16+

«Каберләрне зиярәт итү кыямәт көнен искә төшерә»

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ЗНАК үзенең хәдисендә: “Мин сезгә каберләрне зиярәт итүне тыйган идем, хәзер исә рөхсәт бирәм, чөнки каберләрне зиярәт итү кыямәт көнен искә төшерә”, – дип әйткән (Тирмизи, Мөслим).

«Каберләрне зиярәт итү кыямәт көнен искә төшерә»

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ЗНАК үзенең хәдисендә: “Мин сезгә каберләрне зиярәт итүне тыйган идем, хәзер исә рөхсәт бирәм, чөнки каберләрне зиярәт итү кыямәт көнен искә төшерә”, – дип әйткән (Тирмизи, Мөслим).

Каберлек ул – шундый бер тыныч урын ки, анда кеше үз-үзе белән ялгыз калып, фикер йөртә, зирәгрәк була башлый, үз яшәеше һәм анда күмелгән кешеләрнең тормышлары турында уйлана, гыйбрәт ала. Каберләрне зиярәт итү һәрберебезгә киләчәк үлемебезне искә төшерә.
Кеше һәрвакыт ике чынбарлык: яшәү теләге һәм үлемнең котылгысызлыгы арасында яши. Әгәр яшәүнең һәм үлемнең хакыйкый мәгънәсен танымасак, яшәү мәгънәсен беркайчан да аңлый алмаячакбыз.

Иманлы кеше өчен үлем – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк ул, бер халәттән икенче халәткә күчү, ә имансызлар һәм гөнаһлы кешеләр өчен үлем җәзага әйләнә. 

Дөреслектә, кешенең ике төп киңәшчесе бар: аларның берсе сөйләүче булса, икенчесе дәшмәүче. Сөйләп торган киңәшче Аллаһның бөек китабы Коръән булып тора, ә сөйләшмәүче – үлем. Кешеләр менә шушы сөйләшми торган киңәшчедән дәрес, гыйбрәт алсыннар өчен, бабаларыбыз каберлекләрне шәһәрләрнең үзәгендә урнаштырганнар. 

Үлемнең теле юк, ләкин ул дәшми торса да, аңа тирән мәгънә салынган. Каберлекләр безнең әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның, туган-кардәшләребезнең, яраткан дусларыбызның исемнәре белән тулыдыр.

Шуны онытмасак иде! Аллаһның Расүле ЗНАК әйткән: “Кабер – буш дөнья түгел. Иманлы бәндә өчен ул җәннәт бакчаларыннан бер бакча, имансыз кеше өчен җәһәннәм чокырларыннан бер чокыр булачак” (Тирмизи).

Сөекле Пәйгамбәребез ЗНАК үзе еш кына сәхабәләрнең каберләрен зиярәт иткән һәм алар өчен дога кылган: “Сезгә иминлек, тынычлык насыйп булсын! Әгәр Аллаһ теләсә, без дә сезгә тиздән кушылачакбыз. Мин үзебез һәм сезнең өчен Аллаһы Тәгаләдән бәхет сорыйм” (Мөслим).

Каберләрне зиярәт итү безгә дәрес бирсә, иншәАллаһ, мәетләребезгә җиңеллек китерә. Ибн Габбас (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) риваять итә, бервакыт Расүл әкрам ЗНАК ике кабер арасыннан үткәндә, болай дип әйткән: “Хәзерге вакытта шушы ике кабердә ятучылар зур булмаган гөнаһлар өчен зур җәза алалар. Кабердә ятучыларның берсе гайбәт сөйләп йөргән, ә икенчесе нәҗестән пакъләнмәгән”. Шуннан соң Пәйгамбәребез  ЗНАК пальма ботагын сындырып, аны икегә бүлеп, шул каберләр өстенә кадап куйган һәм әйткән: “Бу ботаклар корыганчыга кадәр ул кешеләрнең кабер газапларын җиңеләйтеп торыр”, – дигән (Бохари, Мөслим, Тирмизи). 

Танылган мөфәссир имам Куртуби (Аллаһы Тәгалә аны үзенең рәхмәтенә ирештерсә иде) бу хәдисне болай дип шәрехли: “Бу ботаклар корыганчыга кадәр” дигән сүзләр шуны аңлата: әгәр кабергә үсемлекләр утыртылса яки Коръән укылса, мәетләр җиңеллек сизә. Әгәр бер үсемлек мәетнең хәлен җиңеләйтсә, Коръән уку аңа тагын да күбрәк җиңеллек бирәчәк”.

Әгәр мәетләребезгә Коръән, бигрәк тә “Йәсин” сүрәсе укылса, аларга Аллаһның рәхмәте ирешәчәк. Мәетләргә “Йәсин” сүрәсен уку турында хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: “Йәсин” сүрәсе Коръәннең калебе булып тора. Дөреслектә, Аллаһның ризалыгын һәм киләсе дөнъяда Аллаһның рәхмәтен алу нияте белән “Йәсин” сүрәсен укыган кешенең гөнаһлары гафу ителер, шулай булгач мәетләрегезгә “Йәсин” сүрәсен укыгыз, – дигән (Әхмәд бин Хәнбәл, Муснад).

Аллаһның Расүле әйткән: “Әгәр сезнең берегезгә үлем ирешсә, аны тиз арада күмәргә тырышыгыз. Мәетне күмгәннән соң, аның баш очында “Фатихә” сүрәсен, ә инде аяк очына басып, “Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләрен (Әмәнәрасүл) укыгыз”, – дигән (Имам Табәрани, Дәйләми, Хәйсәми).

Имам Навави (Аллаһы Тәгалә аны үзенең рәхмәтенә ирештерсә иде) “Риязус-салихин” (“Изгеләр бакчасы”) дип исемләнгән китабында имам Шәфигый (Аллаһы Тәгалә аны үзенең рәхмәтенә ирештерсә иде) сүзләрен китерә: “Кабер янында изге Коръәннән аятьләр һәм сүрәләр уку яхшы гамәл булып санала, әмма Коръәнне тулысынча уку – тагын да яхшырак”.

Аллаһы Тәгалә Үзе Коръәндә мәетләребез өчен дога кылырга өйрәтә: “Йә Раббыбыз, гөнаһларыбызны ярлыка һәм бездән элек иман китергән дин кардәшләребезне ярлыка! Һәм безнең күңелләребездә иман китергән кардәшләребезгә карата дошманлык кылма! Йә Раббыбыз, дөреслектә, Син шәфкатьле һәм рәхмәт кылучы!” (“Хәшер” сүрәсе, 10 аять).

Ислам галимнәре үзләренең китапларында каберләрне зиярәт итү кагыйдәләрен, әдәпләрен аңлаткан булсалар да, хәзерге көндә кайбәрәүләр шушы хаталарны кабатлыйлар. Бәрәүләр дини наданлыклары аркасында кабер өстендә шәм кабызалар, кәгазьләргә, чүпрәкләргә үзләренең теләкләрен язып, аларны чардуганга яисә кабер өстендәге агач ботакларына бәйләп куялар. Башкалар исә икенче чиккә тайпыла, каберләрне зиярәт иткән кешеләрне ширектә гаепли. Без, гамәлләр кылганда чикләргә тайпылмыйча, урталыкны тотарга тиеш. Кардәшләребездә хаталарны күрсәк, аларны хурламыйча, рәнҗетмичә хикмәт белән дөреслекне аңлатырга кирәк.

Ибн Габбас (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) риваять кыла: Сәгд бин Губәдә (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) дигән сәхабәнең әнисе үлгәч, ул Пәйгамбәребез ЗНАК янына килеп: “Йә Расүлуллаһ ЗНАК, әнием вафат булды. Ул үлгән вакытта янында була алмадым. Әгәр әнием өчен үз җиләк-җимеш бакчамны сәдәка итеп бирсәм, бу гамәлем аңа файда китерерме икән?” – дип сораган. Аллаһның Расүле ЗНАК: “Әйе”, – дигән. Сәгд (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) әйткән: “Әй Аллаһның Расүле ЗНАК! Шәһит булыгыз! Мин әнием өчен бакчамны сәдәка итеп бирәм”, – дигән (Бохари).

Безне хак юлга әйдәүче Пәйгамбәребез ЗНАК әйтте: “Кеше вафат булганнан соң, барлык гамәләреннән өзелә, ләкин аның өч төрле гамәле файда китерәчәк: 1) сәдәкатул-җәрия, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдәка. 2) башкаларга биреп калдырылган белем; 3) балаларның догалары. (Мөслим).

Хәдисләрдән күренә ки, мәетләребез өчен Коръән уку, садакалар бирү һәм башка изге гамәлләр кылу аларга җиңеллек һәм саваплар китерә. Бу фани дөньядан мәңгелек дөньяга күчкән әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны, туган-тумачаларыбызны, якын дусларыбызны, кардәшләребезне онытмыйча, алар өчен догалар кылсак иде. Аларның каберләрен тәртиптә тотып,  алар янында чүпләр калдырмасак иде. 

Нияз хәзрәт Сабиров
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading