16+

Ислам динендә ничек рәхмәтле булырга соң?

Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән нигъмәтләре чиксез. Әмма аларны күрә беләбезме? Алар өчен шөкер итәбезме?

Ислам динендә ничек рәхмәтле булырга соң?

Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән нигъмәтләре чиксез. Әмма аларны күрә беләбезме? Алар өчен шөкер итәбезме?

Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән шул хакта сөйләштек.
–    Безгә берәр кеше ярдәм итсә, аңа кат-кат рәхмәт әйтәбез. Ә менә Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә онытабыз.
–    Аллаһы Тәгалә Үзе дә Коръәндә, шөкер итүчеләр әз, ди. Гомәр радыйаллаһу ганһе бер кешенең, Раббым, мине әзләрдән кыл, дога кылганын ишетә дә, кемнәр соң алар әзләр, дип сорагач, шөкер кылучылар, ди, ягъни шул әзләр арасында мин дә булсам иде, дип дога кылган. Кемдер, авыр тормышта яшим, дип акланыр. Әмма монда да Аллаһы Тәгаләнең хикмәте бар. Ул бу дөньяда кемгәдер нәрсәнедер кимрәк биргән, һәм әгәр дә ул кеше Раббысына ышанып, шул тормышына риза булып яши икән, аны ахирәттә әҗер-савапсыз калдырмаячак. Рәхмәтле булырга кирәклеге турында без дин әһелләре генә түгел, психологлар, коучлар да һәрчак әйтеп килә. Әмма кызганыч, бүген күп кеше шөкерсез.

–    Ислам динендә ничек рәхмәтле булырга соң? 
–    Иртән уянып күзеңне ачкач та, әлхәмделилләһ, дияргә кирәк. Аннан соң шушы дога укыла: “Әл-хәмдү лилләәһил-ләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр” (Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр). Бәдрәфтән чыккач, яңа кием кигәндә, ашаганнан соң, хәтта төчкергәч тә укыла торган догаларның барысы да шул зикер-шөкер итүгә корылган. Догасын укымаган очракта һичьюгы әлхәмделилләһ дип куярга кирәк, чөнки бу сүз шөкернең асылы булып тора. Әгәр дә берәр җиргә барганда юлың уңмаган, әйтик, машинаң ватыла икән, ул Аллаһның рәхмәте белән булырга мөмкин. Шул рәвешле Ул сине берәр бәладән коткарадыр. Юлым барып чыкмады дип борчылырга кирәкми. 

– Тел белән әлхәмделилләһ дип кую гына җитми, аны ихластан әйтү дә шарттыр.
–    Телең белән әйтү ул – беренче шарт. Икенчесе – Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне күңел белән тану һәм өченчесе – Аллаһ биргән нигъмәтне хәләл эшләрдә куллану. Күз нигъмәтен биргән икән, Коръән укы, файдалы гыйлем ал. Ишетү сәләтен биргән икән, вәгазь тыңла. кул-аякларың бар икән, хәләл кәсеп ит, кешеләргә, дингә файдалы эшләр башкар. Бу нигъмәтләрне дөрес кулласаң, шөкер иткән буласың. Аллаһы Тәгалә иң бай патшаларның берсе булган Давыд галәйһиссәламгә: “Шөкер ит”, – диде. Давыд галәйһиссәламнең гаиләсе, шөкер йөзеннән, төне буе намаз укыган. Әгәр дә сиңа Аллаһы Тәгалә мал биргән икән, шул малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгару да шөкер итү була. Көз башында районнарда гошер җыелды. Ул да җыеп алган уңышыңа шөкер итү була.

–    Коръәндә, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне саный башласагыз, исәбенә чыга алмассыз, диелә. Ә иң зур нигъмәт ул нәрсә?
–    Һидаять нигъмәте, ягъни Аллаһ кушканча яшәүне аңлап, дин юлында булу. Ул безгә намаз әһелләреннән, Аны зикер итүче бәндәләреннән булырга насыйп иткән икән, бу – иң зур нигъмәт. Аллаһ байлыкны, ризыкны бөтен кешегә бирә ала. Ә һидаятьне Үзе сөйгән бәндәләренә генә бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм төнлә тәһәҗҗүд намазына баскач, Гайшә радыйаллаһу ганһә, аны жәлләп, сиңа авыр бит, дигәч, Расүлебез аңа, Аллаһка рәхмәтле бәндә булмаскамыни, ди.     

–    Димәк, намаз укуыбыз да шөкер итү булып чыга?
–    Намаз уку – Аллаһка, ә һәр намаздан соң әти-әниеңә дога кылуың – аларга шөкер итүең, чөнки Аллаһы Тәгалә Үзенә һәм әти-әниләргә шөкер итәргә кушкан. Аллаһы Тәгалә барчабызны Үзенең нигъмәтләренә шөкер итүчеләрдән кылса иде. 

Төрле бәла-казалардан котылганнан соң, яки кеше тормышында берәр төрле шатлыклы вакыйга булса, ул кеше шөкер сәҗдәсен кылырга мөмкин.
Кулларны күтәрмичә “Аллаһу әкбәр” дип әйтергә һәм сәҗдә кылырга. Сәҗдәдә чакта өч тапкыр “Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә” дияргә. Сәҗдә бер тапкыр һәм сәламсез башкарыла.

Әбү Бәкер хәбәр итүенчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам яхшы хәбәрләр алган чагында шөкер сәҗдәсе кыла торган булган (Имам Ибне Мәҗә, «Камәт», 192).

Шөкер сәҗдәсе − мөстәхәб, әмма аны намаздан соң ук башкару мәкруһ була, чөнки белеме җитеп бетмәгән кешеләр бу сәҗдәне намазның бер өлеше дип уйларга мөмкин. Әлеге сәҗдәне, мәкруһ вакытлардан тыш, теләсә кайсы вакытта кылырга була.
(“Ислам дине нигезләре” китабыннан)


Шөкрана догасы
«Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил иймәән.
Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил исләәм.
Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил Куръәән.
Әлхәмдү лиЛләәһил ләзии җәгәләнәә мин үммәти сәййидил мүрсәлиин.
Үә нәшкүруһү гәләә мәә һәдәәнәә сәбиилә әһлил иймәәни үәл йәкыййн»
Мәгънәсе:
Иман нигъмәтенә Аллаһка шөкер!
Ислам нигъмәтенә Аллаһка шөкер!
Коръән нигъмәтенә Аллаһка шөкер!

Фото: архивтан 

Язмага реакция белдерегез

6

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading