16+

Күчтәнәчкә бирелгән шәрабны нишләтергә? Имам нинди киңәш бирә

Бик күп фаҗигаләр аракы аркасында гына килеп чыга.

Күчтәнәчкә бирелгән шәрабны нишләтергә? Имам нинди киңәш бирә

Бик күп фаҗигаләр аракы аркасында гына килеп чыга.

Исерткеч эчемлек эчмәсә дә, аны сатучы кеше шулай ук гөнаһлымы? Күчтәнәчкә бирелгән шәрабны нишләтергә? Сорауларыбызга “Мәрҗәни” мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов җавап бирде. 

– Хәзрәт, дин буенча хәмернең катгый тыелуның төп сәбәбе нәрсәдә?
– Исламга кадәрге чорда гарәпләр арасында исерткеч эчемлекләр эчү таралган була. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм халыкны акрынлап дингә өнди башлагач, исерткеч эчемлекләр эчүдән читләшергә чакыра. Әмма әле башта ул катгый тыелмый. “Бәкара” сүрәсенең 219 аятендә: “Расүлем! Синнән хәмер һәм акылны томалый торган башка нәрсәләр, отышлы уеннар турында сорыйлар. Әйт: «Һәр икесендә дә гөнаһ файдаларына караганда бермә-бер күбрәк», – диелә. Соңыннан, хәмер эчүләре сәбәпле сәхабәләр намаз укыган вакытта Коръән аятьләрен хаталанып укыгач, исерткеч эчемлекләр эчү катгый тыела. “Ниса” сүрәсенең 43 аятендә: “И иман китерүчеләр! Исерек килеш, ни әйткәнегезне белә башлаганчы, намазга якын килмәгез”, – диелә. 

– Ни өчен хәмерне шайтан эше, диләр?
– Аллаһы Тәгалә “Маидә” сүрәсенең 90-91 нче аятьләрендә хәмер эчүне шайтан шөгыле дип атый һәм шайтан кешене намаздан читләштерергә тели дип килә: “Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннарның һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт кылу һәм багучылык кебек нәрсәләр – хәрам, шайтан шөгыленнән булган нәҗес, шакшы эшләрдер. Шул нәрсәләрдән читләшегез, бәлки, Аллаһ газабыннан котылып, бәхеткә ирешерсез. Шайтан хәмер һәм исерткеч эчемлекләр, отышлы уен белән арагызга дошманлык һәм нәфрәт салырга, сезне Аллаһны искә алудан һәм намаздан тайпылдырырга тели”. Халык арасында аракыны “шайтан суы” дип атау да шуннан килеп чыккан. Акылны томалап, шайтан кешене гөнаһлы эшләргә этәрә, һәм бик күп фаҗигаләр дә шул аракы аркасында гына килеп чыга. 

– Исерткеч эчемлек эчмәсә дә, аны саткан яки аракы заводында эшләгән кеше шулай ук гөнаһлы буламы?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аракыны эчүне генә түгел, сату да тыйды. Бу шулай ук аны ясаучы да, ташучы да гөнаһлы дигән була сүз.  

– Күчтәнәчкә бирелгән шәрабны нишләтергә?
– Бердән, күчтәнәч яки бүләк биреп саваплы да буласыбыз килә икән, хәләл булган, рөхсәт ителгән әйберләрне генә алырга тиешбез. Үзегезгә күчтәнәч итеп биргәннәр икән, ачып түгәргә кирәк. Болай гына ыргытсагыз, аны кемдер алып эчәргә дә мөмкин. 

– Өстәлгә исерткеч куелган табынга чакырсалар нишләргә?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Аллаһы Тәгаләгә һәм кыямәт көненә ышанган кеше спиртлы эчемлекләр булган җирдә утырмас, аннан ерак булыр”, – ди. Алдан ук хәләл ризыклар буламы дип кызыксынырга мөмкин. Юк икән, килә алмыйм дип сәбәбен әйтергә кирәк. 

– Спиртны дәвалану максатыннан кулланырга ярыймы? Эчеп түгел, әйтик, нигезендә спирт булган төнәтмәне буыннарга сылап.
– Яраларны эшкәртергә кирәк булганда, сызлаган буыннарга сылаганда зыяны юк, файдаланырга мөмкин. Ә инде даруга килгәндә, шундый ук составлысын, әмма спирт кушылмаганын алырга кирәк. 

– Аракы эчкән кешенең намазы кырык көн кабул булмый, диләр. Ни өчен нәкъ менә кырык көн?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә: “Әгәр дә минем өммәтемнән бер кеше исерткеч эчемлек кулланса, аның кырык көн намазы кабул булмый”, – диелә. Медицина расланганча да, спирт кеше канында кырык көн саклана. Әмма бу намазны укудан туктарга кирәк дигәнне аңлатмый. Киресенчә, кеше Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычын үтәүне дәвам итәргә тиеш. Исереклек хәленнән чыкканнан соң,  тәүбәгә килеп, Аллаһтан гафу сорасак, Раббыбызның рәхмәте киң, иншәАллаһ, Ул догабызны кабул итәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading