16+

"Мәчет салынгач, христианнар да чиркәү сорый башлады..."

Питрәч районының Яңа Шигали авылы белән «Царево Village» торак комплексы арасында урнашкан Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчеткә ярымай куелды. Шунда яшәүче халык инде ничә еллар дәвамында үзләренең бистәсендә Аллаһ йорты торгызуны сораган. Тантанада Яңа Шигали авылы җирлеге җитәкчелеге һәм халкы, Татарстан мөфтияте һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты. Ярымайны урнаштырган арада халык тәкбир әйтте.

"Мәчет салынгач, христианнар да чиркәү сорый башлады..."

Питрәч районының Яңа Шигали авылы белән «Царево Village» торак комплексы арасында урнашкан Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчеткә ярымай куелды. Шунда яшәүче халык инде ничә еллар дәвамында үзләренең бистәсендә Аллаһ йорты торгызуны сораган. Тантанада Яңа Шигали авылы җирлеге җитәкчелеге һәм халкы, Татарстан мөфтияте һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты. Ярымайны урнаштырган арада халык тәкбир әйтте.

Яңа мәчетнең имамы эшен Дәнис хәзрәт Баһаветдинов алып бара. Әлеге Аллаһ йортын 2020 елда төзи башлаганнар. Аның сөйләвенчә, мәчет бары тик халык хисабына төзелә, һәр кеше үзенең хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Эшмәкәрләр дә булыша икән, әйтик, “Ханский дом” ширкәте җитәкчесе Ильяс Гыймадов үзеннән күп өлеш керткән.
—    Менә бүген манарага ярымай куйдык, хәзер инде эчке эшләре генә калып бара. ИншаАллаһ, Рамазан ае башланыр алдыннан, 1 апрельдә, мәчет ачылыр дип өметләнәбез. Моның белән генә эш төгәлләнми, якын тирәдәге җирне төзекләндерәчәкбез, янында гына мәдрәсә төзү планы да бар, – диде Дәнис хәзрәт.

Мәчет исә ике катлы, беренчесендә намаз уку залы, астыгысында кухня булачак, шулай ук анда укыту эшләре алып барырга мөмкин, хатын-кызлар өчен дә урыннар каралган. Ул 400 кеше сыйдырышлы икән.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов үзенең чыгышында мәчетләрнең саны артуына сөенүен әйтте. Аның әйтүенчә, элегрәк бөтен республикага алар дистә генә булган, хәзер инде вәзгыять үзгәрде, җәмгыятьтә ислам дине үзенең төпле урынын алып тора. Айрат хәзрәт ярымай кую тантанасында кызыклы фикере белән дә бүлеште:
—    Питрәчтә безнең керәшеннәребез яши. Аларга сокланып бетә алмыйм мин. Үзләре белән сөйләшкәндә дә, кайда гына сөйләшкәндә дә бер генә чит ил теле сүзен дә кушмыйлар, бер генә рус телен дә кушмыйлар, саф татарча сөйләшәләр. Менә шуңа күрә аларга да, Раббым бер Аллам, насыйп итсен иде шушы мәчетләребез киредән үзебезнең динебезгә кайтырга.

Шушында яшәүче Гүзәлия Хәсәнова белән аралашып алдык. Аның белдерүенә, халык күптәннән мәчет төзүне сораган, чөнки монда кеше күп яши, әле өстәвенә якындагы Царево бистәсе үсә, шуңа күрә дә бүген бәйрәм көн дисәң дә була. Аның белән Яңа Шигали авыл җирлеге башлыгы Венер Сәлимов та килешә.
—    Җирлектә рәсми рәвештә теркәлгән 8,5 мең кеше яши, ә чынлыкта әлеге санны икегә тапкырларга кирәк. Мөселманнар өчен мәчет кирәк иде, аның артыннан инде 5 елдан артык йөрелгән. 2020 елда эшләр башланып, менә хәзер ахырына таба якынлашып килә. Хәзер инде христианнар чиркәү сорый башлады, анысын мәчетнең каршында салырбыз дип уйлыйбыз, безнең республикабызда толерантлык хөкем сөрә бит. Икесенең арасында балалар мәйданчыгы булыр дип уйлыйбыз. Әлеге җир үзенә күрә авылның рухи бер урынына әверелер, – диде ул.

Җирле мөселманнар быелгы Рамазан аеның тәравих намазларын яңа мәчеттә укырга хыялланалар. Ә әлегә алар ачык һавада учакта пешерелгән пылаудан авыз итәләр.

Рәсим Хаҗиев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading