16+

Кабергә кереп яткач та, әҗере килеп торыр

Адәм баласы, мөселман кешесе, иман әһеле, үлгәннән соң яңа тормыш башлануына ышанырга тиеш.

Кабергә кереп яткач та, әҗере килеп торыр

Адәм баласы, мөселман кешесе, иман әһеле, үлгәннән соң яңа тормыш башлануына ышанырга тиеш.

Ягъни кыямәт көне җиткәч,  ул йә җәннәтле, яки җәһәннәмле була. Һәрбер мөселман кешесе моңа ышана, инана.

Шуңа күрә ул дөньясын, кош ике канатын да бервакытта кагынган кебек, тигез алып бара: тормышында кәсеп итә, акча эшли һәм шулай ук ахирәттә дә йортлы, бәхет-сәгадәткә ирешеп, җәннәтле булыр өчен, хәерле гамәлләр кылып, әҗер-савап туплый. Әҗер-савап ахирәттә җәннәткә керер өчен кирәк булса, акчаның бу дөньяда тормыш алып барыр өчен кирәклеген сөйләп тә торасы юк. Менә шул нияттән мөселман кешесе бу дөнья белән генә чикләнмичә, ахирәтен дә кайгыртып, җәннәтле булыр өчен ниләр эшләргә кирәклеген турында да уйлый.

Һәрберебез дә исән чакта җирдә йөргәндә, киләчәктә, инде үзебез кабергә кереп яткач та әҗере килеп торырлык саваплы гамәлләр кылу турында уйларга тиешбез. Без беләбез: кайбер кешеләр, акчасы күбрәк җыелса, инвестиция ясый – төрле заводларның, төзелеш фирмаларының акцияләрен сатып алалар. Ягъни, үзе эшләмәсә дә, аның акчасы эшли торган була. Күпмедер вакыт узгач, әлеге акцияләр керем – дивиденд китерә башлый. Бу, башлыча, яшьләрне кызыктыра, интернетта да бу хакта мәгълүмат чиксез күп.

Нәкъ шуның шикелле, әгәр җәннәтле буласыбыз килсә, кабергә кереп яткач, ниндидер инвестициябез, әҗер-савап рәвешендә, дивиденд китерә ала икән, дип кызыксынырга бурычлыбыз. Әйе, Үзенең киң рәхмәте белән, Аллаһы Тәгалә адәм балаларына зур мөмкинлек бирә: бу дөньядан китеп, Аллаһы хозурына күчкәннән соң да, безгә әҗер-саваплар китерә торган гамәлләр бар икән. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم «Баззар» исемле хәдисләр җыентыгында хәсән дәрәҗәсендәге бер хәдистә әйткән: «Җиде төрле гамәл бар, адәм баласы кабергә кереп яткач та (бу дөньядан китеп, Аллаһ хозурына күчкәннән соң да), шушы җиде гамәлнең әҗере кабердә булган вакытта килеп торачак – кем белем бирсә, чишмәләр ясап, коелар казытса, агачлар утыртып, мәчет төзетсә, яисә Коръән китабын биреп калдырып, догачы бала үстереп калдырса».

Үлгәннән соң да дивиденд аласыбыз килсә, әлеге хәдис белән вәгазьләнеп гамәл кылырга кирәк безгә. Иң беренчесе, иң фазыйләтлесе – файдалы гыйлем өйрәтеп калдыру. Бу хәдис шәкертләр тәрбияләүченең, укытучы, мөгаллим, остазның нинди зур әҗергә лаеклы һөнәр иясе икәнен күрсәтә. Барлык файдалы гыйлемнәр керә монда. Әйтик, берәр шәкертне Коръән укырга, намаз укырга, тәһарәт алырга, дога кылырга өйрәтәсең икән, шул шәкерт Коръән укыган, догалар кылган, намаз укыган саен әҗере сиңа да бара, чөнки син өйрәтүче булдың. Шушы яктылыкны, шушы туры юлны күрсәтүче булдың.

Яки, дөньяви гыйлем биреп, берәр һөнәр өйрәттең, ди. Әлеге шәкерт шул һөнәр белән кәсеп иткән, гаиләсен туендырган саен, сиңа да әҗере бара. Чөнки һөнәргә аны син өйрәттең. Шул һөнәр ачкычын аңа син тапшырдың. Берәр кешене, әдәп-әхлак нигезләренә таянып, алдаусыз һәм хәйләсез гадел сәүдә кылырга өйрәтәсең икән, ул кеше шушы файданы тормышында кулланган саен, әҗере сиңа да булачак.

Гыйлем бирү – иң хәерле гамәлләрнең берсе. Мисалга Әхмәтһади Максудинең барыбызга да таныш булган «Мөгаллим сәни» китабын китерик. Әлеге китапны белмәгән мөселман кешесе юктыр. Безнең татар мәдрәсәләрендә генә түгел, хәтта Азия илләрендә дә шушы «Мөгаллим сәни» китабы белән Коръән укырга өйрәтәләр. Юка гына китап ул. Аның каравы, ничәмә-ничә миллион, ә бәлки миллиардларча мөселманның Коръән укырга өйрәнүенә ярдәмлек. Карагыз, бары тик бер китап сәбәпле күпме әҗер бара шул галимгә. Яки Ризаэддин Фәхретдинне алыйк. Күпме гыйльми хезмәт калдырган ул, аларны укыган, өйрәнгән һәм тормышта кулланган саен, әҗере Риза хәзрәтләр рухына бара. Рәшидә абыстай Исхакыйның намаз укырга өйрәтүгә кагылышлы китабын алыйк. Кечкенә генә бер китап. Бөтенебез дә шул китаптан карап, намаз укырга өйрәндек. Үзе безнең арада булмаса да, күпме әҗер бара Рәшидә абыстай рухына. Әле генә санап киткән һәм, гомумән, галимнәр, остазлар, укытучылар үзләре бу дөньядан китсәләр дә, аларның исемнәре яши. Аларны зикер иткән саен, «И, Раббым, шул галимнең китабыннан карап өйрәндем, шушы укытучым өйрәткән иде», – дип, адәм балалары дога кыла. Шуңа күрә гыйлем, изгелеккә өндәү – иң хәерле гамәлләрнең берсе.

Кемдер чишмә карап-төзекләндереп торса яки кое казытып калдырса, әҗере аңа барачак. Берәр авылда, җирлектә су булмаса, кемдер кое казытып калдырса, шул коедан халык су алган, аны кулланган саен, әлеге кешегә савап бара. Хәер, хәзер шәһәрдә генә түгел, хәтта авылда да барыбызның да диярлек өйләрендә су краннан агып тора, шуңа да су мәсьәләсенә кеше әллә ни әһәмият бирмәскә дә мөмкин. Ә бит җир йөзендә эчәргә яраклы суга тилмерүче кешеләр аз түгел. Африка илләрендә яшәүчеләрнең ничек итеп сусызлыктан газап чиккәннәрен дә ишетеп беләсез. Шунда кое казытып, чишмә ясатып куйган кешегә шул чишмә кипкәнче, ә коеда су беткәнче әҗер-савабы барачак.

Дүртенчесе – агач утырту. Җимеш бирә торган агачлар яки үсентеләр үстерү хәерлерәк. Хәдистә пальма агачы дип әйтелә, әмма галимнәр, барлык җимеш бирә торган агачлар да шушы хәдискә туры килә, дип әйтәләр. Әгәр берәр кеше алмагач, чия, крыжовник, карлыган утыртып, алар җимеш биреп, башка берәү шул агачның җимешен ашый икән – утырткан кешегә әҗер бара.

Тагын бер хәдискә тукталып китик. Кечкенә вакытта, күршенең алмасы тәмле дип, малай-шалай җыелып, кеше бакчасыннан алма ашаган чакларыгызны барыгыз да хәтерлидер. Сүз дә юк, бу – караклык, болай эшләргә ярамый. Әмма, карагыз, бер хәдисендә Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Адәм баласы берәр җимеш бирә торган агач утыртса, һәм кеше шуннан ашаса – аңа сәдака бара. Хәтта бакчага кереп, урлап ашасалар да – ул кешегә сәдака бара», – ди (Мөслим риваяте, 3968). Теге кеше урлап гөнаһ кылды, ә сиңа сәдака әҗере булды. «Берәрсе алып кына китсә дә, сиңа сәдака бара», – ди. Һәм инде икенче риваятьтә, шулай ук «Мөслим» җыентыгындагы хәдистә: «Кеше берәр җимеш бирә торган агач яки үсенте үстерсә, кем генә ашамасын – кешеме, хайванмы, кошмы, җәнлекме, бөҗәкме – аңа сәдака бара», – дигән Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم.

Кайчак каргалар алмагачның алмаларын чукып китә, су сибеп кадерләп үстергән җиләкләрне чыпчыклар ашый, бу хәлләргә ачуыбыз чыга, ләкин без белергә тиеш: бу –  сәдака. Динебездә үсентеләр үстерү дә савап эш санала. Карагыз сез бакчачылар, бакча караучыларның ни дәрәҗәдә бәхетле булуларын! Алар күпме һәм нинди генә әйбер үстермәсен, кем генә шул агачларның җимешләрен ашамасын, үстерүче-караучыга әҗер-савап бара, хәтта вафат булганнан соң да. Әлеге хәдис белән бакчачыларны шатландырырга кирәк. «И балам, шушы хәдисне ишеткән идем, яшь вакытта күп гөнаһлар кылдым, бәлки шушы агачларның җимешләрен балалар, оныклар, хайваннар ашар, безгә дә әҗер-савап барыр һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешербез», – дип әйтүче әби-бабайларны очратканым бар.

Бишенчесе – мәчетләр төзү. Кем дә кем мәчет төзеп калдырса яки җимерелгәнен төзекләндерсә, әлеге мәчеткә кешеләр килеп, намаз укыган, гыйлем алган, Аллаһны зикер иткән саен, шул төзүче кешегә әҗере бара. Һәм әле шунысы да бар: «Бохари» һәм «Мөслим» җыентыгында килә торган хәдистән күренгәнчә, Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйткән: «Кем дә кем Аллаһ ризалыгы өчен, Аллаһның бары тик әҗер-савабын өмет итеп (кешенең мактауларын да, газетага язуларын да, рәхмәт әйтүләрен дә көтми, бернинди бүләк тә, дан-шөһрәт тә теләми, бары тик Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабын өмет итеп), мәчет төзетсә, Аллаһы Тәгалә бу кешегә җәннәттә йорт төзәячәк». Чөнки мәчет – Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан җире. Шуңа күрә, кайсы гына заман булмасын, безнең татар халкы иң беренче эш итеп мәчет салдырган. Документаль әсәрдән бер өзек укыганым бар: өч гаиләне Себергә сөрәләр. Шунда күченгәч, шушы өч гаилә, җыелышып, башта мәчет төзи. Төзеп бетергәннән соң, һәрберсе үзенә йорт салырга тотына. Һәм, чыннан да, мәчет булган җирдә – бәрәкәт, хәерлелек була. Әлеге гаиләләрнең дәвамчылары әле дә шул җирләрдә имин гомер кичерәләр икән. Әйе, мәчет – иң хәерле изгелекләрнең берсе. Аны төзүчеләр вафат булганнан соң да, халык  мәчеткә йөргән саен, шул төзеп калдырган кешеләр рухына әҗер-савап бара.

Алтынчысы – Коръән биреп калдыру. Мәчеткә калдырасыңмы, мәдрәсәгә тапшырасыңмы яки берәр шәкерткә алып бирәсеңме, Коръәнне укырга өйрәнүчегә бүләк итәсеңме, аны кешеләр укыган саен, әҗере сиңа бара. Галимнәр, китап бирүнең дә шундый ук савабы бар, диләр, Коръән бирү белән кыяс кылалар (чагыштыралар). Әйтик, намаз укырга, башка төрле хәерлелеккә өйрәтә торган вәгазь-нәсыйхәт китабы яки догалар китабы булырга мөмкин ул. Китапны алучы, аны тормышта кулланган саен, сәдака әҗере ул китапны язган кешегә дә бара. Вафат булгач, кабердә чакта да әҗере бара.

Һәм җиденчесе – догачы, тәрбияле бала калдыру. “И Раббым, миңа әти-әнием мәрхәмәт күрсәткән кебек, син дә аларга рәхимле булсаң иде”. Монда сүз:” Бу дөньяда кылган гөнаһларын ярлыкап, җәннәткә кертсәң иде”,– дип дога кылучы балалар турында бара. Бу исә иң авыры. Баланы ашату-эчертү, киендерү дә кайчак җиңел түгел. Әмма балаңны киләчәктә: «Әти-әнием мине үстерде, аларга рәхмәтле булырга кирәк», – дип, үзеңә догачы булырлык итеп тәрбия кылу тагын да авыррак. Мәчеткә җибәрергә куркабыз кайчак, дога ятлатырга кызганабыз. «Тукта, имтиханын бирсен инде, вакыты юк, укуы болай да авыр бит», – дип, төрле акланулар табабыз. Әмма аңламыйбыз гына: балабызга дини тәрбия бирү ул – инвестиция. Вакыты җитеп, гүргә керсәк тә, бу дөньяда, безне искә алып, дога кылучы, безнең исемнән игелекле, хәерле гамәлләр эшләүче балаларыбыз калуы – үзе зур бәхет.

«Мөслим» җыентыгына кергән тагын бер хәдиснең эчтәлеге белән танышыйк: «Адәм баласы үлеп, кабергә кереп ятса, бөтен гамәле туктала». Ягъни, аның гамәл дәфтәре ябыла, ул инде әҗер-савап эшли алмый дигән сүз бу. «Иллә дә мәгәр өч төрле гамәл бар, алар өчен кабердә булганда да әҗер-савабы килеп торачак». Беренчесе – «садака-җария», ягъни кеше куллана алган файдалы гамәлләр. Мәсәлән, юл, күпер, мәчет төзетү, китаплар чыгару, бүләк итү, кое казыту... Икенчесе – гыйлем бирү, укыту, шәкертләр тәрбияләү. Өченчесе –  догачы бала. Шуңа күрә, без исән, йөрәгебез тибә икән, ахирәт тормышы өчен дә инвестиция кылырга тырышыйк, кардәшләрем. Үлгәннән соң да безгә әҗер-саваплар килеп торсын. Аллаһы Тәгалә барыбызга да тәүфыйк-һидаять бирсен, шушы хәдисләрне аңлап, мәгънәләренә төшенеп, алар нигезендә гамәл кылсак иде. Аллаһы Тәгалә изгелек юлына басарга ярдәм итсен иде  барчабызга да. Әмин!

Раил Фәйзрахманов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading