Турысын әйткән – туганына ярамаган, диләр бездә. Шул ук вакытта дөресен әйтеп, үзебезгә зыян да китерергә мөмкинбез.
Динебез буенча һәрвакыт һәм һәркайда да дөресен әйтергә кирәкме? Сорауларыбызга "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирә.
– Хәзрәт, Коръәндә хаклык турында нәрсәләр әйтелә?
– Безнең динебез хакыйкатькә нигезләнгән. Коръәни-Кәримдә дә шул хакта әйткән аять бар. “Гаср” сүрәсендә: “Гасыр белән ант итәмен ки, инсан чыннан да зарар эчендәдер, зыян күрүчедер. Моннан бары тик иман китереп, тәкъва булган кешеләр генә, иман китереп яхшы эшләр эшләгәннәр генә, бер-берләренә хакыйкатьне һәм сабырлыкны васыять иткәннәр генә котылыр”, – диелә. Бу динебез генә түгел, яшәешебезнең дә асылы. Дөреслек-хаклык безнең табигатебездә дә бар. Әйтик, ялганлаган вакытта кеше үзен табигый рәвештә тотмый, каушый, билгеле бер мимикалар ясый. Һәм бу турыда психологлар да әйтә, кешенең үз-үзен тотышына карап, аның дөресен әйтәме, ялганлыймы икәнен белеп була. Хәзер инде “ялган детекторы” да кулланыла башлады.
– Әмма тормышта ялганчылар җитәрлек бит...
– Бозык һәм имансыз кеше чынлап та ялганларга сәләтле. Коръәни-Кәримдә: “Сезгә берәр бозык кеше хәбәр китерсә, ул хәбәрне тикшерегез”, – диелә. Димәк, арабызда андыйлар да бар һәм алар белән аралашканда сак булырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: “Мөселман кешесе куркак була аламы?” – дип сорыйлар. “Әйе, мөмкин”, – ди Пәйгамбәребез. “Мөселман кешесе саран була аламы?”– дип сорыйлар. “Әйе, мөмкин”, – дип җавап бирә Пәйгамбәребез. “Мөселман ялганчы булырга мөмкинме?” – дип янә сорыйлар. “Юк, имансыз кеше генә ялган сөйли”, – ди Аллаһ Илчесе.
– Дөреслекне һәрчак әйтергә кирәкме?
– Галимнәр, дөреслекне әйтүче шул кеше булыр – ялган белән котылам дигәндә дә хакыйкатьне сөйләүче, диләр. Гарәп телендә андыйлар сиддыйк дип атала, ягъни беркайчан да ялганламаучылар һәм чын дип санаганны гына эшләүчеләр. Бу сүз дәрәҗәне дә аңлата. Аллаһы Тәгалә каршында кешеләр төрле дәрәҗәдә булачак. Иң югары дәрәҗәләрнең берсе – сиддыйк. Нинди генә авырлык килгәндә дә, кеше дөресен әйтергә тиеш. Алтын уртаклык юк. Йә ул – ялган, йә – хаклык. Пәйгамбәребез салләлаһу галәйһи вә сәлләм әни кешенең урамда уйнап йөргән улын тәмле әйбер бирәм, кер әле, дип чакырганын ишетә. Шуннан, син аны чынлап та бирәчәксеңме, дип сорый. Әйе, хәлвә бирәм, ди әни кеше. Бирмәгән булсаң, ялганчы булыр идең, ди аңа Пәйгамбәребез. Бала гына булса да, ялганларга рөхсәт ителми. Хәтта мәче йә этне, гомумән хайваннарны да, мә, кил, ипи бирәм, дип чакырырга ярамый. Пәйгамбәребез “уйнап сөйләшкәндә дә ялганын калдыручыга җәннәттә өй вәгъдә итәм” ди.
– Динебездә ялганлау рөхсәт ителгән очраклар бармы?
– Аралары бозылган ике кешене үзара килештерү-дуслаштыру, ире яки хатынына комплимент әйткәндә, сугышта дошманны алдау өчен һәм кемнең булса да җанына, малына, диненә һәм намусына золым һәм хаксызлык белән зарар килгәндә, аны коткару өчен ялганларга ярый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар