16+

Кешегә начарлык теләсәң, үзеңә әйләнеп кайта дигән сүз дөресме?

«Кардәшенә ярдәм итүдән туктаганчы, Аллаһы Тәгалә дә бу кешегә ярдәм итеп торыр».

Кешегә начарлык теләсәң, үзеңә әйләнеп кайта дигән сүз дөресме?

«Кардәшенә ярдәм итүдән туктаганчы, Аллаһы Тәгалә дә бу кешегә ярдәм итеп торыр».

Бала тугач, гадәттә, сау-сәламәт, тәүфыйклы, бәхетле булып үссен, дип телибез. Һәм без аңа тәрбияле булу дигән мәгънәне салабыз. Ә динебездә аның мәгънәсе икенче төрлерәк икән. «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов безгә шул хакта сөйләде.

– Хәзрәт, тәүфыйк сүзе гарәпчәдән нәрсәне аңлата? 
– Тәүфыйк сүзе ул – Аллаһның рәхмәтенә ирешү, Аллаһ ярдәмен биргән дигән мәгънәдә килә. Тормышында, эшендә уңышларга ирешкән кеше турында тәүфыйклы диләр. Эшенең мәгънәсен, бәрәкәтен һәм файдасын күрмәүче хакында сөйләгәндә киресенчә тәүфыйксыз дип әйтәләр. 

– Тәүфыйкка ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк? 
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Кардәшенә ярдәм итүдән туктаганчы, Аллаһы Тәгалә дә бу кешегә ярдәм итеп торыр» (имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан), – дигән. Димәк, Аллаһның ярдәменә ирешү өчен үзебезгә дә тырышырга кирәк. Әмма бу кеше миңа кирәк була, файдасы тияр дигән максаттан түгел, Аллаһның ризалыгына өметләнеп булышу мәслихәт. Кемнеңдер проблемасы булганда аңа берәр мохтаҗ кешегә булышырга яки игелекле гамәл эшләргә киңәш итәләр. Баласыз гаиләләр берәр ятимне алып тәрбияли башлагач, шул игелекле эшләре бәрабәренә, Аллаһы Тәгалә аларның үзләренә дә бала бүләк итүе турында ишетергә туры килә. Халкыбыз телендәге: «Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр», – дигән гыйбарә дә шушы очракка карый, әлбәттә. Тагын бер хәдистә: «Үзеңә теләгән нәрсәне башкаларга да телә. Шул вакытта фәрештәләр, үзеңә дә шулай булсын, дип торыр», – диелә. Башкаларга Аллаһтан тәүфыйк телисең икән, фәрештәләр синең үзеңә дә шуны ук теләячәк. Аллаһ илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай ук «Үзенә теләгәнне башкага теләмәсә, ул кешенең дине камил булмас» дип тә әйтеп калдырган. 

– Тәүфыйктан башка тагын нәрсә дип теләргә кирәк?
– Алда әйтеп киткәнемчә, үзеңә нинди матур теләкләр телисең, шуларның барысын да. Әмма алар дингә каршы килә торган теләкләр булырга тиеш түгел. 

– Кызганыч, Аллаһтан сорый беләбез, ә шөкер итәргә онытабыз...
– Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Кем биргән нигъмәтләремә шөкер кыла, аңа нигъмәтләремне тагын да арттырып бирермен, ә кем көферлек кыла аңа җәзам хәтәр булыр», – ди. Сәламәтлек тә, гаилә дә, бала да, йортыбыз да, малыбыз да – барысы Аллаһ нигъмәтләре. Болар миңа Аллаһ Раббыбызның биргән куанычы дип кабул итеп, шөкрана кыла белү шулай ук тәүфыйкка ирешү юлы. 

– Кешегә начарлык теләсәң, үзеңә әйләнеп кайта дигән сүз дөресме?
– Монда да Пәйгамбәребезнең хәдисен искә төшерү урынлы булыр: «Кем дә булса берәү каргаса, ул бәддога башта каргалган кешегә барыр. Әгәр лаек булса, ул аңа төшәр. Лаек булмаса, күккә менәр. Күк кабул итмәс, җиргә төшәр һәм каргаган кешенең үзенә әйләнеп кайтыр». Әлеге хәдис безгә каргышның, бәддоганың бик куркыныч нәрсә булуын искәртә. Аннары кешеләрне рәнҗетүдән дә сак булырга кирәк. Бершиксез өч төрле кешенең догасы кабул була: ата-ананың, рәнҗетелгән кешенең һәм мосафирның. Рәнҗетелгән кеше сиңа бәддога кылырга мөмкин. Шуңа да адәм баласы кешене рәнҗетүдән куркырга тиеш. Аллаһ белән аның арасында пәрдә юк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    БИК эчталекле жаваплар, зур рахмат

    Мөһим

    loading