16+

Кыямәт көнендә кемнәр шәфәгать кылыр?

Кыямәт көнендә барысы да шәфәгатькә өметләнерләр, диелә. Нәрсә ул шәфәгать? Аңа кемнәр лаек булачак? Әлеге сораулар белән без “Казан нуры” мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка мөрәҗәгать иттек.

Кыямәт көнендә кемнәр шәфәгать кылыр?

Кыямәт көнендә барысы да шәфәгатькә өметләнерләр, диелә. Нәрсә ул шәфәгать? Аңа кемнәр лаек булачак? Әлеге сораулар белән без “Казан нуры” мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка мөрәҗәгать иттек.

–  Хәзрәт, иң элек шәфәгать сүзенә аңлатма бирегез әле.
– Шәфәгать ул – өченче затның хаталарын һәм гамәлләрен кичерүне, гафу кылуны сорау. Заманча итеп әйткәндә, адвокат булу. Кыямәт көнендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм башка тәкъва кешеләр кайбер гөнаһлы адәмнәрнең гөнаһларын кичерүне һәм иманлы кешеләрнең әҗер-савапларын арттыруны сорап Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәчәк. Ягъни Аллаһы Раббыбызның рөхсәте белән шәфәгать кылачаклар. Бу хокукка пәйгамбәрләр, галимнәр, Коръәнне ятан белүчеләр, мәзиннәр һәм Коръәннең кайбер сүрәләре ия булачак. Иң олы шәфәгать исә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә бирелә. 

–  Ни өчен нәкъ менә аңа?
–  Хәдисләрдә әйтелгәнчә, барлык пәйгамбәрләрнең дә кабул була торган дога кылу мөмкинлеге бар. Ә Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мондый догасын кыямәт көненә калдырган. Иң элек Аллаһ Илчесе бөтен мөселманнар өчен хисап башлануын сораячак. Мәхшәр мәйданында куркынган халык Аллаһтан гөнаһларын кичерүне сорарга хакы булган тәкъва кешеләрне эзли башлар. Башта Адәм галәйһисәлләм янына барып карыйлар. Ул андый хокукы булмавын әйтеп, Ибраһим галәйһисәлләмгә барырга кушар. Анысы исә Муса галәйһисәлләм янына җибәрер. Муса галәйһисәлләм дә шәфәгать кыла алмыйм дип, Гайсә пәйгамбәргә барырга куша. Гайсә пәйгамбәр аларны Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә озата. Шуннан Расүлебез Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылачак һәм хисап башлануны сораячак. Аллаһ Илчесенең бер хәдисендә: “Мин – Кыямәт көнендә кешелекнең әфәндесе. Кыямәт көнендә беренче булып минем каберем ачылачак, беренче булып миңа шәфәгать кылу хокукы биреләчәк һәм минем шәфәгатем кабул кылыначак”, – диелә (Сәхих Мөслим).

– Ә кемнәр өмет итә ала ул шәфәгатькә?
–  Иң беренче чиратта иманлы кешеләр. Аллаһның берлегенә, Аның пәйгамбәрләренә, фәрештәләренә һәм китапларына ышанучыларга, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтләрен үтәүчеләргә, аңа күп итеп салават әйтүчеләргә, харамнан тыелучыларга, иншаллаһ, Расүлебез шәфәгате булачак. 

–  Коръәннең кайбер сүрәләре дә шәфәгатьче булыр, дидегез. Сүз кайсы аятьләр турында бара?
–  Коръән бөтен кешене дә якламаячак, фәкать аны укыган, өйрәнеп, башкаларны да өйрәткән һәм шуның белән гамәл кылганнарны гына. Кыямәт көнендә ул Аллаһы Тәгаләдән, Коръән укуда тырышлык куючыларның дәрәҗәләрен арттыр, дип сорар. Монда бигрәк тә “Мүльк” сүрәсенә игътибар бирелә. Әлеге сүрәне укыган кешене Аллаһы Тәгалә гафу иткәнчегә кадәр шул кеше өчен шәфәгать сорар, диелә. “Әл-Бәкара” һәм “Әлү Гыймран” сүрәләре дә кыямәт көнендә үзләрен укыган кеше өчен күләгә булып торачак. 
Коръәннән тыш, ураза да шәфәгать кыла ала. Кыямәт көнендә ураза әйтер: “Әй Раббым, көндезләрен ул Үзеңнең ризалыгың өчен ашау-эчүдән тыелды, шуңа күрә мине аның өчен шәфәгатьче кыл!” Коръән дә: “Ул күп вакытын мине укыр өчен багышлады, мине дә аның өчен шәфәгатьче кыл!” – дип яклар, һәм Аллаһның олуг рәхмәте белән алар шәфәгать кылырлар. 

–  Тагын кемнәр шәфәгать кыла ала?
–  Балигълык яшенә җиткәнче дөньядан киткән сабыйлар Аллаһы Тәгаләдән иманлы әти-әниләре өчен җәннәт сораячак. Аллаһ юлында шәһид булган кешеләр дә шәфәгатьче була алалар.

–  Намаз укыган баласы намаз укымаган әти-әнисенә шәфәгатьче була аламы?
–  Аллаһы Тәгаләнең Үзенә генә билгеле. Раббыбыздан әти-әнинең гөнаһларын кичерсәң иде сорарга иренмик. Әти-әниләр дә балалары өчен гел догада булсын иде.

Фото: reepik.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading