Бу дөньяда гөнаһы булмаган кеше юктыр. Аны белә торып та, үзебез теләмәстән ялгыш кына да кылырга мөмкинбез. Иң мөһиме – Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорап, вакытында тәүбә итү.
Әмма арабызда гөнаһка җиңел караучылар да юк түгел. “Рәхмәтулла” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән без шул хакта сөйләштек.
– Тәбигыйннардан булган төш юраучы Мөхәммәд ибн Сирин белән булган бер вакыйга риваять ителә. Ибн Сирин, галим булуы өстенә, сәүдә белән шөгыльләнүгә бик һәвәс була. Бервакыт ул күп итеп зәйтүн җимешен алып кайта. Тик бер савытка тычкан төшкәнлеген белеп алгач та, алып кайткан бөтен зәйтүнне юк итә. Коега кош яки хайван егылып төшсә, дин буенча, нәрсә төшүенә карап, коеның фәлән кадәр чиләк суын түгәләр. Хайван яки кеше төшсә, аны тулысынча чистартырга кирәк. Тычкан алай зур да түгел кебек, бер савытны гына юк итсә дә булыр иде, мөгаен, әмма халыкка нәҗес эләкмәсен дип, Ибн Сирин тулы бер партия зәйтүнне сатуга чыгармый калдыра. Кайсы гөнаһым өчен казалы булуымны да беләм, ди. Элек галимнәр үзләренә килгән борчу-югалтуларны гөнаһлары сәбәпле икәнен яхшы белгәннәр һәм бу дөньяда ук җәзасын алуны хуп күргәннәр. Моннан аларның гөнаһка җиңел карамауларын беләбез. Кызганычка, хәзер гөнаһ кылудан курыкмаучылар да шактый.
– Гөнаһлардан котылу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Гөнаһны тәүбә белән генә юып була һәм аның билгеле бер шартлары бар. Ул Аллаһ белән ике арада булса, иң беренче чиратта гөнаһ кылуың өчен чын күңелдән үкенү, икенчесе – тел белән истигъфар кылып, Аллаһтан ярлыкау сорау һәм өченчесе – бу гөнаһка яңадан әйләнеп кайтмау. Ә гөнаһ ике кеше арасында булса, тагын бер шарт өстәлә. Зыян китергән кешеңнән син гафу сорарга тиешсең. Ул гафу итми торып, Аллаһы Тәгалә гөнаһыңны ярлыкамый. Гөнаһларның зурлары һәм кечкенәләре бар. Әлеге әйтеп киткән шартлар зур гөнаһларга кагыла. Аллаһ Тәгалә “Худ” сүрәсендә, дөреслектә кылган игелекләр гөнаһны бетерер, ди. Монда инде сүз кечкенә гөнаһлар турында бара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә, мәчеткә баручы кешенең һәр адымы Аллаһ Тәгалә бүләгенә лаек була: уң аягын атлаган саен савап языла, сул аягын атлаган саен гөнаһлары ярлыкана, ди. Шул сүзне ишеткәннән соң, сәхабәләр мәчеткә адымнарын бик вак итеп атлап барганнар.
– Гөнаһның кичерелүен тагын берәр ничек белеп буламы соң?
– Күп галимнәр, кылган игелекләрнең кабул булуы һәм гөнаһларның ярлыкануын ничек белергә була дигәндә, Аллаһ Тәгалә өстәмә гамәл-гыйбадәтләрне үтәргә, нәфел намазларын укырга мөмкинлек һәм көч бирер, ярдәм итәр, диләр. Диндә бер баскычта басып торып, тагын да югарырак күтәрелү өчен шактый тырышлык кирәк, бу очракта Раббыбыз безгә өскә күтәрелү өчен мөмкинлекләр тудыра.
– Башка кеше өчен Аллаһтан аның гөнаһлары кичерелүне сорарга ярыймы?
– Ярый гына түгел, ул хәерле дә. Пәйгамбәребез (с.г.с.), әгәр дә син башка бер кеше өчен дога кыласың икән, синең яныңа фәрештә килер һәм, мин синең өчен дә шулай булсын дип дога кылып торырмын, дип әйтә ди. Башкаларның гөнаһы ярлыкансын дип, Аллаһтан гафу сораганда, фәрештә, синең дә гөнаһларың кичерелсен, дип теләп торыр.
– Җомга көнне эшләгән игелекле гамәлләр өчен савабы күбрәк языла, димәк, ул көнне гөнаһ кылсаң, аның өчен җәзасы да күбрәк буламы?
– Җомга – мөселманнар өчен иң мөһим көн. Безнең ирләребез җомга намазының дәрәҗәсе никадәр зур булуын белсәләр, анда бармый калмаслар иде. Эшем күп, бара алмыйм дип сәбәп табарга кирәкми. Җомга намазын калдырып эшләгән эшнең бәрәкәте дә булмый. Аллаһы Тәгалә Коръәннең “Җомга” сүрәсендә: “Ий мөэминнәр, әгәр җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп, намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгып барыгыз. Бу эш сезнең өчен хәерледер, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез!” – ди. Сезнең сорауга килгәндә, гөнаһны гомумән кылмаска кирәк. Иманлы кеше җомга көнне гөнаһ кылсам, җәзасы күбрәк булыр дип, аны башка көнгә күчерми. Аны бөтенләй эшләмәскә тырышырга кирәк. Кылган гөнаһ өчен исә җәзаны ике дөньяда да күрәчәкбез. Тормышыңда һәм эшеңдә бәрәкәт югалу, догалар кабул булмау, йөзнең аклыгы, сүзеңнең үтемлелеге бетү гөнаһлар сәбәпле булырга мөмкин. Дин галимнәре зур гөнаһлар өчен кабер газабы булачагын да кисәтә.
– Кеше авырып китсә, авырлыклар килеп торса, Раббыбыз шул рәвешле аның гөнаһларын ярлыкый, диләр...
– Без күргән борчу-мәшәкатьләр күпмедер гөнаһларыбыз кичерелүгә сәбәп булырга мөмкин. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Кешенең тәне кызышып торса да, (ягъни температурасы күтәрелсә дә), Аллаһ Тәгалә аның гөнаһларын ярлыкар”, – диде. Хәлең ничек дигән сорауга Пәйгамбәребез һәрвакыт, әлхәмдүлилләһ, дип җавап кайтара торган булган. Сәхабәләр дә, авырлыклар килгән вакытта да, “әлхәмдүлилләһи галә кулли халь” дигәннәр. Ягъни ислам әдәбендә һәр хәлдә, һәр очракта Аллаһка мактау, шөкер дип җавап кайтару гадәте бар. Мөселман кешесе белә: аның борчулы чагы эзсез узмаячак. Дөньялыкта сабыр итә белсә, аның файдасын ахирәттә күрәчәк.
– Үзең турында гайбәт сүз ишетсәң, сөйләсеннәр, гөнаһларым кимер дип әйтергә яратабыз. Бу да гөнаһларың кичерелүгә бер сәбәп була аламы?
– Мөселман кешесе үзе турында сөйләнгән гайбәттән куркырга тиеш түгел. Иншалла, артыбызда сөйләнгән сүз сәбәпле, кыямәт көнендә без сөйләүче кешенең саваплы гамәлләренә ия була алабыз. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, кыямәт көнендә гайбәт сөйләгән кешене Аллаһ каршына китерерләр. Ул тоткан уразалары, укыган намазлары, биргән хәерләре белән килер. Шуннан соң бу кешенең кылган гамәлләренең әҗер-савапларын гайбәте сөйләнгән кешеләргә таратырлар. Игелекле гамәлләре таратылып бетсә, аңардан зыян күргәннәрнең гөнаһлары аңа бирелер, ди Рәсүлебез. Шуңа да кеше турында начар сөйләүдән сак булырга кирәк.
– Намаз укып, кеше гөнаһларыннан арына аламы?
– Кечкенә гөнаһлар ике намаз арасында гафу ителә. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Тәһарәт алганда биттән, кул-аяклардан агып төшкән соңгы су тамчысы белән соңгы гөнаһ юылып төшәр”, – ди. Биш вакыт намаз уку, җомга намазына йөрү, Рамазан аендагы гыйбадәтләрне үтәү алар арасында булган гөнаһларны бетерергә ярдәм итәр, дип тә әйтә Пәйгамбәребез. Кайбер хәдисләрдә, әгәр дә зур гөнаһлардан имин булса, дип өстәп әйтелә. Аллаһы Тәгалә гамәл-гыйбадәттә булып, гөнаһлардан арынып яшәргә әйләсен!
***
Әгәр дә мөселман кешесе Аллаһ Тәгаләдән кылган гөнаһлары өчен гафу итүне сорарга теләсә, аңа Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с) өйрәтеп калдырган сүзләр белән истигъфар кылу хәерлерәк. Бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:
“Әллаһүммә әнтә Раббии ләә иләәһә илләә әнт. Халәкътәнии вә әнәә гәбдүк вә әнәә гәләә гәһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү. Әгүүзү бикә мин шәрри мәә сәнәгътү. Әбүү’ү ләкә бинигъмәтикә гәләййә вә әбүү’ү бизәнбии. Игъфир лии, фәиннәһү ләә йәгъфируз-зүнүүбә иллә әнт”.
“Истигъфәрның иң зурысы шулай дип әйтү: «Йә Аллаһ! Син минем Раббым, Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк. Син мине барлыкка китердең, мин Синең колың һәм мин булдыра алганча Синең әмерләреңне үтим вә әйткән вәгъдәңә ышанам. Мин сиңа кылган начарлыктан сыенам һәм Синең миңа биргән нигъмәтеңне таныйм. Шулай ук мин кылган гөнаһымны да таныйм. Мине гафу ит. Синнән башка беркем дә гөнаһларны гафу итми”.
Фото архивтан
Комментарийлар
0
0
Бәлки имам-хатыйб Рөстәм хәзрәт "Иншалла" диясегә "Ин шәә АЛЛААҺ" дип әйтергә теләгәндер???
0
0