Әмма бик яхшы беләбез: бушка бернәрсә дә килми. Кибеткә кереп кирәк-ярак җыябыз да, чыгып киткәнче кассага тукталабыз, акча түлибез. Ә ни өчен түлибез соң? Безгә уңайлыклар тудырып, төрледән-төрле ризыкны киштәләргә тезеп куйганнары, без үстерә алмаган җиләк-җимешне ераклардан алып кайтканнары һәм башкалар өчен. Ә түләмәсәк ни була? Кеше хезмәтенең кадерен белмәүче рәхмәтсез затлар булабыз, алай гына да түгел, безне җәзага да тартачаклар бит. Ә планетабыз хакында уйлансак, җиребездә кешеләр өчен уңайлыклар, кибеттәге кебек кенә түгел, бихисап: «(Аллаһы) сезнең өчен игеннәр, зәйтүннәр, хөрмә агачлары, йөзем һәм җиләк-җимешләрнең һәрберсен үстерде.
Боларда, башында фикере булган кеше өчен, әлбәттә, Аллаһының барлыгына, Аның чиксез кодрәтенә дәлил бар. Төнне, көнне, Кояшны, Айны сезнең өчен бар итте. Йолдызлар да Аның әмеренә буйсына. Хактыр, боларның башында акылы булган һәркем өчен гыйбрәтләр бар. Сезнең өчен Җир өстендә төрле төстә (чәчәкләр, үсемлекләр) яралтты. Үгет алырдай зиһенлеләргә монда, әлбәттә, исбат-дәлил бар» («Нәхел» сүрәсе, 11-13нче аятьләр).
Ә ул нигъмәтләр өчен ничек соң без түлик? Әлеге сорауга җавап эзләнәме безнең калебләрдә, әллә инде түбәндәге аятьтәгечә килеп чыгамы: «Аларның йөрәкләре бар, тик алар аңламыйлар. Аларның күзләре бар, ләкин алар күрмиләр. Аларның колаклары бар, әмма алар ишетмиләр. Алар хайваннар кебек, хәтта алардан да адашканраклар. Алар – гафил булучылар» («Әгъраф» сүрәсе, 179нчы аять). Хаклыкны белергә, аңларга омтылмыйча, тирә-яктагы гүзәллекне күрмичә, «моны Кем шулай бар иткән соң» дип анализ ясамыйча, фикерләмичә, менә шушындый тирән мәгънәле аятьләрне ишетмичә, түбән дәрәҗәгә төшмибезме, әлеге аять бит без кешеләр хакында: «Алар хайваннар кебек, хәтта алардан да адашканраклар. Алар – гафил булучылар?!»
Менә шушы мисалларны әйтеп, Коръән уйландырырлык аятьләр китергәннән соң, бәлки, гакылыбызны эшкә җигәрбез? Әмма, кызганыч, бу сорауга җавап тискәре: «Яки син уйлыйсыңмы аларның күбрәге синең сүзеңне ишетәләр дип, яки хак сүзнең хаклыгын аңлыйлар дип? Алар һичкем түгел, мәгәр хайван кебекләр, бәлки алар хайваннарга караганда да хак юлдан адашучыраклар» («Форкан» сүрәсе, 44нче аять). Безнең тормышка ничек туры килә бу аять! Әйе, кызганыч, кешеләргә тормышыбызның максаты турында сөйли башласаң, ул ниндидер бер әкият кебек кенә кабул ителә.
Комментарийлар