Аллаһы Тәгалә Адәм балаларына төрле авырулар бирә. Шулар арасында җиңел дәвалана торган “гадәти” авырулар да, катлаулырак булганнары да бар.
Әмма нинди чир булуга карамастан, мөселманнар пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең мөбарәк хәдисендә китерелә торган “Барлык авыруларны Аллаһ бар иткән, һәм алар белән бергә Аллаһы Тәгалә һәр чирнең шифасын да булдырган” дигән хәбәргә ихлас ышанып, авыруның нинди генә җитди булуына карамастан, сихәтләнүгә өмет белән яши.
Хәзерге заман медицинасы “дәвалануга авыр бирешә торган”, кайбер очракларда хәтта “дәвалап булмый торган” дип таныган авырулар арасында яман шеш (онкология) авыруы да бар. Шушы чирдән дәваланучылар рәсми медицина тәкъдим иткән даруларны да, дәвалануның халык ысулларын да куллана. Шулай да мөэмин-мөселманнар өшкерү, ягъни Коръән аятьләре һәм догалар белән дәвалану мөмкинлеге турында да онытмаска тиеш. Ислам тәгълиматы буенча нинди дә булса авыруга шифа бирүче Ул – бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгалә. Әлбәттә, бу – дарулар һәм төрле халык ысуллары белән дәваланырга кирәкми дигән сүз түгел. Әмма пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм сөннәтендә сырхауны аять вә дога белән шифаландыру ысулы да бар. Шуңа күрә без шушы юл белән сихәтләнү мөмкинлеген дә файдаланып карарга тиеш. Бу язмада яман шеше (онкология) чирен аятьләр һәм догалар ярдәмендә дәвалау аңлатыла.
Бер савытка су тутырып (чишмә суы булса яхшы), икенче савытка зәйтүн мае (оливковое масло) салып, шулар өстенә аста китерелгән Коръән аятьләрен җидешәр тапкыр укырга кирәк (үзең укый алмасаң, белгән кеше укый):
1. “Фатиха” сүрәсе (1 нче сүрә).
2. “Бәкара” сүрәсе (2 нче сүрә): 1-5 нче, 164-165, 255-257, 285-286 нчы аятьләр (һәр өзекне җидешәр тапкыр укыйсы).
3. “Әлү Гыймран” сүрәсе (3): 1-5, 18, 26-27 нче аятьләр.
4. “Әграф” сүрәсе (7): 54-56, 117-119 нчы аятьләр.
5. “Юныс” сүрәсе (10): 79-82 нче аятьләр.
6. “Та Һә” сүрәсе (20): 65-69 нчы аятьләр.
7. “Мүэминүн” сүрәсе (23): 115-118 аятьләр.
8. “Саффәт” сүрәсе (37): 1-15 аятьләр.
9. “Рахмән” сүрәсе (55): 31-34 аятьләр.
10. “Хәшер” сүрәсе (59): 21-24 аятьләр.
11. “Мүлк” (“Тәбәрак”) сүрәсе (67): 3-4 аятьләр.
12. “Каләм” сүрәсе (68): 51-52 аятьләр.
13. “Җин” сүрәсе (72): 3нче аять.
14. “Кәфирун” сүрәсе (109): тулысынча (7 тапкыр).
15. “Ихлас” сүрәсе (112): тулысынча.
16. “Фәләкъ” сүрәсе (113): тулысынча.
17. “Нәс” сүрәсе (114): тулысынча.
Соңыннан шул ук су һәм зәйтүн мае өстенә шушы догаларны укыйсы:
“Аллаһүммә Раббәннәәси әзһибильбәъсә. Ишфи... Әнтәшшәәфи... Ләә шифәә/ә илләә шифәә/үкә... Шифәә/ән ләә йүгаадиру сәкамән...
(Бу дога7 тапкыр укыла)
Тәрҗемәсе (су белән майны өшкергәндә тәрҗемәне укыйсы түгел – аны соңыннан, аерым дога кылганда әйтергә мөмкин):
– Йә Аллаһ – кешеләрнең Раббысы... Бу зәхмәтне юк ит... Шифаландыр... Син – Шифаландыручы... Синең шифаңнан башка шифа юктыр... Авыртуны калдырмыйча шифаландыр...
“Әгуузү бикәлимәәтилләәһит-тәәммәәти мин гадабиһии үә гыйкаабиһии үә мин шәрри гыйбәәдиһии үә мин һәмәзәәтишшәййәәтыыни үә ән йәхдуруун”.
(Бу дога 3 тапкыр укыла)
Тәрҗемәсе:
– Аллаһның тәмам (камил) булган Сүзләренә сыенам – Аның ачуыннан һәм Аның җәзасыннан... Аның колларының начарлыгыннан һәм шәйтаннарның мәкерле вәсвәсәләреннән һәм аларның миңа килүеннән...”.
“Әс/әлүллааһәл-газыыймә Раббәлгәршил-газыыйми ән йәшфийәкә... Бисмилләәһишшәәфии... Аллаһүммәшфи гәбдәкә үә садәка расүүлүкә”.
(Бу дога 7 тапкыр укыла)
Тәрҗемәсе:
– Олуг гарше Раббысы булган бөек Аллаһтан сине шифаландыруны сорыйм – Аллаһның “Шифаландыручы” дигән исеме белән... Йә Аллаһ... Синең колыңны шифаландыр һәм Синең дөрес (хакны) өйрәтүче расүлеңә мәрхәмәтле бул...
Биредә китерелгән аятьләр һәм догалар ярдәмендә дәвалануның шарты – авыруның да, өшкерүченең дә иманлы булуы, чөнки “Исра” сүрәсенең 82 аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Без мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт булган Коръәнне иңдерәбез. Әмма залимнәргә ул зарардан башка берни дә арттырмый” (17:82). Дәвалану вакыты – 2-3 атна. Өшкерелгән суны 21 көн дәвамында көнгә өч мәртәбә (иртән, көндез һәм төнлә) берәр стакан эчәргә һәм шул су белән 21 көн дәвамында көнгә бер тапкыр тулысынча коенырга кирәк. Су коеныр өчен җитәрлек булмаса, бер чиләк гадәти суга бер стакан өшкерелгән су салып болгатырга һәм шуның белән коенырга була. Өшкерелгән зәйтүн маен тәннең яман шеш зарарлаган урынына 21 көн дәвамында көнгә бер тапкыр сөртергә (ышкып сендерергә) кирәк. Яман чир канда булса, зәйтүн маен умыртка баганасына (позвоночник) һәм аякларга ышкып сеңдерәсе.
Җир һәм күкләрне юктан бар итүче, барча мәхлукатны, шул исәптән кешене бар кылып тәрбияләп торучы, Адәм балаларына сәламәтлек бирүче Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә дан вә мактау булсын, Аның сөекле расүле, ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмгә күңел түрләребездән чыккан салават-шәрифләребез ирешсен. Әәмиин.
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
(Мәгълүмат Әбү Әл-Фида Мөхәммәд Иззәт Гарифнең
“Лечи себя Кораном” дигән китабында китерелә).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар