Туганыгыз яки күршегез чакырган икән, бу әле туганлык һәм күршең хакы да.
Рамазан аена бер атна вакыт калып бара. Уразага бәйле рәвештә инде газета укучыларыбыздан сораулар да килә башлады. Аларның кайберләренә “Казан нуры” мәчете имамы Наил хәзрәт Йосыпов җавап бирә.
– Хәзрәт, әңгәмәне иң еш бирелә торган сораудан башлыйк әле: ураза тотмаган кеше ифтар мәҗлесенә бара аламы?
– Ифтарга ураза тотмаучылар да килә ала, бу – тыелмый. Килсеннәр, вәгазь тыңласыннар, дога кылсыннар. Динебез турында күбрәк мәгълүмат алып, бәлки, аларга ул уразага керергә сәбәп булыр.
– Ифтарга чакырылып та бармасаң, гөнаһлы булмыйсыңмы?
– Чакырган җиргә барырга тырышыгыз. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: “Чакырган җиргә сәбәпсез бармаган кеше миңа каршы килгән була”, – диелә. Туганыгыз яки күршегез чакырган икән, бу әле туганлык һәм күршең хакы да.
– Сәхәр ашаганда, авыз ачканда тәһарәтең булу фарызмы?
– Тәһарәтле булу шарт түгел. Ә инде намаз укыганда тәһарәтең булу фарыз.
– Уразалы кешегә теш пастасы кулланырга ярыймы?
– Бу – мәкруһ гамәл, ягъни шәригатьтә шелтәләнелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мисвак куллануы билгеле. Амир ибн Рабига: «Мин Пәйгамбәребезнең ураза тоткан вакытында мисвәк кулланганын күп тапкыр күргәнем булды», – дигән. Аллаһ Илчесе үзе: «Өммәтемә авырлык китерүдән курыкмасам, аларга һәр тәһарәттән соң мисвәк кулланырга әмер бирер идем», – дип әйткән.
– Сәхәр ашагач, авыз ачкач укый торган доганы татарча гына әйтергә ярыймы?
– Әйе, ярый.
– Уразада авыздан ис килмәсен өчен кипкән канәфер кабып, аны чәйнәмичә, йотмыйча гына йөрергә ярыймы?
– Ярамый, ул уразаны боза.
– Тәравих намазын укымаучы гөнаһлы булмыймы?
– Рамазан ае дәвамында һәр көнне ястү намазыннан соң, витр намазына кадәр, тәравих намазын укыйбыз. Аны уку – сөннәт, ягъни укымаган өчен гөнаһ язылмый, шул ук вакытта савапсыз да каласың. Тәравих намазын укырга тырышыгыз, чөнки аның өчен бик күп әҗер алабыз. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Рамазан аенда бу айның изге ай икәнлегенә ышанган хәлдә әҗер-савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тәравих намазын кылучының барлык элеккеге гөнаһлары кичерелә”, – дигән.
– Соңгы вакытта ураза көндәлеге куллану модага кереп китте. Аның мөһимлеге ни дәрәҗәдә?
– Кем дә кем аны кулланудан файда күрә икән, әлбәттә куллансын. Рамазан ае елга бер генә тапкыр, аның һәр минуты кадерле. Мөэмин-мөселман кешесе ошбу айда вакытын буш үткәрергә тиеш түгел. Икенче айларга караганда бу айда кылган изге гамәлләр күпкә саваплырак.
– Ураза тоткан кешенең кылган догасы кабул булган вакыт бар, диләр. Ул кайсы вакыт?
– Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Ураза тоткан кеше авызын ачканчы укыган догасы кабул булыр», – ди. Авыз ачу вакыты белән бергә кылган догаларыбыз көн дәвамында кабул булыр, ИншәАллаһ.
– Мосафирга тәравих намазын уку мәҗбүриме?
– Булдыра алса – укый, юк икән – укымый. Әйткәнемчә, ул – сөннәт гамәл булып санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар