16+

Кемнән үрнәк алырга?

Замана зур тизлек белән үзгәрә. Әле кайчан гына халык үз йортына, квартирына телефон керттерү өчен еллар буе чиратта торды.

Кемнән үрнәк алырга?

Замана зур тизлек белән үзгәрә. Әле кайчан гына халык үз йортына, квартирына телефон керттерү өчен еллар буе чиратта торды.

Кесә телефоннары пәйда булуга, өйләрдәге ул стационар телефоннарга ихтыяҗ юкка чыкты. Хәзерге интернет заманында ясалма интеллект көннән-көн ныграк тарала бара. Менә шушы күз ачып йомган тизлектә үзгәреп торган дөньяда кешене кеше итә торган асыл сыйфатлар зур «дефицитка» әйләнеп бара. Сәбәбе нәрсәдә?

 Без, адәм балалары, һәрвакыт кемгә булса да охшарга тырышабыз. Замана шаукымына ияреп, төрле блогерларны, спортчыларны, артистларны карап-күзәтеп барабыз һәм алардан үрнәк алабыз, шулай бит? Аларның берәрсе нинди дә булса кием, техника яки җиһаз сатып алып, аны мактаса, без: «Бу – бик абруйлы артист бит, белми сөйләмидер, фикеренә колак салырга кирәк», – дип, ихтыяҗ бармы-юкмы, озак уйлап тормыйбыз, тизрәк сатып алырга ашыгабыз. Сүз дә юк, бар кеше дә алай түгелдер, әмма күбебез – башкалар фикеренә иярүчән.

Күп кеше бу югарыда санап үтелгән һөнәр ияләрен абруйлыга саный. Шуңа да аларның сүзе үтә, киңәшләрен тоталар, рекламаның да көче арта. Ләкин монда бер сорау туа: ә алар чынлап та үрнәк булырга лаек кешеләрме икән соң? Үрнәк алырдай кеше ул әдәп-әхлак ягыннан да, гыйлем-тәҗрибә ягыннан да камил булырга тиеш. Алай дисәң, һәрьяктан камил, бер кимчелексез кешеләр бармы соң ул?  Замандашларыбыз турында андый нәтиҗә ясап булмый, ә менә кешелек тарихында андый камил кеше булган. Ул – үзенә бар матурлыкны, иң күркәм һәм асыл сыйфатларны җыйган. Ул һичкайчан ялганламаган, начар сүзләр сөйләмәгән, сүгенмәгән, әйткән сүзендә нык торган.

Биргән вәгъдәсен беркайчан да бозмаган, килешүләрне үтәгән. Ул кешеләрне елмаеп каршы алган, аралашучан булган. Ул йомшак мөгамәле, киң күңелле булган. Ул – куркак түгел, киресенчә, батыр йөрәкле кеше. Юмартларның да иң юмарты булган – үзенә бернәрсә калдырмыйча, булган нәрсәсен башкалар белән бүлешеп бетергән. Туганлык җепләрен нык саклаган. Бик тыйнак булган, мактанып, масаеп йөрмәгән. Гаиләсенә карата да иң күркәм мөгамәләдә булган. Хәтта хайваннарга карата да мәрхәмәтле булган. Ялгышкан кешеләрне гафу иткән, башкаларны да шуңа чакырган. «Ай-һай, тормышта мондый кеше булмый», – дип тә уйлап куярга өлгергәнсездер, бәлки. Чыннан да, кем турында соң бу сүзләр?

Ул – безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм. Коръәндә аны Аллаһы Тәгалә дә мактый: «И Мөхәммәд! Дөреслектә бит, син – бөек (бик күркәм, Коръән әдәбе белән сугарылган) холык иясе» («Каләм» сүрәсе, 4нче аять).

Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иң күркәм кешеләрдәге бар гүзәллекне үзенә җыйган зат булганлыгын исбатлый торган бик күп хәдисләр бар, шуларның берничәсе белән танышыйк.

Сәгъд бине Һишам бине Гамир үзенең бер риваятендә Гайшә анабызга: «И мөэминнәр анасы! Син миңа Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең холкы турында хәбәр итче», – ди. Гайшә анабыз аннан: «Син Коръән укымыйсыңмыни?» – дип сорый. Ул: «Әлбәттә, укыйм», – дип җавап бирә. Шунда Гайшә анабыз аңа: "Дөреслектә, пәйгамбәребезнең холкы Коръән иде», – дип әйтә (Мөслим риваяте, 746).

Әнәс бине Маликтән килгән риваятьтә исә болай диелгән: «Мин ун ел буе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хезмәтчесе булдым. Валлаһи! Ул миңа беркайчан: «Уф!» – димәде. Ул миңа бернәрсә өчен дә: «Нигә болай эшләдең? Болай эшләмәскә иде!» – дип әйтмәде» (Бохари риваяте, 2768).

  Гайшә анабыз хәбәр иткән өченче бер риваятьне дә искә төшерик: «Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең беркайчан беркемгә, шул исәптән хатын-кызга да, хезмәтчегә дә кулы белән сукканы булмады, мәгәр Аллаһ юлында сугышканда дин дошманнарына гына суга иде» (Мөслим риваяте, 2328).

Мондый хәдисләрне бик күп китерергә була. Аның турында күбрәк беләсебез килсә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлын (сирасын) өйрәнергә кирәк. Аны өйрәнсәк, тормышта үзебезгә үрнәк алырдай камил кеше булганлыгына тагын да ныграк инанырбыз. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә хас сыйфатларны үзебездә булдырып, әхлагыбызны яхшыга үзгәртеп, һәммәбезгә үрнәк мөселманнар булып яшәргә язсын иде.

Бүген без кешелеклелек, гаделлек, йомшаклык, юмартлык кебек сыйфатларга бик тә сусадык. Әмма үзебездән башлыйк, Расүлебез үрнәгендә яшәп үзгәрергә тырышыйк, шулай эшләсәк, шәт, әкренләп тирә-ягыбыз да үзгәрә башлар.

Раил Фәйзрахманов 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading