен актарып, кая саклады икән дип тикшереп утырмыйбыз. Ә аларның кыямәт көнендә кулыбызга биреләчәге хак, .кайсы кул белән алачагыбыз турында исә кайгырту мөһим. “Кемгә китабы алдан уң кулына бирелә, ул кеше җиңел хисапка тартылачак. Китабы арка ягыннан сул кулына бирелгән кеше утка керәчәк”. Бу хакта “Әл-Иншикак” сүрәсендә сурәтләнә. Җәннәткә яки тәмуга керү өчен билет дип әйтергә дә була моны.
– Тәһарәт алганда, уң кулны юганда, Аллаһтан гамәл дәфтәремне уң кулыма бирсәң иде дип теләп юарга ярыймы?
– Ярый.
– Кеше вафат булгач, аның гамәл дәфтәре ябыла. Ә мәрхүмнәр өчен кылган догаларбыз, алар исеменнән биргән сәдакаларыбыз кая китә?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: “Әгәр дә мөселман кеше үлсә, аның өч төрле гамәленнән кала барысы да туктый, ягъни әҗер-савап язылмый башлый. Өч төрле гамәл ул “сәдака җәрия, файдалы гыйлем һәм дога кылучы изге бала”. Файдалы гыйлем калдырып, аның белән кешеләр кулланганчы аңа савап барып торыр. Изге бала калдырып, әти-әнисе өчен дога кылып торса, алар исеменнән корбан чалса, сәдака бирсә, хаҗ кылса, иншәАллаһ аларның гамәл дәфтәренә барып торыр. Сәдака җәрия ул – туктаусыз савап языла торган гамәл. Моңа мәчет-мәдрәсә, юллар салу, хастаханә төзетү кебек кешеләр кулланып файда ала торган гамәлләр керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар