Хәзерге заманда кешеләрдә тәкәберлек, мин-минлек һәм башкалар белән исәпләшмәү кебек хупланырга лаек булмаган сыйфатлар артты.
Бу һич тә гаҗәп түгел, чөнки «мин башкалардан өстен», «үземне беренче урынга куям», «ни телим, шуны эшлим» дигән фикергә инанып, шулай уйлап яшәүчеләр артканнан-арта бара. Һәр тарафтан «син – мөстәкыйль шәхес, күңелең ни тели, шуны эшләргә тиешсең» дип туктаусыз кабатлап торганда, яшьләр ничек итеп инде динне, әти-әнине, гореф-гадәтләрне һәм, гомумән, кешелеклелек сыйфатларын санласыннар соң?! Гаилә корырга теләмәүчеләр дә, гаилә корып та тиз арада аерылучылар да шул фикерләргә иярә.
«Ник мин кеше көен көйләп ятарга тиеш әле?! Гаиләдә кемгәдер хисап биреп гомер кичергәнче, үземчә яшим», – дип әйтүчеләр еш очрый. Әхлакка, әдәпкә корылган кешелек җәмгыятендә мондый коткы тарату («пропаганда» сүзен тагын ничек әйтәсең инде?!) бүгенге көндә балалар һәм өлкәннәр карый торган мультфильмнар, cериаллар, төрле блоглар, видеолар һәм китаплар аша искиткеч зур тизлек белән тарала.
Үзебезне бик акыллыга санап, халкыбызның гасырлар буе да тупланып килгән гореф-гадәтләрен, яшәү тәртибен һәм әхлагын «мин-минлегемә туры килми» дип, ә динебез таләпләрен «бу минем шәхси чикләремне боза, күңелем ни куша, шуны эшләп яшәгәндә генә тулы канлы шәхес була алам» дигән ышануыбыз һәм нәкъ шул рәвешчә яшәвебез белән, җәмгыятьне таркатуга үз өлешебезне кертәбез түгелме?
Үземчә генә дөрес дип эш итеп һәм яшәп, үзебез дә сизмәстән, нәфес-шәһвәтебезне «илаһе» дәрәҗәсенә күтәрмибезме? Раббыбыз Коръәндә әйтә: «Күрәсеңме нәфес һавасын илаһе итеп тоткан кешене (ягъни яшәве дә, дин тотуы да нәфесе теләгәнчә генә булган)? Әллә син аңа вәкил булып, аны туры юлга күндерә алырсыңмы? Яки син уйлыйсыңмы аларның күбрәге синең сүзеңне ишетәләр дип, яки хак сүзнең хаклыгын аңлыйлар дип? Алар һичкем түгел, мәгәр хайван кебекләр, бәлки алар хайваннарга караганда да хак юлдан адашучанраклардыр» («Форкан» сүрәсе, 43-44нче аятьләр).
Чынлап та, кем дә кем үз нәфес-шәһвәтенә иярсә, динебездәге кагыйдәләр яки кешелеклелек сыйфатларын истә тотып, ул кешене «бу гамәлең бер дә яхшы түгел, болай эшләмә» дип кисәтсәк тә, файдасы булмас. «Юк, күңелем нәрсә куша, шуны эшлим» дип җавап бирәчәк ул. Ләкин шул рәвешле фикер йөртүчеләр бернәрсәне истән чыгаралар: сәламәтлегебез, җаныбыз, тормышыбыз өчен нәрснең файдалы, ә нәрсәнең зыянлы икәнен камил рәвештә бары тик Раббыбыз гына белә. Чөнки Ул – шушы галәмнәрне һәм дә адәм балаларын бар итүче.
Әйе, без тормыш тәҗрибәсенә таянып, кайбер файдалы яки зыянлы нәрсәләрне беләбез, әмма, барыбер, күңелебез өчен чынлап та нәрсәнең отышлырак икәнен тулысынча белеп бетерә алмыйбыз. Раббыбыз Коръәндә әйтә: «Сез сөймәгән, күңелегез теләмәгән нәрсә сезнең өчен хәерле, файдалы булырга мөмкин, ә яраткан, күңелегезгә хуш килгән нәрсә, киресенчә, сезнең өчен яман, зыянлы булырга мөмкин. Моны Аллаһ белә, ә сез белмисез. Шуңа күрә, хәерле нәрсәгә ирешәсегез килсә, Аның әмерләрен тиешенчә үтәгез» («Бәкара» сүрәсе, 216нчы аять).
Тагын бер мисал китерәсем килә. Ул да булса никахсыз гына, «гражданский брак” белән яшәү. Ә нәрсәсе начар моның, ике кеше риза икән, бер-берсен якынрак белү өчен менә дигән юл, ди безнең нәфес-шәһвәтебез. Моны кайбер ата-аналар да балалары өчен хуплый башладылар. Ә төптәнрәк уйлап карасак, бу бит кешеләрне җавапсызлыкка, гаиләгә җитди карамаска, үз өстенә зур җаваплык алмаска этәрә торган гамәлләрнең берсе, ә дини күзлектән исә бу бик зур гөнаһлар рәтенә кергән зина кылу белән шөгыльләнү.
Ахыр чиктә, барыбер, бәхеткә ирешә алмыйча таралышалар ул парлар. Чөнки башы дөрес түгел иде, иң беренче адымнары үзләренә илаһе итеп алган нәфескә юл кую, гөнаһ аша башланды, ә монда берничек тә күңел тынычлыгы, рәхәтлек була алмый. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем дә кем Минем китабым белән гамәл кылудан, һәм Мин күрсәткән туры юлдан барудан баш тартса, аңа һидаятьсез һәм бәхетсез тар тормыш булыр, кыямәт көнендә Без ул кешене күзе һәм күңеле сукыр хәлдә кубарырбыз» («Та-һа» сүрәсе 124нче сүрә).
Менә шуңа да галәмнәрнең хуҗасы булган Раббыбызның әмерләренә дә, Аның китабына да һәм бу тормышта безгә нәрсәнең яраганына, ә нәрсәнең тыелганлыгына да карарга өйрәнергә кирәк. Чөнки тәкәбберләнеп, «мин барысын да үзем беләм» дип, Аллаһы Тәгаләне узып, Аның кануннарын снга сукмыйча, нәфесебезгә генә ияреп яшәсәк, үтә дә аяныч хәлгә төшүебез мөмкин.
Хәер, нәфескә иярүнең кайбер аяныч нәтиҗәләрен бүген үк күрәбез: тормышта барысы булып та, шул булганыннан канәгать итә белмичә, ярдәм өмет итеп психологларга йөрибез. Әмма, барыбер, күңелләр тынычлыкка ирешә алмыйча, калеб тынгысызлыгы белән яши бирәбез. Ни өчен шулай булганын аңларга тырышып, Раббыбызның китабына күз салырга ашыкмыйбыз.
Ә Ул китабында: «Алар иман китерделәр. Аларның йөрәкләре (күңелләре) Аллаһыны искә алу (Аның бердәнберлеген, күркәм исемнәрен, камил сыйфатларын зекер итү) белән тынычлана. Аң булыгыз! Дөреслектә, йөрәкләр Аллаһыны искә алу (Аны зекер итү, чиксез кодрәтен күзәтү, билгеләре турында фикер йөртү һәм Коръән уку) белән генә тынычлана», – дип күңелләрдә тынычлык урнаштыру юлын өйрәтә («Рәгыд» сүрәсе, 28нче аять).
Димәк, тормышыбызда Аллаһыга урын булмаса һәм Аны зекер итәргә, Аның китабын укырга вакыт таба алмасак, безнең күңелләр һичничек тынычлык, рәхәтлек таба алмаячак.
Аллаһы безгә тәүфыйк, һидаять биреп, шушы китерелгән аятьләрне гамәлләрдә кулланып, иманлы, имин, тыныч тормышта яшәргә насыйп итсә иде.
Раил Фәйзрахманов
Фото: freepik.com
Комментарийлар