Бервакыт Хөсәен ибн Гали янына бер кеше килә һәм: “Мин гөнаһ кылудан сабыр итә алмыйм, мине вәгазьлә әле”, - ди. Хөсәен аңа:
- Биш нәрсәне эшлә дә, ни теләсәң шуны кыл. Әгәр бик каты гөнаһ кылырга теләсәң, Аллаһының сиңа булган ризыгыннан баш тарт. Ашама, эчмә, шуннан соң ни теләсәң шуны эшлә, - диде Хөсәен.
- Кайдан ашыйм соң? Бөтенесе дә Аның ризыгы бит, - дип гаҗәпләнде ул кеше.
- Гөнаһ кылыр алдыннан Аллаһының җиреннән башка җиргә кит, анда исә ни теләсәң, шуны эшлә.
- Аллаһының җиреннән ничек чыгарга соң? Барысы да Аның җире бит, - дип аптырады кеше.
- Аллаһ сине күрми торган аулак урын тап та, шунда нинди гөнаһ теләсәң, шуны кыл.
- Аллаһ күрми торган урын юк бит!
- Беркөнне үлем фәрештәсе каршыңа килеп басыр, шунда син аны кире борып җибәр, аннан ни теләсәң, шуны кыл.
- Ул мине тыңлап тормас шул.
- Кыямәттә фәрештәләр сине утка керткәндә, син кермә. Менә шулвакыт ни теләсәң, шуны эшлә.
- Булды, җитте. Бу көннән соң Раббым мине һичвакыт бозыклыкта күрмәс, - дип әйтә.
Күп вакытта, яманлыклар кылганда, үзебезнең Кем җирендә йөргәнебезне, Кем биргән ризыклардан ашавыбызны, Кемнең суларын эчүебезне, Кемнең һавасын сулавыбызны онытып җибәрәбез. Кемнең кояшы астында яшибез, Кем биргән күзләр белән күрәбез, колаклар белән ишетәбез? Бу сорауларны туктаусыз бирергә була, әмма җавабын кем бирә? Чыннан да, оятын югалткан кеше генә җир өстендә бозыклык кыла.
Раббым безне оялу сыйфатыннан мәхрүм итмәсен.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар