Укучыларыбызның сорауларына Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирә.
– Мөселман егете белән мөселман кызына никах булмаган килеш телефон аша сөйләшергә ярыймы?
– Кыз кеше мәхрәме белән бергә булганда рөхсәт ителә. Мәхрәм ул – кызның бабасы, әтисе яки абый-энесе, әти-әнисенең ир туганы.
– “Ястү намазын сәхәр тәмам дигәнгә кадәр, әйтик, ун-унбиш минут кала укырга ярыймы?”
– Һәр намазны вакыты керүгә укырга тырышырга кирәк. Ястү намазын сәхәргә кадәр калдыру хәерле булмаса да, укырга ярый.
– “Бер олырак яшьтәге танышым бар. Шалтыратса, сәгатьләр буе сөйли. Мөһим нәрсәләр дә түгел инде, гел бер сүз. Ә минем эштән арып кайткан вакыт була. Өйдә көндәлек эш тә күп. Шалтыратуга җавап бирмәсәң, гөнаһ буламы?”
– Ашыгыч нәрсә булса гына сөйләшә алам, гафу, ике минут кына вакытым бар, дип алдан ук кисәтеп куярга була. Җавап бирмәү – шәхси эш, вакыт ул – синең хакың. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: “Ишеккә өч тапкыр шакып та ачучы булмаса, кире кайтып китәсең”, – ди. Бу – кешене уңайсызламау, борчымау әдәбе.
– “Аллаһтан нәрсә дә булса сораганда, бирсәң иде дип түгел, бир дип сорарга кирәк, имеш. Әйтик, исәнлегемне бирсәң иде дип әйтәсе урынга исәнлек бир, Раббым дип. Кайсы дөрес була?”
– Аллаһ Раббыбыз безнең сорганнарга җавап бирсен өчен, иң беренче чиратта Ул кушканнарны үтәргә кирәк. Аллаһ риза булырдай эшләрне эшләгәннән соң: “Раббым, Син әйткәннәрне үтим, миңа исәнлек, бир, гафу ит, гөнаһларымны кичер”, – дип сорарга кирәк.
– “Әтием бик каты эчте. Үлеп киткәч, авылда сатучы бурычы калды, диде. Аракы өчен бурычын мин түләргә тиешме?”
– Әтиегез акчаны харамгамы, әллә башка юлга тотканмы, аның бурычларын ябарга кирәк, чөнки һәр әҗәтебез өчен кыямәт көнендә җавап бирәчәкбез. Вафат булган әти-әни өчен корбан чалдыру да, хаҗ кылу, сәдакалар бирү дә – күркәм эш.
– “Берәр вафат булган кеше өчен дога кылганда, әгәр дә әтисенең исемен белмәсәң, Габдулла улы яки ызы дип әйтергә кушалар. Ни өчен нәкъ менә Габдулла дип?”
– Аллаһы Тәгаләгә иң сөекле исем ул – Габдуллаһ, ягъни Аллаһ колы. Без барыбыз да Аның колы. Исемен белмәгән очракта Габдуллаһ улы яки кызы дип әйтергә киңәш ителә.
– “Хатынымның әти-әнисе янына кунакка кайтканда, ә авыл Казаннан 130 чакрым ераклыкта урнашкан, мин намазны мосафир буларак кыскартып укырга тиешме? Хатыным, төп нигезе булгач, гадәттәгечә укыймы?
– Мондый очракта ир дә, хатын да мосафир санала. Ирнең дә, хатын-кызның да гаиләсе кайда яши, ватаны - шунда. Ә монда алар - мосафир, дүрт рәкәгатьле намазны ике рәкәгать итеп укыйлар.
– “Намазда иснәнгәндә авызны кул белән капларга ярыймы?”
– Бер кул белән капларга кирәк.
– Яулык япмаган хатын-кызның уразасы кабул буламы?
– Намаз да, ураза да – һәрберсе аерым фарыз. Гаурәтне ябып йөрмәгән өчен дә аерым соралачакбыз. ИншәАллаһ, акрынлап, кеше ураза тотып, намазга басып, яулык та ябар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: "Намаз ул яман, бозык, фәхеш эшләрдән саклый", – дигән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар